Яшьтән үк техника яраткан Кабан Бастырык егете Михаил Батаев КАМАЗда 47 ел эшли
Чаллы шәһәренең Кама автомобиль заводында (КАМАЗ) конвейердан беренче йөк машинасы төшкәнгә 50 ел булды.
Гомере буе — бер урында
Моннан ярты гасыр элек, төгәле 1976 елның 16 февралендә КАМАЗ конвейерыннан беренче «КамАЗ-5320» йөк машинасы төшә. Кабинасы ак һәм кызылга буялган бу «КамАЗ» машинасы, партиянең XXV съезды делегатларына күрсәтү өчен, Мәскәүдәге Кызыл мәйданга китерелә. Соңыннан аны Бакшортстан совхозына тапшыралар.
Безнең Кабан Бастырык авылы егете Михаил Батаев (1956 елгы) әнә шул данлы заводта эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Михаил КАМАЗның агрегатлар җитештерү заводына автомат линияләрен көйләүче булып урнаша. Ул бүгенге көндә дә шунда эшләвен дәвам итә. Михаил Семёнович заводта үз һөнәре буенча рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Тәҗрибәле оста буларак, яңа эшкә килүче белгечләргә ярдәм итә, яшьләргә үрнәк булып тора.

Үз хезмәтеннән тәм табып, тырышып эшләүче Михаил Батаевның хезмәтен җитәкчелек күрә, тиешенчә бәяли. Михаил Семёновичка 2004 елда «Россиянең мактаулы машина төзүчесе» исеме бирелә. Ул «Яр Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» күрәк билгесе белән дә бүләкләнә. 47 ел буе заводта автомат линияләрен көйләүче-наладчик булып эшләүче авылдашыбыз, хезмәт ветераны Михаил Батаев — Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины (бу дәрәҗәле исем аңа 2012 елда бирелә).
Михаил Семёновичның хатыны — авылдашыбыз Александра (кыз фамилиясе Дмитриева). Ул да «КАМАЗ» акционерлар җәмгыятенең двигательләр җитештерү заводында эшләп лаеклы ялга чыкты. Александар белән Михаилның гаилә коруларына — 48 ел. Тату тормышта ике кыз тәрбияләп үстерде алар. Кызлары Марина Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясендә информатика укытучысы булып эшли. Ә Лидияләре Кама политехника институтын тәмамлап, "Зенит Строй«да эшли. Ул газ белән тәэмин итү системаларын проектлау белән шөгыльләнә.
Оясында ни күрсә…
Михаил — Семён Батаевлар гаиләсендә баш бала. Әнисе Роза Ефимовна (Евстафьева) — күрше Тукай районының Җәйләү авылы кызы. Безнең авыл мәктәбендә 32 ел математика һәм физика фәннәрен укытты, диреткорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Әтисе Семён Николаевич авылдашларыбыз хәтерендә «Врач Симун» буларак саклана. Алар икесе дә эшне җиренә җиткереп, кешеләргә яхшылык теләп, янәшә-тирәдәгеләрнең тормышын җиңеләйтергә тырышып яшәделәр. Балалары Михаил, Николай һәм Светлананы да үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр.
Симун дәдәй кулына балта-пычкы тотамы, итек басамы, көйсезләнгән «Урал» мотоциклын сүтеп җыямы — уллары Михаил һәм Николай һәрвакыт янында иделәр. Тик Симун дәдәй генә кыска гомерле булды. Хуҗалыктагы бөтен эш өлкән бала булган Михаилга төште. Әнисенең киңәшчесе дә, булышучысы да булды. Әтисен югалтуны, мотоциклсыз да калуны авыр кичерә ул. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән «Урал» мотоциклы авыл советына тапшырыла.

Лотереягә — «Урал»
Яшьтән үк техника яраткан Михаил: «Яңа «Урал» мотоциклы алырга иде», — дип әнисенә әйтеп карый. Ул вакытта мотоцикл сатып алу өчен дә чиратка язылырга кирәк. «Урал» кыйммәт тора, аны алырга акча җыюы да җиңел булмый. Шул вакытта Роза Ефимовна улының күңелен боектырмас өчен елмаеп: «Менә, лотареяга чыкса, сиңа булыр», — дип әйтеп куя. Аның бу сүзләре фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килә. Ул заманда укытучылар, медицина хезмәткәрләре, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр хезмәт хакын авыл советына барып алалар иде. Роза Ефимовна да авыл советына бара. Өстәлдә ике лотерея билеты ята (ул елларда билетларны хезмәт хакы алганда кыстап бирү гадәте бар иде). Күрәсең, бу соңгыларын алучы табылмаган. Роза Ефимовна ул билетларны сатып ала.
Гомуми тираж чыккач, билетны тикшерәләр. Бер билетка — бер сум акча, ә икенчесенә «Урал» мотоциклы чыга! Ананың чын күңелдән теләгән теләге кабул була. «Мишам янәшәсендә гел яхшы күңелле кешеләр булды, нинди генә эшкә тотынса да сыйфатлы итеп ахырына кадәр башкарып чыга алды, бергә эшләгән иптәшләре дә акыллы, җитәкчеләре дә аны алга алып тордылар, хатыны да үземнең укучым, бер дигән кеше. Улым бик бәхетле булды, Ходай күпсенмәсен», — дип әйтергә ярата иде Роза Ефимовна.
КАМАЗ конвейерыннан беренче «КамАЗ-5320» йөк машинасы төшүгә 50 ел тулуы турында интернеттагы хәбәрне укыгач, Кабан Бастырык егете Михаил Батаевның, аның әти-әнисенең тормышы, бер-бер артлы тезелеп, күз алдымнан үтте.
Чаллыда яшәсәләр дә, Михаил белән Александра туган авылыбыз белән элемтәне өзмиләр. Ял вакытларында кияү-кызлары, дүрт оныклары белән Кабан Бастырыкка кайтып, туганнары һзм авылдашлар белән аралашып яшиләр.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.
Фотолар —Михаил Батаевларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев