Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Янсуардан Ксения Алексееваның үзе иҗат иткән җырулары

Әлеге җыруны безгә марафонда катнашучы карендәшебез Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче Екатерина Яковлева язып җибәрде.

Керәшен халкы бик тә җор телле. Җырулары, дәмәкләре, әйтем-сынамышлары, канатлы сүзләре, әкиятләре, уеннары һәм башкалар бар. Бүген шулар турында языйм әле.

«Халык авыз иҗатына әсәрләр керә. Алар язу булганчы ук барлыкка килгән. Аларның авторлары билгеле түгел. Халык иҗаты –  бик зур хәзинә ул. Бу әсәрләр телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Фольклор әсәрләре – халыкның күңел көзгесе, ә ул көзгедә – тарих чагылышы. Фольклор әсәрләрне белми торып, халыкның чын тарихын белеп булмый. Керәшеннәр бу яктан бик бәхетле халык, чөнки алар үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, фольклор әсәрләрен югалтмаганнар, аларны кире кайтару өчен, сәхнәләрдә бәйрәмнәр үткәрмиләр, ә көндәлек тормышта шулар белән бергә яшәп яталар. «Мин чын керәшен» дип, җанатып йөргән түтиебез, авылдашыбыз Ксения Алексееваның язмалары җыентыгыннан, үзе иҗат иткән җыруын эзләп таптым да, сезнен игътибарыгызга тәгъдим итәм, карендәшләрем. Үткән марафоннарда да анын иҗаты белән таныштырган идем. Әйткәнемчә, нинди темага шигырь, бәет кирәк, аның җыентыгыннан барысын да табып була», – ди Екатерина Яковлева.

Крәшен җырулары

Бездә  биек таулар бар,
Анда чишмәләр агар.
Үзәкләрне өздерерлек,
Керәшеннәрдә җырлар бар.

Күгәрченнәр гөрләшкәндә,
Өй түбәсенә куна.
Керәшеннәр җыр җырласа,
Күңелгә рәхәт була.

Алмагачның алмалары,
Өзмәсәң дә коела.
Керәшеннәр җыр җырласа,
Бик тә күркәм тоела.

Юлларда ташлап калдырмый,
Көчле шул минем атым.
Кайда да тырышып эшли,
Керәшен дигән халкым.

Алмалар өзәләр бит,
Бауларга тезәләр бит,
Керәшеннәр җырлашканда,
Үзәкне өзәләр бит.

Сандугачлар күкәйләрен,
Салалар ояларга,
Керәшеннәр җырласалар,
Ямь керә дөньяларга.

Өй кыегына ясыйлар,
Күгәрченнәр оясын.
Киләчәк буыннар янартсыннар,
Керәшеннәр җоласын.

Ш. Б. авыртуы

Күптән авыртып йөрсәм дә,
Яшәп ятам бер ялгыз.
Бер көн шулай йөри торгач,
Егылып киттем ялгыш.

Аякларым авырткан,
Йөреп булмый һич ялгыз.

Врачка күрендем,
Тикшереп карадылар.
Шунда мина бер врач
Документка язып куйды,
Ш.Б.  дигән диагноз.

Бу нинди диагноз?, диеп
Уйлап кайттым өемә.

Кичен йокларга яттым.
Йоклап киттем. Төштә күрәм,
Шулай яткан көемә:
Имеш, төштә бер врач
Төшне юрый белә, ди
Мина әйтә: " курыкма,' ди
Ш.Б. дигән авыртучы,
90 яшьтә үлә, ди
90нан да уза, ди
Кайсыбер авыртучылар 100 гә җитеп үлә", ди

Уйлап йөрим бу диагнозны,
Кемнән сорап карарга?
Көндә саен утырам, шулай,
Телевизор карарга.

Шунда күрдем, артис Садрый
Моның серен белә, ди.
Бу авыртуның диагнозын,
Шайтан гына Белгән, ди.
Шайтан Белгән дигән сүзен
Нигә элегерәк инде,
Анламаганмын үзем!

Фотоларда:

Ксения Алеесеева сәхнәдә. Авылыбызның җырчы әбиләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев