Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Янсуар авылының кадерле мирасы - гасырдан да зуррак агач чиркәве, халык җаны сыйган музее, йолалары

Питрәч районыныңЯнсуар авылында халык бер-берсе өчен җан атып, үз традицияләрен зурлап яши. Элгәреге йолаларны яңартып, бергәләп авыл зиратында өмәләр оештыралар, музейга яңа сулыш өргәннәр. 150 еллык агач чиркәүләре төзекләндерелә торган храмнар реестрына кертелгән.

Тәртип башы — ару эш

Питрәч районының иң ерак урнашкан Янсуар авыл җирлеге үзенә 4 авылны берләштерә (Нырсуар, Раевка, Талкыш һәм Тегермән Тавы). Янсуар берничә урам булып сузылган, тыкрыклары да әллә ни күп түгел. Яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган, тик кызганыч, халык саны гына аз. «Кайчандыр шау-гөр килеп тора иде», дип авыр сулап куя авыл халкы. Бу мәсьәлә янсуарлыларны гына түгел, башка авыллардагыларны да борчый. Янсуарда бердәм, тырыш халык яшәвен авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов та искәртеп узды. 

— Авыл картаеп килсә дә, шәһәрдән кайтучылар күп. Халык ярдәме белән өмәләр ясап, зират һәм чиркәү территориясен чистарттык. Бу изге эштә беркем дә читтә калмады, — дип сөйләде ул.

Шушы авыл кызы, шагыйрә Луиза Янсуар (Шарова) «2024 ел авыл өчен дә, минем өчен дә бер-беребез белән яңадан якынаю елы булды» дип билгеләп узды. Луиза узган елның яз аенда, авыл тарихына, керәшен этнографиясенә бәйле әсәренең беренче китабын тәмамлый. Менә шул вакытта, авыл халкы зурдан кубып, өмәләр ясап, музейны торгызырга йөри. Боларның барсын да авыл халкы бергә эшләгән. Оештырып, бар кешене бергә җыеп торучы авылдашлары Венера Закировага янсуарлылар рәхмәтле. Ул үзе Казан янындагы Шигали поселогында яшәсә дә, авыл юлын онытмый. 

— Сабантуйлар беткәч, бергә уйнап-үскән авылдаш егетләргә шалтыраттым. «Зиратның агачларын кисеп, чистартып чыгарыйк әле. Җыелыйк!» дип әйтүем булды, бөтенесе ризалашты. Башта беркем дә моның тиз арада эшләнәчәгенә ышанмады, өстәвенә, чыгымнар да таләп итә. Атна саен кайттык, буядык, киртәләрен, капкасын алыштырдык, — дип сөйләде Венера Закирова.

Чиркәү янын җыештырырга дигән фикер тугач та, ул беренчеләрдән башлап йөри. «Куркып торсак, булмый. Барыбыз бергә ялт иттерәбез аны», дип әйткән сүзләре авылдашларына көч биреп, канатландырып тора. 

Мәктәп, балалар бакчасы булмау сәбәпле, авылда яшьләр дә юк диярлек. Шулай да янсуарлылар зарланып утырмый, булганына шөкер итә белә. Клуб ишекләре дә ачык, бәйрәмнәрне дә гөрләтеп уздыралар. 

— Клубта 33 ел эшлим, шуның 20 елы — директор булып. Авылда өлкәннәр генә калды шул. Алты әбием бар менә. Бәйрәмнәр, очрашулар уздырасы булсак, бер шалтырату җитә, шунда ук килеп җитәләр. Матур итеп чәй табыны ясап, җырлашып утырабыз. Бәйрәмнәрдә мамалардан калган керәшен киемнәрен киябез. Минем үземнең тамаксам мамадан калган. Кызлар нәселе буенча кадерләп тапшырабыз, мин дә аны кызыма бирәчәкмен, — дип сөйләде авыл клубы җитәкчесе Анастасия Примерова.

150 еллык чиркәү 

Янсуарга килгән кеше зур агач чиркәүгә игътибар итмичә китмидер. Революциягә кадәр төзелгән Изге Покров чиркәве бүгенге көндә торгызылмаган. Ләкин шунысын әйтеп китәргә кирәк, әлеге чиркәү төзекләндерү өчен каралган храмнар исемлегенә кертелгән


Изге Покров чиркәвен 1875-1884 елларда Казан сәүдәгәре Щетинкин төзетә. Монда келәүләр, кәбен коюлар уздырыла, чиркәү авыл халкының җыелу урыны була. Революция чорында чиркәүнең чаңы төшерелеп, ябыла. Ләкин аңа кадәр әле чиркәүдә изге Гурий миссиясе булып, иманнарга, келәүләргә өйрәтү өстендә эш алып барылган. Чаңсыз калган чиркәү әлеге миссияне дәвам итә. Элгәре вакытларда Янсуар авылында бик укымышлы кешеләр булган дип сөйлиләр. «Святский» як дип йөрткәннәр. Авыл мәктәбендә дә бик күп атаклы галимнәр укыткан. 1931 елда чиркәүне мәктәпкә әйләндерәләр. 

Анысы белән дә Луиза Янсуар таныштырды:

— Минем ике әбием (Янсуар һәм Кибәч), Янсуар бабаем, әтием белән әнием укыган монда. Мин дә 1нче класска шунда бардым. Чиркәүдә без укыган бүлмә өстендә — купол (гөмбәз), дәрес укып утырган вакытта күгәрченнәр гөрли, пырхылдашып, канатларын җәеп, гөмбәзгә кадәр күтәрелә. Ә гөмбәздән аска — класска архангеллар карый. Архангелларның төсләрен буялган, акшарланган стеналарны кубарып та «табып» чыгара идек. Мәктәптә малайлар: «Әнә шул кубарып алган тишектән шуып чыгып, мәктәптә беркем дә калмагач, очып йөри алар», — дип гел куркыта иде.  Әтием Николай Шаров мәктәп директоры булып эшләгән елларда, күп кешенең тырышлыгы белән, яңа таш мәктәп салынды (1991 елларда), 4нче класска без яңа мәктәпкә килдек. Кызганыч, Янсуар мәктәбе 2014 елда ябылган, хәзер аның урынында — мәдәният йорты, авыл җирлеге советы, почта һәм музей. 

12 елдан соң музей «җанлана»

Мәктәп чиркәү урынында булганда ук, мәктәпнең тарих укытучысы Нина Чукурова, өйләрдән җыеп, музей өчен әйберләр туплый башлый. Шулай итеп, 1992 елда яңа мәктәптә Нина Леонидовна тарафыннан музей оештырыла. Анда бай материал туплана, авылга килгән җитәкчеләр дә хуплап, Рәхмәт хатлары тапшыра. Тик, мәктәп ябылганнан соң, музей да эшләүдән туктый. Нина Леонидовна «музейны саклагыз», дип, васыять әйтеп калдырган була. Лаеклы ялдагы укытучы Екатерина Яковлева аны үз бурычы дип саный һәм әлеге эшне башлап җибәрә. 12 елга якын ишеге ачылмаган музейга быел җан керә. 

— Беркөнне авылдашым Венера Закирова белән күрештем дә, музей турында уй-фикерләремне әйттем. «Әйдә, эшлик» дип кенә әйтте. Аның сүзләре безгә бер этәргеч булды, — дип сөйли башлады Екатерина Яковлева. — Өмәгә җыелып, музейның эчен чистартып, тәртипкә китердек. Хәзерге вакытта музейның экспонатларын яңартабыз. Авылыбыздан чыккан атаклы кешеләрнең әйберләрен җыябыз. Авылдашыбыз, горурлыгыбыз булган Луиза Янсуарның да китаплары да музейда урын алачак — хәзер аның почмагын ясыйбыз. Авыл тарихын өйрәнеп, аны саклап, бездән соңгы буынга матур итеп тапшырырга кирәк дип уйладык.

Авылга килүчеләрне урамдагы «Музей» күрсәткеч-тактасында Луиза Янсуарның шигъри юллары сәламләп каршы ала:
Син минем — югалтыр түгелем,
Акса да никадәр карсулар.
Йолдызлар миңа дип арнаган
Мәңгелек Бишегем — Янсуар.

Музейда бик күп экспонатлар тупланган: чын керәшен өе җиһазлары, эш кораллары, төрле чор акчалары, кием-салым, итек басу өчен калыплар, чигү-бәйләү эшләнмәләре, кирпеч сугу җайланмалары... 

Йолаларны онытмыйлар

Һәр авылдагы кебек, Янсуарның да үзенчәлекле йолалары бар. «Су китерү», «Йөзек салу» — шундыйлардан. 

Качмануда башкарыла торган «Су китерү«дә Янсуар түтиләре, дәдәйләре иңнәренә бизәкле көянтә-чиләкләрен асып, керәшен күлмәкләре киеп, җырлап-биеп чишмәгә бара. Элгәредән калган йола буенча, Качману бәйрәмендә инешкә су алырга төшәләр.

— Качманган суның мең төрле сихәте бар: чирләрдән дәвалый, өйләрне изгеләндергәндә булыша, начарлыктан арыну өчен дә кулланабыз, — дип сөйли янсуарлылар. 

«Йөзек салу» йоласын карау өчен, Елена Пузырёва йортына бардык.

— 13 январь — йөзек сала торган көн. Кичтән әти-әниләре исән булган кызлар, егетләр, чәнти бармакларына чиләк элеп, сөйләшмичә генә инешкә суга төшәләр. Бәке янына баргач, 4 ягына да кач кылалар. Бәкене ватып су алалар. Инештән алган суны чәнти бармаклары белән, сөйләшмичә генә күтәреп алып менәләр. Яшьләр өйгә кергән чакта әйтә торган сүзләре дә бар: «Суга бардым бәләк белән, судан кайттым дәүләт белән». Шуннан соң йөзек салу башлана. Араларыннан берсе кулына эләккән йөзекне ала һәм «бу җыру кемдә», дип сорый. Йөзек хуҗасы аңа атап җырыу җырлаганнан соң, йөзеген бирәләр, — дип сөйләде Елена Ивановна.Элек-электән кызлар кияүгә китәргә бирнә сандыгы әзерләгәннәр. Җырак әбисеннән калган мондый сандык Елена түтидә дә сакланган. Аның эчендә 1905 елгы әйберләр: керәшен күлмәге, алъяпкыч, сүрәкә, түгәрәк яулык, әдрәч камзул, суккан сөлгеләр. Болар барысы да — кадерле мирас.

Әле ярый, әби-бабайлардан калган йолаларны онытмыйча яшәүчеләр дә бар. Янсуар халкы да — шундыйлар исемлегендә. Бу яктан алар зур эш алып бара.

— Ел башында Рождестводан башлап, һәр бәйрәмдә йолаларны искә алып, чаралар үткәрәбез. Без — әлеге традицияләрне күреп, белеп үскән буын. Үз чиратыбызда, йола-гадәтләрне, җыруларны саклап, яшьләргә тапшыру өстендә эшлибез, — дип сөйләде республика төбәк керәшен оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе Лидия Пронина.

Авылның элгәреләрдән килгән олы мирасын саклап, аны киләчәк буынга тапшыру өчен тырышып йөрүче янсуарлыларга Ходай ярдәм итсен.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев