Яңа Усыдан Кузьма Иванов яшьлеген, балачагын искә ала: «Ничек тә яшәргә тырыштык, баштан сыйпап торучы булмады»
Мөслимнән Кузьма Иванов балачагы, яшьлек еллары хатирәләре турында сөйләде.
Мин Яңа Усы авылында 1941нче елның 19 гыйнварында Мария белән Николай Ивановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтине беренче көннәрдә үк сугышка алалар. Әни берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз кала. Евгений абыйга — 10, Клавдия апага — 5, Виталий абыйга — 3 яшь, ә мина 6 ай була. Лена апам сугышка кадәр үлә.
Безнең белән әтинең әти-әнисе дә яшәгән. Кечкенә генә авыл өе урталай бүленгән: бер якта — әби белән бабай, икенче ягында — балалар белән әни. Әти сугышка киткәч, бабай әнине бик рәнҗетә. Ә әби искиткеч яхшы күңелле була, безне бабайдан яклый, аннан яшереп тәм-том, ипи бирә. Бабай белсә, әбигә дә эләгә.
Әтине без сугыштан алты ел көттек. Кайвакыт әни, мичкә утын яккач, ялкын телләре арасыннан әти шәүләсе күренмәсме дип эзли иде. Әти сугыштан кайтмады. Шулай итеп миңа «әти» дип әйтү бәхете эләкмәде. Аталары булган балалар бар яктан да бәхетле иде ул вакытта. Хәзер дә шулай, ләкин яшьләр аңлап кына бетермиләр.
Балачакта иң хәтердә калганы Максим бабай булды. Бабайның кулыннан килмәгән эш юк иде. Януч, пычак ише әйберләр ясап, базарга алып барып сата, ләкин бер тиенен дә безгә тотмый иде. Урам балаларын җыеп, кайвакыт вак акча чәчә, ә безгә юк. Безнең бик нык ачу килә иде. Бабайның безне өйдән куып чыгарган вакытлары да булды. Бабайның һәрвакыт мичкә белән әче балы була иде. Евгений абый, бабайның чыгып киткәнен күзәтеп тора да, балны агызып алып, сата һәм өйгә прәннек, конфет алып кайта.
Сугыш беткәч, әнинең абыйсы Герасим дәдәй кайтты. Ул кайткач, тормыш бераз җиңеләйгән кебек булды. Максим бабай да басыла төште, безне рәнҗетергә җае калмады. Әби үлгәч, бабай кызларына яшәргә күчте. Герасим дәдәйнең балалары күп булса да, безгә нык ярдәм итте.
Җәй көне борчак өлгерә башлагач, борчак кузагы ашарга басуга менәбез. Шулай бер көнне малайлар җыелып басуга киттек. Иң бәләкәе — мин. Басуга килеп борчак ашый алдыкмы, юкмы — хәтерләмим. Шулчак атка атланган колхоз рәисе Локман абый килеп чыкты. Без дәррәү чабарга тотындык. Локман абый атыннан төште дә мине эләктереп алды һәм кирза итеге белән типкәләргә тотынды. Мин чабам, ул тагын эләктереп алып типкәли. Куркудан ыштан төбен юешләгәнмен, өйгә керергә куркып, лапас түбәсендә елаганым истә.
Ачлыкны да күрдек. Бакча 25 сутый булса да, язга бәрәңге калмас иде. Басуда кар бетү белән кәлҗәмә җыярга чыгабыз. Әни аны алабута белән әвәләп, ипи пешерә иде. Өйне җылыту өчен урманнан бәләкәй арба белән чыбык-чабык ташыйбыз. Аны да кеше күрмәгәндә алып кайтырга кирәк. Сыерыбыз бар иде. Бәләкәй булсам да, хәтердә калган: сыерны ашатырга азык җитмичә, ул күтәрәмгә калып үлде. Әни, безне кочаклап, өзгәләнә-өзгәләнә елады. Яңадан сыер алырга мөмкин булмагандыр инде, әни кәҗә сатып алды. Без барыбыз да бик шатландык. Ләкин шатлык озакка бармады. Сарай түбәсен тишеп кереп, кәҗәне бүре ашады. Ул вакытта бүреләр гел авылга килә, кешеләрнең я сарыгын, я кәҗәсен ала, хәтта бәйдәге этләрне дә өзгәләп китә иде.
Евгений абый куян тотарга өч капкан ясаган иде. Сирәк булса да, шулар белән куян тота. Әни балам кул арасына керә дип шатлана. Евгений абыйны ФЗӨгә укырга алдылар, аны тәмамлагач, ул шахтага эшкә урнашты. Абый ай саен безгә посылка сала иде. Ул посылканы алгач, шатланулар, сөенүләр!.. Өйдә ул көнне чын бәйрәм була иде.
Мин 7 класска кадәр Яңа Усы авылында укыдым. Мәктәп элек чиркәү булган агач бинада урнашкан иде. Мәктәпнең стена газетасына рәсемнәр ясый идем. Безнең куршедә бик оста рәссам Маркел бар иде, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, буяулар да бирә иде. Дәфтәр битләренә ясаган рәсемнәрне өйнең һәр җиренә ябыштырганым хәтердә калган.
Балачакта туйганчы ипи ашаганым булмады кебек. Хәрби хезмәткә баргач кына тәтеде бу бәхет. Колхозның он яки башка продукция биргәнен хәтерләмим. Безнең кул тегермәне бар иде. Шунда ярма ярып, он ясап, бәрәңгене кыргычта кырып, алабута катнаштырып ипи пешерә иде әни. Бәрәңгене кырганда куллар канап бетә. Җәй көннәрендә урманнан балтырган, шома көпшә, кузгалак җыеп, шуны ашыйбыз. Әни гел кычыткан ашы пешерә иде, итле аш безгә эләктеме икән?!
Башлангыч сыйныфларда безне Клавдия Федоровна укытты. Шулай беркөнне балалар җыелдык та: «Апа нәрсә ашый микән?» — дип, укытучыбызның тәрәзәсеннән карарга булдык. Аның да чикмәнле бәрәңге ашап утырганын күрдек. Сугыштан соңгы авырлыкларның безгә генә түгел, бар кешегә дә тиюен аңладык. Ничек тә яшәргә тырыштык. Баштан сыйпап торучы булмады.
6-7 классларда укыганда өйдә йон теттем. Ике итекче Ләвәш Метрие (Дмитрий) һәм Җәкәү Микулаена йон тетеп, әзерләп куя идем. Йон тетү өчен җәя кирәк. Җәя ясау өчен сарык яки кәҗә эчәгесеннән кереш әзерлим. Ләкин алар, бик нәзек булып, бик тиз өзелә иде. Шуңа күрә кабат-кабат ясарга туры килә.
Балачак балачак инде, ачлы-туклы булсак та, шуклыклар да, этлекләр дә күп булды. Яз көне кара каргалар кайтып агач башларына оя кора. Без күрше Сандрый Климе белән наратлыкка менәбез. Анда — карга оялары. 10-15 метр биеклеккә ничек менгәнбездер инде. Кесәләргә карга йомыркаларын тутырабыз. Агач башыннан төшкәндә аларның яртысы да калмый: ватылып, сытылып бетә. Калган йомыркаларны чуенга салып пешерәбез. Хәзер күз алдына да китереп булмый, балаларга сөйләсәң, мәңге ышанмыйлар. Көннәр җылыну белән Усы елгасына керкә сөзәргә төшәбез. Аның өчен тал чыбыгыннан үрелгән каз ояларын файдаланабыз. Керкә ухасының тәмлелеге!.. Бездән дә бәхетле кеше булмый иде ул көнне.
Яз көне, бәрәңге утыртыр вакыт җиткәч, бакча сөрергә чыгам. Миңа Күгәрчен кушаматлы бик акыллы ат бирәләр иде. Бер төрәнле сабан белән көнгә икешәр бакча сөрәм. Ике төрәнлесен ат тарта алмый. Көндез хәллерәк кешеләр атка — солы, ә ярлылар башак ясап бирә иде. Миңа бакча сөргән өчен унышар йомырка эләгә. Шулай итеп, 7 классны тәмамлаганчы, балачак үтеп тә китте. Бер караганда, булды микән соң ул безнең балачак?
8 класска Күбәк мәктәбенә киттек. 19 кеше йөрибез. Бу яшьтәшләрнең күбесе мәрхүм инде. Күбәк мәктәбенә килгәч, безне фатирларга урнаштырдылар. Мин «Җил капчыгы» кушаматлы әбигә кердем. Ашарга өйдән алып киләбез. Әби мәктәптән кайтуга бәрәңге пешереп куя. Әни эре бәрәңгеләр җибәрсә дә, әби миңа вагын гына пешерә. Байтак вакыт эндәшмәдем, ләкин ачу килә бит! Әнинең абыйсы Василий дәдәй кызыл борыч үстерә иде, шуннан ике баш борыч алып, киптереп төйдем дә Күбәккә алып киттем. Әби бәдрәфкә комган белән йөри. Ул күрмәгәндә комганына кызыл борыч тондырдым да үзем урамга чыгып, капка ярыгыннан карап торам. Әйберләремне алдан җыеп алып чыгып куйдым. Әби комганын күтәреп бәдрәфкә китте. 2-3 минут вакыт үтте микән, комганын болгый-болгый атылып чыкты бу. Мин көләм. Шуннан соң икенче фатирга — Хәдичә апа белән Мирзанур абый Хаҗиевларга күчтем. Вәт шәп кешеләр иде алар! Мине үз балалары кебек карадылар, урыннары җәннәттә булсын! Үзләренең дүрт балалары белән бергә мине дә тәрбияләделәр. Уллары Риф белән гомер буе дус булдык, ул хәзер мәрхүм инде.
Күбәк мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, Евгений абый мине үзләре яшәгән Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәренә алып китте. Мине кабат 7 сыйныфка — рус классына укырга бирде. Озак укый алмадым, рус телен белмәү комачаулады. Кайда инде ул авыл малаена ул вакытта рус телен белү?! Беренче дәрестә үк җавап биргәндә бөтен класс миннән шаркылдап көләргә тотынды. Мәктәпкә бер-ике көн бардым да абыйга: «Мин укымыйм, миннән көләләр», — дип, туктадым. Аннан Осинники шәһәреннән ерак булмаган Ленинск-Кузнецк шәһәренә рәссамнар әзерли торган мәктәпкә керергә булдым. Акча булмагандыр инде, анда берничә малай поезд түбәсендә бардык. Поезд туктагач, бер-беребезне танымыйбыз: төтеннән кап-кара булганбыз. Урамдагы колонкада юынып, киемнәрне каккаладык та киттек мәктәпкә. Русча белмәү аркасында анда да укый алмадым. Осинники шәһәренә елый-елый кайттым. Күрәсең, ачы тормыш мәктәбен үтәргә кирәк булгандыр. Вакытлар үтү белән урта мәктәпне тәмамлап, Н.Крупская исемендәге халык сәнгать университетында укыдым. Ләкин болар соңрак булды.
Осинникига кайткач, абый мине шахтага лесогон итеп эшкә урнаштырды. Анда бер ел эшләдем, хезмәт хакы 50-60 сум иде. Ул вакытта миңа 15 яшь тулмаган, шулай да ир-атлар белән беррәттән бүрәнәләр ташыйбыз, эшкәртәбез, аннан аларны шахтага төшерәләр. Витя абыйны армиягә алгач, Клавдия апа тормышка чыкты. Әни дә авырып китте. Мин Яңа Усыга кайттым. Авылга кайткач, мине клуб мөдире итеп куйдылар. Бәләкәй вакытта ук Иван дәдәйдән гармун уйнарга өйрәнгән идем (ул вакытта гармунчылар юк диярлек). Кичләрен һәркөн клубта «танцы»лар оештырабыз, яшьләр күп, актив. Спектакльләр куябыз, сәхнәгә декорацияләр ясыйм. Иртән, техничка Валя клубны җыештырганда, көнбагыш чүбен чиләкләп түгә иде. Ул чакта культура да шул чама булгандыр инде. Хәзер ашап кара клубта көнбагыш! Колхоз рәисе Александр Кондратьев Мөслимгә баянчылар курсына укырга җибәрде. Безне төрле авыллардан җыйганнар иде. Укытучыбыз — Ария Овчинникова. Көндез укыйбыз, кичкә клубка эшкә кайтабыз. Клубка Шуйский баяны алгач, баянчы да булдым.
Җәй көне мәктәптә пионер лагере оештырдылар. Мине лагерь җитәкчесе итеп куйдылар. Балаларны бик яхшы ашата идек. Авылда тавык фермасы эшли, балаларга теләгән кадәр ит, тәм-том ашаттык.
Кохоз рәисе белән парторг көн саен килеп, балаларның ничек туклануы белән кызыксынып торды. Лагерьда балалар 2-3 килограммга артып кайталар иде.
Яңа Усы авылында 1962 елның маена кадәр яшәдем. Әни авыру булгач, хәрби хезмәткә алмый тордылар. Әни безне — дүрт баласын ачлыктан, күп михнәтләр белән үлемнән саклап кала алса да, без әнине саклап кала алмадык. Әни авырганда, аны сабый баланы караган кебек тәрбияләргә тырыштым. Туганнар читтә иде. Әнинең газапланып үлүе әле дә күз алдымда. Башта хастаханәгә алып баруга каршы килде, алып барганда инде соң иде. Тәне кызышкангадыр, кар базы өстенә күләгәгә алып чыгарга куша иде, 5-6 минуттан күтәреп өйгә алып керәм. Әни, бәхиллеген биреп, кочагымда җан бирде.
Евгений абый мине Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәренә алып китеп, шахтага эшкә урнаштырды. 1962 елның көзендә армиягә алдылар. Ракета гаскәрләренә эләктем. Частька килгәч, замполит Владимир Горбылев, рәсем ясарга осталыгымны белеп, мине ниндидер мәйданчыкка алып китте. Соңыннан гына белдем: ул Байконур космодромы булып чыкты. Беренче көнне үк мине клуб мөдире һәм хат ташучы итеп куйдылар. Штаб начальнигы Круть усал, ләкин дөреслекне бик ярата иде. Лозунглар язам, плакатлар ясыйм. Шунда хезмәт иткәндә Матрохин дигән режиссер белән 150 кешелек хор оештырдык. Хор яхшы чыгыш ясаган өчен генерал-майор Шубников «Вельтмейстер» баяны бүләк итте. Бер ел хезмәт иткәч, Космонавтика көне уңаеннан 2 метрга 1,5 метр зурлыгында В.Ленин портретын ясадым. Ул командирларга бик тә ошады. Нәтиҗәдә миңа ун көнлек ял бирделәр һәм Коркино шәһәренә абыйларга кайтып ял иттем.
Шахмат чире миңа бәләкәйдән үк кагылгандыр. Яңа Усыда «Мунча пәрие» кушаматлы Гриша исемле малай белән, агачтан фигуралар ясап, шахмат уйный идек. Армиядә хезмәт иткәндә, Төркестан хәрби округында узган шахмат чемпионатында икенче урынны алдым. Хәзер дә теннис, шахмат белән шөгыльләнәм. Турнирларда икенче урыннан түбән төшкән юк.
Туган як тарткандыр инде, хәрби хезмәттән соң Мөслимгә кайттым. ВЛКСМның беренче секретаре А.Оленин ярдәме белән Мөслим мәдәният йортына баянчы булып эшкә урнаштым һәм шул ук вакытта халык театрында декоратор булып эшли башладым. Ул елларда идеология эшенә, күргәзмә-агитациягә игътибар зур булды. КПСС райкомының икенче секретаре Марсель Валитов В.Ленинның тууына 100 тулу уңаеннан: «Әйдә, Кузьма, берәр сюрприз яса әле», — диде. Мин басуда үскән бөртекле культуралардан юлбашчы портретын ясарга булдым. Марсель Галиәкбәрович бу фикерне хуплады һәм икенче көнне үк кирәкле бөтен төр бөртекле культуралар китерелде. Мәдәният йортының сәхнәсенә ак чүпрәк җәеп, бөртекләрдән В.Ленин портретын ясадым. Халыкка да, килгән кунакларга да бик ошады, Портретны Казанга алып киттеләр. Ул вакытта колхозларда семинарлар, күргәзмә-агитациянең чәчәк аткан чоры. Миңа, рәссам-бизәүче буларак, көненә 10-25 метрлы лозунглар язарга, 4-5 плакат ясарга туры килә иде. Авылларга да чыктык. Хәләф Шәмсетдинов белән без булмаган авыл, колхоз калмагандыр. Әле дә хәтердә: танылган композитор Сара апа Садыйкова «Мөслим тугайлары» җырын язды һәм аны тапшырырга Мөслимгә килде. Сара апа килүенә шулай ук бөртекләрдән аның портретын ясадым. Аны тапшырырга сәхнәгә чыккач, композитор кочаклап, битемнән үпте. Җырны беренче мәртәбә сәхнәдә Гаяз Авзалов башкарды. Идеология секретаре Диктат Галиев булган чорда район үсешенә, күргәзмә-агитациягә зур игътибар бирелде. Яңа мәдәният йорты төзелгәч, анда директор булып эшләп алдым. Анда бик күп түгәрәкләр эшли башлады, яшьләр бик теләп йөрде. Сәнгатькә игътибар арта төште. 1990-91 еллардагы үзгәрешләр минем тормышыма да кагылды: торак-коммуналь хуҗалыкка инженер булып киттем һәм шуннан пенсиягә чыктым.
Ир-ат үз гомерендә йорт салырга, балалар үстерергә һәм агачлар утыртырга тиеш, ди халык. Без моны үтәдек, дип уйлыйм. Тырышып йортын да җиткердек, агачлар да утырттык. Хатыным Люция белән өч бала үстердек. Люция хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады: 34 ел башлангыч класслар укытучысы булып эшләде. Ата-аналар да, балалар да аны бик яратты. Люция тырыш хезмәте өчен «Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы» мактаулы исеменә лаек булды. Гаиләдә дә балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирдек: һәрберсенең яраткан эше, гаиләсе бар. Дүрт оныгыбыз үсә, рәсем һәм җыр сәнгате белән кызыксыналар, сәнгать мәктәбендә белем алалар. Аларның киләчәге матур булсын дип, булдыра алганча барысын да эшләргә тырышабыз.
Без — дәһшәтле сугыш чоры балалары күргән авырлыкларны, михнәтләрне, ачлыкны кешелекнең бер буыны да күрмәсен. Еллар тыныч булсын.
Кузьма Иванов. Мөслим авылы.
Фото — К. Ивановның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев