Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Григорий Сергеев: «Бии-бии остара дисәләр дә, биюченең сәләте җанында булырга тиеш»

Мамадыш районының Юкәче авылында туып-үскән талантлы карендәшебез, хореограф – Григорий Сергеев күптән түгел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бәләкәйдән биюче булырга хыялланган авыл малае Григорий бүгенге көндә үзен бик бәхетле саный. Әллә гадилегенә, әллә киң күңелле булуына карапмы, тормыш юлында каршылыклар еш очраса да, аңа аларны җиңәргә Алла ярдәмен бирә. Григорий Григорьевичның күңел яктылыгы, эчке дөньясының матурлыгы, бию-хәрәкәтләр аша, тамашачыларга күчә, алар күңелләрендә яңа хисләр уята.

Юкәчем – күңел бишегем

Мин үтә тырыш, бер-берсен нык яраткан нәнәем Татьяна һәм тәтәем Григорийның алтынчы – төпчек балалары булып дөньяга килгәнмен. Хәзерге вакытта бишебез исән-сау. Миңа кадәр булган дәдәебез бик иртә, фаҗигале төстә бу дөньядан китте. Юкәче – табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан. Тәтәм 17 яшеннән сугышка киткән, Берлинга җитеп, Җиңү яулаганнан соң, Ерак Көнчыгышта хезмәтен тәмамлап, 1949 елны авылга кайткан. Алар өйләнешкәндә нәнәйгә нибары 16 яшьләр тирәсе генә була. Тәтәйгә бер абзый “Каян шундый уңган хатын таптың соң?” дигәч, “Үзем тәрбияләп үстердем бит аны” дигән. Шуларны сөйләгәне бүген дә истән чыкмый. Нәнәйне үзенең бабасы барлык эшкә дә өйрәтә. Урманга утынга йөргән, чабата да үргән. Кияүгә чыккач, гел кыр эшләрендә булды ул. Тәтәй балта остасы, итек басучы тагын бик күп һөнәрләр иясе иде. Гармунда уйный, аңа нәнәй кушылып җырлый. Авылның хөрмәтле кешеләре булып, тату яшәделәр. Юкәчемә кайткач, күңелем тула. Анда минем балачагым, яшьлегем, якыннарым, дусларым. Юкәчем – минем өчен күңел бишегем. Авылым уртасыннан аккан елгада малайлар белән узыша-узыша йөзүләр, сугышып алулар, чишмәдән су ташулар күңел түрендә.

Беренче тамашачым – сарыклар

Үз-үземне белә башлаганнан бирле биим. Бәләкәй чакта “үскәч кем буласың” дип сораучыларга ике дә уйламыйча, “артист” дип, җавап бирә идем. Әти ягыннан бер дәдәм: “Авыл малае нинди артист, нинди биюче булсын?! Син – төпчек малай, әти-әниең янында калырга тиеш”, – дип көлә иде. Ә мин, Казанны белмәгәнмендер инде ул чакта, “Мәскәүгә китәм дә, укыйм, шулай биюче-артист булачакмын. Тәтәй белән нәнәйне үзем белән алып китәчәкмен” дип, җавап кайтарам.

Балалар бакчасы юк, мәктәпкә яшь җитмәгән. Биисе килә, тик кем алдында? Оялчанлык та булгандыр. Беренче тамашачым сарыклар булды. Әти имән такталары җәеп, терлек утары ясап куйды. Агач исе аңкып торган, сап-сары идәнгә басып, сәхнәгә чыккандай, бар дөньямны онытып дөбер-шатыр бии башлыйм. Ә сарыклар миннән куркып, читкә елышып, күзләрен ялтыратып карап торалар. Биюемә сокланалар дип хисләнә идем. Нәнәй янына “мин шундый матур биим, сарыклар шаккатып карап торалар” дип кычкырып керәм, әнием рәхәтләнеп көлә. Берчакны бер туганыбыз – миннән олырак түти мине үзләре белән концерт куярга чакырды. Репетициягә килгәч, андагы балалар: “бик кечкенә бит әле” дип мине кире бордылар. Елый-елый кайттым да, нәнәйгә сөйләдем. Нәнәй аларны очратып “нигә улымны катнаштырмыйсыз”, дип, әзрәк әрләп алган. Нәнәй миндәге сәләтне күргәндер. Шул вакытта беренче тапкыр мин сәхнәгә биергә чыктым. Биедем дип тә әйтә алмыйм, тыпырдадым рәхәтләнеп, үзебезчә. Клубта шыгрым тулы кеше, алкышлап кат-кат чыгардылар.

Бии-бии остара дисәләр дә...

Биюче булып китү җиңел булды дия алмыйм. Сигез класс тәмамлагач Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына барырга исәп бар иде, абыйны югалту хәсрәте булгач, әти-әнине калдырасым килмәде. 1982 елда мәктәпне тәмамлагач, бию түгәрәгенә дә йөрмәгән гади бер авыл баласы, Казан дәүләт мәдәният институты ишеген ачтым. Егетләр бик аз булу сәбәпле, мин укырга керә алдым. Беренче курсны тәмамлагач, армиядә хезмәт иттем. Кайткач, укуымны дәвам иттем. Анда инде чын профессионаллардан осталык серләренә өйрәндем. Бии-бии остара дисәләр дә, биюченең сәләте җанында булырга тиеш. Балачакта биегән керәшеннәрнең салмак кына тыпырдап, ышкып биюләре – болар барысы да канда булганда гына чын үзебезчә чыга. Дөресрәге, бу биюләр өчен керәшен булу кирәк. Минем бию сәләтем тәтәемнең бабасыннан килгән. Моны институтта укыганда гына әтидән ишеттем. Ул минем сәхнәдә биюемне күреп, нәнәйгә: “Гриша чынлап та шәп бии, минем бабайча!” дигән. Безгә “төрекләр” кушаматы да шушы бабайдан калган. Ул гел атта атланып йөргән. Авыл халкы аның турында “төрек атаманы” кебек дигәннәр.

Институттан соң, без үз районнарыбызга кайтып, мәдәният өлкәсендә җитәкче булып эшләргә тиеш идек. Ә минем хыялым – сәхнәдә бию. Шулай да, юлымда әйбәт кешеләр очрады. Алар хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаштым. Биюченең сәхнә гомере кыска диләр бит. Ансамбльдә егерме ел эшләгәннән соң, 2008 елны керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленә күчтем. 2013 елда Казанның Идел буе районындагы балалар сәнгать мәктәбенә күчәргә туры килде. Сәхнәдән китеп балалар белән эшли башлау – үзе бер зур үзгәреш. Кыен чаклар да булгалады. Ә үзебезнең керәшен ансамбленнән китү күңелгә бигрәк тә авыр булды.

Дин һәм йолалар

Мин үз динебезне, йолаларыбызны бик хөрмәт итәм. Элгәре авылда йорт төзегәндә “нигез боткасы” дигән йола бар иде. Өч яшьтә вакытта, тәтәемнең төп нигезендә яңа йорт җиткезделәр. Йортның ничек төзелгәнен хәтерләмим, ә менә урамда учак ягып, зур казанда ботка пешерүләре, дәдәйләр арасында бурага терәлеп, чүгәләп ботка ашавым күз алдымда.

Тәтәй дөньядан 2002 елда китте, нәнәй 22 ел үзе генә калып яшәде. Гомеренең соңгы көннәрендә мин әни янында булдым. Нәнәйнең хәле авырайгач, Мамадыштан отец Василийны чакырдым. Инде бөтенләй тынычлыгын югалтып, хәле нык авыр булган, әрнеп яткан нәнәй отец Василий укыганда изрәп йоклап китте. Нәнәйнең кырык көне тәтәйнең аны урлап өйләнеп кайткан көненә туры килде. Анда да тәтәй нәнәйне шушы көнне үзе каршы алгандыр…

Ике улым – тормышым мәгънәсе

Хатыным Елизавета Николаевна да, Мамадышың Чиябаш авылыннан. Без бер институтта укыдык, шунда таныштык, тормыш кордык. Ике бала – Александр белән Игорьне үстердек. Улларым да бик сәләтлеләр, мәктәпне әйбәт билгеләргә тәмамлап, югары белем алдылар. Олы улым Александр гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ул архитектор булып эшли. Аның иҗаты белән горурланам, чөнки ул шәһәрләрне матурлау һәм яңарту өчен күп көч куя. Оныгыбыз да үсеп килә, аның һәр яңа адымы безнең өчен зур шатлык.

Икенче улым Казанда яши, үз бизнесын булдырган иде. Ул даими рәвештә яңа идеяләр белән эшли, күптән түгел футбол буенча тренер булып урнашты.

Балалар минем яшәвемнең яме, тормышымның мәгънәсе. Аларның уңышлары, шатлыклары – минем өчен иң зур бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев