Григорий Родионов исемендәге төбәкара VI фәнни-тикшеренү конференциясе узды
27 март көнне Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында Григорий Родионов (әдәби псевдонимы Гәрәй Рәхим) исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Максат — язучы мирасын өйрәнү
Һәр елдагыча, конференция халык язучысы Григорий Родионовның әдәби мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан, укытучылар, тәрбиячеләр, педагоглар арасында уздырылды. Россиядә халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган конференциядә барлыгы 406 фәнни-тикшеренү эше каралган. Шуларның 161е финалга үткән. Республика күләмендә оештырылган беренче елны исәпләмәгәндә, бу конференциядә илнең төрле төбәкләреннән катнашалар. Быел да Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан кала, Мәскәүдән, Чувашстан һәм Башкортстаннан фәнни-тикшеренү эшләре килгән.
Конференция эше дүрт секциядә алып барылган: «Г. Родионов иҗатында ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт һәм батырлык темаларының чагылышы»; «Идел буе халыклары: уртак бизәкләр, мәдәният, йола-гадәтләр, фольклор»; «Г.Родионов әсәрләрен сәнгатьле уку»; «Г. Родионов туып-үскән җирлектә көнкүреш аралашу теле, кием-салым, җыр һәм көйләрнең тарихи сакланышы».
Дүрт нәрсә гаҗәпләндерде
Конференциянең йомгаклау өлешендә мине дүрт нәрсә яхшы мәгънәдә гаҗәпкә калдырды. Беренчесе, «Туганайлар» газетасының әле типография буявы да кипмәгән һәм бер генә газета укучыбыз да кулына алырга өлгермәгән өр-яңа санына игътибар. Халыклар дуслыгы йортының зур залына таралып утырган педагоглар, тәрбиячеләр, артистлар гына түгел, хәтта мәктәп укучылары да газетаны сорап-сорап алдылар. Казан шәһәренең 13нче гимназиясеннән «Балтырган» ансамбле кызлары һәм малайлары арасында: «Әбигә алып кайтам, мамага кирәк», — дип алучылары да булды. Иң күңеллесе — балаларның шунда ук газетаның битләрен актарулары.

Икенчесе дә шул беренчесенә барып тоташа: конференциядә быел балаларның күп булуы. «Балтырган» фольклор аансамбле — Казан шәһәренең 13нче гимназиясеннән. Җитәкчеләре — Татьяна Галкина. Алар сәхнәдә, думбыра уйный-уйный, «Анна белән Барбара» җыруын әйттеләр. Балаларның керәшен киемнәре, сәхнәдә үзләрен олыларча җитди дә, иркен дә тотулары — җитәкчеләре Татьяна Геннадиевнаның һәм, гомумән, 13нче гимназиядәге педагогларның тәрбиягә никадәр зур игътибар бирүен күрсәтә.

Өченчесе, педагог, тәрбияче булмаган карендәшләребезнең дә килеп, сәхнәгә чыгып, Гөргөри дәдәй сүзләренә язган җыруларны башкарулары. Аерым алганда, Яр Чаллы шәһәреннән үзешчән композитор, җырчы сәхнәгә, кат-кат чыккан карендәшебез Валерий Манкушевны әйтүем. Ул Григорий Родионовның «Сагышланма» шигырен көйгә салган, шул җырны сәхнәдә бик килешле башкарды. Шулай ук, Татарстан язучылар союзы члены, үзешчән композитор, җырчы Людмила Аланлының үз авылдашы Гөргөри дәдәй сүзләренә язылган җыруын яратып тыңлады тамашачы.


Дүртенчесе, «Г. Родионов әсәрләрен сәнгатьле уку» секциясендә финалга 67 кешенең (күпчелеге — мәктәп укытучылары, укучылар) үтүе. Мәсәлән, бу секциядә Идел буе районының балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге укытучысы Аграфена Васильева һәм аның өйрәнчекләре — 18нче гимназиядән Солтан Нотфуллин (7нче класс) белән Әминә Салаватуллина (8нче класс) катнашты. Остаз да, аның укучылары да I дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Кушамат һәм исем
Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Федотовка ягы керәшене Григорий Родионов, әлбәттә, прозада һәм поэзиядә Гәрәй Рәхим исеме белән танылган. Шуңа да конференция темасында аның исеме янәшәсендә псевдонимы да күрсәтелүе табигый. Исем һәм псевдоним мәсьәләсенә башка тукталып тормыйм. Шулай да, язмамда Григорий Васильевич Родионов дип язам. Бу — ару затыбыз, халык язучысы Гөргөри дәдәй рухына олы ихтирамым билгесе.
Язмыш Гөргөри дәдәйнең соңгы җәендә аның белән аралашу, «Туганайлар» газетасына бергәләп язмалар әзерләү бәхете бүләк иткән иде. Аның белән уздырган әңгәмәдә Гөргөри дәдәйнең: «Иң борынгы төрки халыкларның берсе булган керәшеннәрдә исемнәрне дә төркиләштерү көчле: Григорий — Гөргөри, Арина — Үркәй, Фекла — Пикыла», — дип сөйләгәнен дә теркәп куйган идем.
Балаларны да җәлеп итәргә
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова үзенең чыгышын Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенә һәм Казан шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе, конференцияне оештыруга аеруча зур көч куюучы Светлана Борисовага рәхмәт белдерүдән башлады.
— Үткән ел үзенең 35 еллыгын уздырган Казан керәшен оешмасын оештыручыларның берсе иде Григорий Васильевич. Шуңа күрә аның исемендәге конференцияне Казан оешмасының ел да уздыруы зур әһәмияткә ия. Гөргөри дәдәй шулкадәр чиста күңелле, шаян, зур йөрәкле кеше иде. Шулкадәр иҗатка бирелгән кеше иде. Конференциядә катнашучы укытучыларга мин бик рәхмәтле. Бу — туган телне саклау да, үстерү дә. Алга таба балаларны да фәнни-тикшеренү эшенә тартсак, конференция дәвамлы булыр, — дип үзенең фикерен белдерде Людмила Даниловна.

Чыгыш ясаучылар арасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр кафедрасы доценты, конференциягә килгән эшләрне карап бәяләүче Алия Гарипова; Татарстан халык шагыйре Газинур Морат; Татарстан язучылар союзы члены Луиза Янсуар; Татарстанның атказанган укытучысы, дәреслекләр авторы Николай Максимов һәм башкалар бар иде. Алар Гөргөри дәдәйгә бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар, конференция эшенә карата үз фикерләрен әйтеп, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Шулай ук, Гөргөри дәйдәнең хатыны Диләрә ханым да сәхнәгә чыгып, конференциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Конференция оештыру өчен янып йөргән Светлана Борисовага аеруча зур рәхмәт белдерде.
Җырулы чыгышлар
Һәр елдагыча, конференцияне Казан шәһәре керәшен оешмасының «Айбагыр» фолькор ансамбле (җитәкчесе — Галина Казанцева) җырулары ямьләде.

Ә инде Казан шәһәренең 7нче лицей укытучысы Айдар Закировның гитарада үзе уйнап, «Оныттың бугай»ны (Григорий Родионов сүзләре) җырлавы иң дулкынландыргыч мизгелләрдән булгандыр.
Шулай ук, Лениногорск районының Федотовка мәктәбе укытучысы, «Мирас» туган як музее җитәкчесе Александр Григорьевның чыгышы, керәшен җыруын әйтүе дә истә калырлык булды.
Лидия Хафизова (156нчы мәктәп укытучысы), Илфат Мусин (181нче мәктәпнең туган тел укытучысы), Марс Закиров (181нче мәктәп укучысы), Аграфена Васильева һәм аның укучысы Сотлан Нотфуллин олы шагыйрь, карендәшебез Гөргөри дәдәй шигырьләрен сәхнәдә сәнгатьле укулары белән сокландырдылар.
Оештыручылар
Үз чиратында, Светлана Алексеевна 173нче мәктәптән барлык фән укытучыларының тулы составта катнашуларын телгә алып үтте. Мәктәп укытучыларның елдан-ел зуррак активлык күрсәтүләрен искәртте. Ел да конференцияне йомгаклау тантанасына сценарий язучы Ләйсән Антоновага, шулай ук, аның белән бергәләп тантананы алып баручы талантлы карендәшебез Евгений Максимовка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Конференция уздырырга зәвыклы зал биргәннәре өчен Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерде.
— Конференция оештыру — бер генә кешенең тырышлыгы түгел, күмәк эш. Беренче конференция, 2021 елның 31 мартында уздырылды. Гәрәй Рәхим белән икәү аның күргәзмәсен оештырдык. «Көз көне Г.Камал исемендәге академия театрында 80 еллыгым була. Шунда чакырам сине, шигырь әзерләп куям, сөйләрсең», — дигән иде. Кызганычка, юбилей кичәсе була алмады... Исән булса, быел Гәрәй Рәхимгә 85 яшь тулыр иде. Безнең төп максат — Григорий Родионовның иҗатын өйрәнү, мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга да җиткерү, — дип сөйләде Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, конференцияне төп оештыручыларның берсе Светлана Борисова.

Конференция азагында, традиция буенча, финалга чыгучыларга дипломнар тапшырылды, истәлеккә күмәк фотога да төштеләр. Конференцияне оештыруда һәм уздыруда һәрьяклы ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә, галимнәргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм Татарстан Халыклар ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин имзалары куелган ул Рәхмәт хатларына ия булучылар арасында «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина да бар иде.
Сүз уңаеннан, Григорий Родионов исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе быел Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, КФУның журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, Татарстан халыклар ассамблеясе, Татарстан халыклар дуслыгы йорты, Дәрвишләр поселогының балалар иҗат үзәге, Казан шәһәре керәшен оешмасы белән берлектә оештырылган.

Чарадан видеомизгелләр:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев