Гомерен туган як урманнары белән бәйләгән Сергей Сапурин
Мамадыш районыннан марафончы Раиса Муллахметова якташы, Кама урман хуҗалыгын җитәкләп лаеклы ялга киткән Сергей Ильич Сапурин турында язды.
Сергей Ильич – эшкә тәвәккәл, куйган максатына ирешүчән, әйткән сүзләренә тугры булып кала белүче кеше.
Мәктәптә укыган вакытта әтисез кала ул. Сергей гаилә камытының үзенә күчүен яхшы аңлый, һәм менә өч дистәдән артык вакыт «әти урынына калган абый» вазыйфасын җиренә җиткереп башкара ул. Ул Сапуриннарның ышанычлы терәге: киңәшчесе, ярдәмчесе һәм кирәк булганда, кирәк вакытта шелтәләүче дә.
Аның туган авылы Владимир табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Туган авылын әйләндереп алган урманнарның саф һавасын иснәп, тау буйларыннан агып чыккан чишмә суларын эчеп үсү дә аның тормышында һөнәрне дөрес итеп сайларга ярдәм иткәндер.
Мәктәпне тәмамлаганннан соң, Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга китә ул. Егет үзенең тырышлыгын анда да күрсәтә. Студентлар җәйге ялларында төрле төзелешләрдә эшлиләр. Анда ул төзелеш отряды җитәкчесе, безнеңчә әйткәндә бригадиры итеп билгеләнә. Флаг күтәрү бәхете дә хезмәттә алдынгылыкны бирмәүче Сапуринга туры килә. Киң җилкәле, көр тавышлы егетне техникумда укыган җиреннән армиягә алалар. Егет Төньяк Хәрби диңгез флотына эләгә. Атом су асты көймәсендә хезмәт итә.Су астыннан атналар буе күтәрелмичә, нинди милләт вәкиле булуга карамастан, дус-тату яшәүләрен искә ала ул. Әмма, су астында вакытта, Баренц диңгезендә ноябрь аеның бер көнендә, 10 сәгать 10 минутта, авария булуын исеннән чыгара алмый. Ничек исән калуларына үзләре дә ышанмыйлар алар. Шуңа күрә Сергей Ильич «минем туган көнем икәү» ди.
Өч диңгезне, ике океанны гизеп, яңадан техникумга әйләнеп кайта егет. Техникумны тәмамлаганнан соң, Марий-Эл политехник институтында читтән торып белем ала. 1980 елда туган ягына кайтып, Усали урманчылыгында эшли башлый, чөнки әнисе олыгаеп килә. Туган ягы да тарта аны. Аны урман мастеры итеп билгелиләр. Эшчеләр белән уртак фикергә килеп эшли алуын күреп егетне тагын бер баскычка лесничнй ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрәләр. Ә инде 2003 елда, лесничий Алексей Петрович Чернов үзе лаеклы ялга киткәндә, урманчылыкны Сергей Ильичка тапшыра.
Сергей Ильич 8400 гектар биләмәләрне, 7 обход, 2 мастерлык участогын кабул итеп ала. Ул вакытта халык киң куллану товарлары җитештерү цехында рәшәткәләр, поддоннар чыгарыла. Материаллар белән район кулланучылары гына түгел, республика кулланучылары да тәэмин ителә. Урман хуҗалыгы питомнигы да 4 гектар җир били. Анда үстерелә торган кәлшәләр дә төбәктә һәм Татарстанда урманнар һәм агачлар санын арттыруга хезмәт итә.
Усали урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытта Сергей Ильич Рәхмәт Аланы авылы халкын юллы итү бәхетенә иреште. Уфа-Казан трассасыннан авылга кадәр өсте ныгытылган юл үткәрелде. Аның хезмәтләрен район җитәкчеләре генә түгел, урманчылык министрлыгы да югары бәяли. 2007 елдан 54 мең гектар мәйдан биләгән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Чистай районнары территориясенә урнашкан Кама урман хуҗалыгын ышанып тапшыралар аңа.
Хезмәтендә ирешелгән уңышлары да югары бәяләнгән аның. Район хакимияте тарафыннан тапшырылган күп кенә мактау грамоталарына һәм РСФСР урман хуҗалыгы Федераль Агентствосы грамоталарына өстәмә, «РСФСР урманнар саклау хезмәтенең 10 еллыгы», «РСФСР урманнар саклау хезмәтенең 20 еллыгы», «РСФСР урманнар саклау хезмәтенең 30 еллыгы» на грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән дә бүләкләнә ул. 2005 ел 30 июнь РФ Президенты Указы нигезендә «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» («В память 1000-летия Казани») медале белән бүләклиләр. Юбилеена, урман хуҗалыгы министрлыгыннан исемләнгән сәгать, район администрациясе «Мамадыш районына керткән хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнә.
Сергей Ильич җитәкче булып эшләгән өстенә, менә дигән гаилә кешесе дә. Тормыш иптәше Мария белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ике балалары да гаиләле, Казан каласында яшиләр.
Хезмәтенә тугры калган Сергей Ильич, барлык авырлыкларны җиңеп илебез урманчылыгын торгызуга, яңартуга үз өлешен кертү өчен хезмәт иткән кеше, бүген дә хәрәкәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев