Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Фроловлар – Кабан-Бастрык күрке

Кабан-Бастрыкта күпләргә үрнәк булып, бер-берсе белән яшьтән яратып кавышкан Галина һәм Николай Фроловлар икесе дә бик матур һәм затлы, сүзгә оста, эшкә тырыш булдылар.

Николай дәдәй төп үзебезнең авыл, затлы Фрол Сатыйлар һәм Күчтинекеләр нәселеннән. Аларның май чыгара торган җайланмалары булган, колхозлашу чорында раскулачиваниега һәм репрессиягә дучар булганнар. Йортларыннан куылып, мунчаларында яшәргә мәҗбүр булганнар һәм мәңгелек йортка да шул мунчадан киткәннәр.

Николай дәдәй Кабан-Бастрык җидееллык мәктәбендә белем алып, үзебезнең авылда кичке мәктәптә урта белем алды. Үзебезнең «Игенче» колхозында эшләде. Армиядән кайткач дүрт ел Магнитогорск шәһәрендә эшли. Авылыбызга кайтып яшьтән күзәтеп, яратып йөргән үзебезнең авыл кызы Галина Некратовага өйләнеп тормыш корып җибәрә. Ул бәләкәйдән үк әби-бабаларының эшен дәвам итәргә, җирдә эшләргә, агроном булырга тели. Шул хыялын тормышка ашырыр өчен яшьлек дуслары — Александр Афанасьев, Николай Петровлар белән бергә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агроном булырга укыйлар. Укуны тәмамлагач, Николай дәдәй үзебезнең «Игенче» колхозында баш агроном булып эшләде. Авылны, аның кешеләрен, җирне ярату аңа нәселдән күчкән һәм ул ерак балачактан килгән. Агрономның төп хезмәте — үсемлекчелек белән шөгыльләнү, мул уңыш алу, үсемлекләрнең ничек үсүен, аларга нәрсә җитмәвен, туфракның ни сәбәпле үзгәрүен, ясалуын, игеннәрнең чәчелү һәм җыелу вакытын, күпме ашлама кертергә тиешлеге, бөҗәкләргә һәм корткычларга каршы тору чараларын өйрәнү. Авыл хуҗалыгы белгече һәм агроном буларак, Николай дәдәй үз эшенең остасы булды. Аның хезмәте бик зур җаваплылык, түземлелек сорады. Ул үзенең тынгысыз хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Зәй районы хакимиятеннән Рәхмәт хаты, Мактау кәгазьләре белән күп тапкырлар бүләкләнде. Социалистик ярыш җиңүчесе (1973), район Советы депутаты (1995), 24нче партия конференциясендә сайланып КПССның Зәй шәһәр комитеты члены булды.

Тормыш иптәше Галина белән дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерде алар. Галина Ивановна — гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе сугышка киткәндә аңа өч кенә ай була, әтисенең сугышта үлгән хәбәре килгәндә бер яшь тә тулмаган була әле аңа. Гомер буе әтиле кешеләргә кызыгып, әти дип әйтергә тилмереп, «Әтием булса мине яклар, булышыр иде», — дип елаган чаклары бик күп була Галина түтинең. Бик күп кыенлыклар күрсә дә, көчле характерлы, авырлыкларга бирешми торган булып үсә ул. Зәңгәр күзле, бөдрә чәчле, ачык йөзле, шат күңелле, эшкә батыр, сүзгә тапкыр Галина гаиләдә бер генә бала, әнисе белән генә үскәч, апалары-абыйлары, энеләре-сеңелләре булган иптәшләренә кызыга, тату, дус, шау-гөр килеп торган ишле гаилә булдырасы килә аның.

Галина түти мәктәптә озынайтылган көн группасында тәрбияче булып күп еллар үзебезнең Кабан-Бастрык, Түбән Биш мәктәпләрендә эшләде. Күп еллар кешеләрне, хуҗалыктагы милекне гадәттән тыш хәлләр булганда, янгын, яшен, төрле имгәнүләр булганда ярдәм булырлык итеп страховать итте. Авылыбыз тормышында, җәмәгать тормышында иң актив катнашучыларның берсе булды. Керәшен халык җырларын бик матур итеп җырлый ул. Авылыбызда оештырылган хорда да җырлады, яңа чиркәү төзелгәч анда дини бәйрәм көннәрендә чиркәүгә килгән күрше-тирә, авыл халкына бәйрәм көннәре турында аңлатып, үгет биреп, бәйрәменә карата күмәкләп теләкләр теләп Ходайга инәлеп, башырып укучы һәм җырлаучы да булды ул. 

Балалары барысы да гаиләләрендә әбиләре, әти-әниләре үрнәгендә тәүфыйклы, тырыш, эш сөючән булып үстеләр. Тырышып укыдылар, үзләренә ошаган һөнәр сайлап, гаилә корып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Уллары Вячеслав әтисе һөнәрен сайлады. Күп еллар үзебезнең «Игенче» колхозында агроном булып эшләде, хәзер инде ул да лаеклы ялда. Светлана Алабуга шәһәр дәваханәсенең офтальмология  бүлегендә операция ясый торган кабинетта шәфкать туташы булып эшли.

Лариса – Түбән Биш авылында китапханәче, Нина – педагогика фәннәре кандидаты, мәктәп директоры, Лидия сатучы булып эшли. Галина түтинең кечкенәдән теләгән теләге тормышка ашты. Бүгенгесе көндә биш баласы, 11 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Николай дәдәй, ни кызганыч, арабыздан иртә китте. Галина түти Николай дәдәй белән бергә төзегән матур, иркен өйләрендә балалары, оныклары, оныкчыклары кайтуына сөенеп, Ходайга шөкер итеп яши. 

Анастасия Шәймәрданова.
Лаеш районы Усады авылы.

 

Фотолар автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев