Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Фермер булу — сүздә генә җиңел»: Дүсмәттән Козловларның шәхси фермер хуҗалыгы уңышлы эшли

Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Козловлар үз шәхси эшләрен җәелдереп кенә калмаганнар, өстәмә эш урыннары булдырып, туган авылларының киләчәген дә кайгырталар. Хуҗалыкта 50 баш мөгезле эре терлек һәм 45 ат бар.

Чама белән моннан ун ел элек, районда беренчеләрдән булып, алар республика программасында катнашалар. Мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә кагылышлы шул программа буенча, алар дәүләт субсидиясе алганнар. Озак та үтми, Владислав Николаевич белән хатыны Светлана Степановнаның крестьян-фермерлык хуҗалыгы рәсмиләштерә. Соңгы дүрт елда инде ферма белән аларның улы Николай җитәкчелек итә. Бүген Козловлар хуҗалыгында 50 баш мөгезле эре терлек (шулардан 10ысы — савым сыерлары) һәм 45 ат бар. Аларга кирәкле терлек азыгын Козловлар үз файдалануында булган156 гектар пай җирдә үстерәләр. Алар солы, бодай, арпа игәләр. Малмыж ягындагы болынлыкта печән хәзерләү белән шөгыльләнәләр. Терлек азыгының артыгын үз авылдашларына, тирә-як авылларда яшәүчеләргә саталар.

Козловлар гаиләсе өч кешене эш белән тәэмин итә. Берсе — үз якташлары Валерий Васильев, икесе —күрше Яңа Мочалкино авылыннан бертуган Владислав һәм Анатолий Платоновлар. Гаилә башлыгы күрше авылга барып, Платоновларны үзе эшкә алып килә һәм өйләренә кайтарып куя. Эшчеләр кышкы чорда терлек карыйлар, ә яздан көзгә кадәр кырда һәм фермада эшлиләр.

«Абыйлы-энеле Платоновлар бездән бозау алып, аны үзебезнең фермада үстерәләр. Суйганнан соң итен саталар һәм үзләре өчен акча эшлиләр», — дип сөйли Владислав Николаевич.

Узган ел аның улы Николай пилорама да сатып алып көйләгән. Хәзер алар үз кирәк-яраклары өчен агач материаллары әзерләү белән беррәттән, кешеләрдән дә заказлар алалар. Мамадыш кирпеч заводы өчен махсус поддон-аслыклар да ясыйлар. Николай Козлов әйтүенчә, чимал мәсьәләсендә проблема юк. Алар аукционда отып, агачын кисү өчен өч гектар урман алганнар. Берьюлы, шәхси ихтыяҗлар өчен, хуҗалык өстәмә 120 кубометр агач та сатып алган.

Фермерларны борчый торган бердәнбер әйбер — бәяләрнең туктаусыз артып торуы. Мәсәлән, өч гектар урман өчен 130 мең сум түләргә туры килгән. Әгәр дүрт ел элек 120 кубометр агач материаллары 12-17 мең сумга төшсә (агачның төренә карап), узган ел шундый ук күләм инде 50 меңгә якын торган. Бу сезонда да Николай бәяләрнең артачагына шикләнми.

Николай — актив һәм тирә-якта хөрмәткә лаек кеше. Халык, аның хезмәт сөюен һәм авылны үстерү өчен ихластан тырышуын күреп, Дүсмәт авыл җирлеге депутаты итеп сайладылар.

«Бүген фермер булу — сүздә генә җиңел. Аның өчен бик зур хезмәт һәм җаваплылык кирәк», — дип әйтерләр иде Козловлар, әгәр бу хакта сорасаң. Ләкин алар зарланмыйлар да, авырлыкларга бирешмиләр дә. Чөнки алар, беренче чиратта, үз якташларына файда китерү һәм туган авылларының киләчәге турында уйлыйлар.

Мамадыш-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев