Фадеевлар гаилә бәйрәмендә керәшен культурасын күрсәтте
Питрәч районы китапханәсендә уздырылган «Гаилә учагы җылысы» керәшен, татар, әзербайҗан гаиләләрен җыйды.
Уртак дуслык бәйрәмендә һәр халык вәкилләре үз милли киемнәреннән иде. «Гаилә учагы җылысы«на килгән халыкны районыбызда яшәүче карендәшләр, йола-гадәтләребез, җыруларыбыз, хәзерге тормышыбыз белән таныштырдык.
Халык, Фадеевларның гаилә ансамбле чыгышына кушылып, җырлап та утырды. Район үзәгендәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Альбина Фадеева үзенең улы һәм әнисе Ракыя Никтина белән «Бас әле станокка» дигән керәшен җыруын башкарганда, кем генә битараф калсын соң?!

Фадеевларның гаилә ансамбле җыруыннан соң җирле керәшен тормышы турында сөйләдем. «Безнең Питрәч керәшеннәре Казан артында төпләнеп яшәүче Мишә буе керәшеннәренең зур төркемен тәшкил итә. Этнографлар Мишә буе керәшеннәрен иң борынгы дип саный. Питрәч керәшеннәре культурасы башка төркемнәр мәдәнияте белән аваздаш булса да, сөйләм телендә, өс киемендә һәм җыруларда үзләренә генә хас үзенчәлекләр очрый. Безнең максат — шул үзенчәлекләрне барлау һәм халыкны Питрәч керәшеннәре культурасы белән таныштыру», — дип районыбыз керәшеннәренең тарихына тукталуымны бар да игътибар белән тыңлады.
Райондагы 7 керәшен авылына — Кибәч, Янсуар, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе, Әлбәдән, Көлкәмәр, Талкышка кыскача гына тукталдым. Бу авылларда 1 мең 317 кеше көн итә. Аерым алганда, 326 кеше яшәүче Кибәчтә мәдәният йорты, «Беләзек» фольклор коллективы бар. Илдә танылган көрәшче, СССР чемпионы Иван Баширов, милли көрәш батыры Александр Золин да Кибәчнеке. «Мишә» ансамбльле Янсуардан танылган язучы Луиза Янсуар чыккан. Керәшен Сәрдәсе исә өч фольклор ансамбле («Чулпы», «Сәяр» һәм «Елмай») белән генә түгел, ә бай экспонатлы туган якны өйрәнү музее белән дә танылган. Келәүләр керәшенчә алып барыла торган приход та эшли анда. 227 кешеле Кәвәлдәге «Асыл тәңкә» ансамбле дә үз җыруларыбызга, традицияләргә сак карый. Брест каһарманы, Советлар Союзы Герое Пётр Гавриловның туган авылы Әлбәдәнне белмәгән кеше илдә юктыр.
Бу авыллардан соңгы елларда Кибәч авылы уртасында Спичковлар ярдәмендә Изге Илҗә часовнясы төзелде. Шулай ук, Янсуарда да бертуган Альберт һәм Сергей Смирновлар тырышлыгы белән шундый ук часовня торгызылды. Район җитәкчелеге булышлыгы белән, Керәшен Сәрдәсе музеена ремонт ясалды. Бу керәшен музеен күреп сокланучылар арасында Франциядән, Вьетнамнан килгән туристлар да бар.

Болар турында сөйләгәндә барысының да кызыксыну белән төбәлгән күз карашларын күргәч, райондагы карендәшләребезне борчый торган мәсьәләләргә дә тукталдым. Шуларның иң мөһиме — карендәшләр күпләп яши торган район үзәге Питрәчтә керәшен чиркәве төзү. Безнең келәүләрне үз туган телебездә ишетергә теләвебез — табигый хәл.
Культурабызны, тарихыбызны, керәшенлегебезне саклаган хәлдә, бер авылда, бер районда һәм бер республикадагы барлык халыклар белән тату олы гаиләдәй дус яшәү — безнең җирле керәшен оешмасының максаты. «Гаилә учагы җылысы» бәйрәме дә уртак йортыбыз Татарстандагы халыкларның татулыгын раслады.
Лидия ПРОНИНА,
Питрәч районы керәшен оешмасы җитәкчесе.
А.Нуриева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев