Елена Дементьеваның калын тәбәсе Керәшен Сәрдәсенең визит карточкасына әйләнгән
Керәшен Сәрдәсендәге Питрауда да, район Сабантуенда да, башка төбәкләрдән кунаклар кабул итүдә, телевидениега төшерүләр дә Елена Петровна пешергән калын тәбәсез узмый.
Елена Петровна гаиләдә иң кечкенәсе була. Аңа әбисе гел: «Әйдә, кызым, миңа булыш әле», — дип камыр басарга да, өй җыештырырга да өйрәткән. Мәктәптән соң Елена пешекчегә укырга керә, белгечлеге буенча эшли, аннары кияүгә чыга һәм туган авылына кайта. Фермада бозау караучы булып эшли, клубта — башта киномеханик, аннары оператор була. Ир белән хатын төп йортта иренең әти-әнисе белән яшәгәннәр.
Кайнанасы Дарья Владимировна элеккегедән калган йолаларны саклый. Ул һәрвакыт калын тәбә пешергән. Каенанасы аны элгәреге рецепт буенча әзерләгән, килен дә аннан өйрәнеп, шулай пешерә башлаган.
Бервакыт ире, 43 ел авыл мәдәният йорты белән җитәкчелек иткән Алексей Александрович, хатыныннан рәсми кунакларны каршылау өчен калын тәбә пешерүен сораган. Шуннан бирле калын тәбәгә бер-бер артлы заказлар килә башлаган.
Елена Дементьеваның калын тәбәсе — барлык бәйрәмнәрдә дә Керәшен Сәрдәсенең визит карточкасы. Питрау бәйрәме дә, район Сабан туе да, башка төбәкләрдән кунаклар кабул итү дә, телевидениега төшерүләр дә аннан башка узмый.
— Һәркемне калын тәбә белән каршы алабыз, — дип сөйли ул. — Өйдә пешергәндә, оныкларым: «Әби, нинди пирог ул?» дип кызыксынып сорыйлар. Аларга бу кызык, мин барысын да күрсәтәм, аңлатам.
Ул олылардан калган рецепт буенча пешерә. Әйберне үлчәп салмый — барысын да чама белән эшли, кулы шомарган инде.
Рецепты белән дә уртаклашты. 350 грамм сөт, 5 күкәй 150 грамм шикәр (күбрәк тә ярый), 150 грамм йөзем, 300 грамм атланмай Апара өчен 100 грамм он, 2 кечкенә пачка коры яки 50 грамм чи чүпрә, тәменчә тоз.
Башта сыек кына камыр болгатасы, аны кабарыр өчен, 10-15 минутка җылы урынга куясы. Аннары башка ингредиентларны өстәп, камыр кулларга ябышмый башлаганчы он кушасы. Массаны ярты сәгать чамасы тотарга һәм 30-40 минутка духовкага тыгарга.
Мәдәният монда милли ризыклар белән генә сакланмый. Елена Петровнаның йортында чигелгән әйберләр аерым урын алып тора. Барысы да мәктәптә, җиденчесигезенче сыйныфта укыганда, кулына беренче тапкыр җепләр алгач башлана.
— Бизәкләрне миңа клубта методист булып эшләүче Дуся бирә, ул безнең чын рәссам. Ул рәсем ясый, мин мендәр тышлары, алъяпкычлар, тәре алъяпкычлары чигәм. Миңа бу рәхәтлек бирә. Мөгаен, моны һәркем дә булдыра алмас — аның өчен сабырлык кирәк. Мендәр тышлары апак, ә уртасында ачык төсләр белән чигелгән зур чәчәкләр. «Аларда йокламыйбыз», — ди Елена Петровна.
Ун ел инде Елена Петровна «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамблендә җырлый. Үз вакытында ансамбльне аның ире җитәкләгән. Алар кайчандыр әниләре, әбиләре һәм карт әбиләре җырлаган борынгы җыруларны җырлыйлар.
Фото: Евдокия Никитина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев