«Дружба» поселогыннан Лиза Ефимова «Туганайлар»ны үзе дә укый, түтиләренә дә газета уку бәхете бүләк итә
Мамадыш районының «Дружба» поселогында яшәүче Лиза Ефимова «Туганайлар» газетасының бер санын да калдырмый укып бара. Казанда һәм Урманчы авылында яшәүче түтиләрен дә газетага яздырта.
Узганнардан аерылмый күңел
— «Дружба» поселогындагы почта бүлегендә 20 еллап эшләдем. «Туганайлар» газетасына башыннан ук язылдым. Шул вакыттан укып барам. Үзем дә язылам, Казандагы Ольга түтиемне һәм нәнәйнең тутасы Начтаның Урманчы авылында яшәүче кызы Кәтүшне дә «Туганайлар»га яздыртам. Бүләк итеп. Гәҗит өчен акча жәлләмим, — дип, исәнлек сорашуга ук сөйләп китте Лиза Ефимова. — «Туганайлар» килүгә, беренче чиратта, тиз генә карап чыгам. Аннан рәттән укыйм. Усалидан Лидия Пасыева бик әйбәт яза. Мамадыштан безнең Албай авылы кызы Алина Кондратьеваны да укып барам. Бәйрәм көннәрдәге иманнарны газетага бирүегез өчен дә рәхмәт.
Җирле халык теленә хәзер Усали булып кереп киткән Үсәли авылын, заманында, Өчиле дип тә йөрткәннәр. Әңгәмәдәшем бала вакытта үз нәнәсенең «Өчиле базарына төшәм» дип сөйләвен, базардан аның үзләренә сагыз алып менүен көтеп торуларын искә төшереп алды.
Лизаның әнисе Праскый (1920 елгы) Колышчыныкы була. Сабый килеш, әти-әнисез кала. Олы туталарын кияүгә бирәләр, өч баланы Чистайдагы балалар йортына озаталар (соңыннан дәдәйләре барып, туганнарын эзләтә, әмма аларның кайсын кая җибәргән булалар). Әти-әниләре салган яңа өйгә, гаиләсе белән олы дәдәйләре күченә. Праскыйны да үзләре белән алалар. Ачлык елларында 4-5 яшьлек балаларга паёк бирелә, шунлыктан, Праскыйның яшен 4 елга зуррак итеп күрсәтәләр. Праскый беренчегә кергәч, мәктәптә бер атна гына укып кала. «Йортта эшләргә кирәк, йон эрлисе дә бар» дип, җиңгәсе аны дәрескә йөрүдән туктата.
Җиңги кулында үскән Праскый 1946 елда сугыштан кайткан Бәчелигә кияүгә чыга. Аның ире Василий Евгеньев уңган кеше була, башта — урманда, аннан колхозда эшли.
«Нәнә, тәтә дип әйткәнне ишетеп, Албайдагы башка балалар да безнең әти-әнигә гел нәнә-тәтә дип эндәште. Тәтә кыска гомерле булды безнең. 69 яшендә, 1982 елны арабыздан китеп барды. Нәнә 80гә кадәр яшәде», — ди якыннарын юксынуы тавышыннан ук сизелеп торган Лиза.
Ун ел элек ул ире Григорийны да җирләгән.
«Дружба»ның үткәне һәм бүгенгесе
«Дружба»га, сугыштан соңгы елларда, Кызыл Йолдыз районының Шомырбаш урман әзерләү участогы поселогы буларак нигез салына. 1963 елда ул «Дружба» эшчеләр поселогы итеп үзгәртелә. Шул елларда биредә тара цехы, такта яру урыны төзелә. Медпункт, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, пекарня эшли. Поселокта керәшен, татар, рус, хохол һәм башка милләт кешеләре яшәгән. Шуңа мәктәптә балалар татар һәм рус классларында укыган. Соңрак поселок Усали авыл советына беркетелә.
Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, шул поселокка эшкә килгән Алан-Полян егете Григорий Ефимов белән Албай мәктәбендә математика укытучы Лиза Евгеньева 1973 елда гаилә коралар. Яшь гаилә «Дружба»да яши. Почтага күчкәнче, Лиза әле урман участогында десятник, ягъни бригаданың техник җитәкчесе булып эшли.
— Халык азайды. Пенсионерлар 20дән дә кимедек бугай. 7 керәшен гаиләсе бар. Үзем генә торам. Уртанчы кызым Надя да — «Дружба»да. Балаларының олысы Аделина Казанда укый, Володя Усали мәктәбендә унны бетерде. Лаеш районының Хәерби авылында яшәүче Валямның ике кызы (Эльвира һәм Венера) да кияүдә. Игезәк кызларым Люба белән Люда Казан мәктәбендә укыталар. Алары кияүдә түгел әле. Ялларда кайтып, бар эшне шулар эшли. Үзем дә эшсез тормыйм, әле җиде баш умарта да тотабыз. Поселок бик матур урында безнең. Бакча башында гына буа. Мал юк, көтү юк, урам тулы тузганак. Шәһәр шау-шуыннан туйган кешеләр өчен оҗмахтай урында яшибез. Түбән Камадан, Казаннан килеп йорт салучылар, буш йортларны сатып алучылар да бар. Әти-әниләре үлгәч, балалары туган нигезләрен ташламый, кайтып-китеп йөриләр. Бер килеп, күреп китегез, — ди Лиза.
Кайчандыр урман участогында эш кайнаган, халык өчен барлык кирәкле социаль объектлары булган «Дружба» поселогының шул елларын сагынып, һәр елны май аенда алмагачлары шау чәчәкккә күмелә дә, урамнарына сары чәчле тузганаклар гына сибелә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев