Данир Әхмәтов керәшен темасы буенча диссертация яклады
12 март көнне Татарстан фәннәр академиясендә Данир Әхмәтов керәшен темасы буенча тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклады. Тарихчы диссертация хезмәтендә «Хәзерге вакытта керәшен вакытлы матбугаты: яңарыш һәм үсеш» темасы кысаларында керәшеннәрнең 90-нчы, 2000-нче елларда чыккан басма матбугатын өйрәнгән.
Диссертация «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең М. Н. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты» аерым структур бүлегенең энциклопедистика үзәгендә башкарылган. Фәнни җитәкчесе: тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев. Диссертация яклау вакытында «Керәшен сүзе» һәм «Туганайлар» газеталарының икенче редакторы булган Людмила Белоусова да катнашты.
Фәнни хезмәттә советлар заманыннан соңгы чорда керәшен матбугат чараларының формалашу процессына беренче комплекслы анализ ясала. Автор 1990 еллардан башлап көнгә кадәр керәшен вакытлы матбугатының торгызылу тарихына күзәтү ясый, «Керәшен сүзе» (1993–2002) һәм «Туганайлар» (2002 елдан бирле чыга) газеталарына, шулай ук, беренче фәнни журнал — «Кряшенское историческое обозрение»гә аерым игътибар бирә.
Диссертациядә керәшен иҗтимагый оешмаларының, лидерларының этник матбугатны торгызудагы роле күрсәтелә, керәшен матбугат чараларының дәүләт структуралары белән мөнәсәбәтләре анализлана, аларның Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә керәшен җәмгыятен берләштерүдәге эшчәнлеге яктыртыла.
Яңалыгы фәнни тикшеренүдә керәшен хәрәкәтендә катнашучылар белән әңгәмәләрдән алынган эксклюзив материалларны кулланудан, шулай ук, моңа кадәр басылмаган күпсанлы документларны фәнни әйләнешкә кертүдән гыйбарәт.
Данир Илгизәрович 2024 елның июненнән «Татарстан фәннәр академиясе» дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең оештыру эше һәм беркетмә бүлеге башлыгы вазифасын башкара. Диссертация өчен керәшен темасын сайлавы фәнни генә түгел, авторның шәхси кызыксынуына да бәйле.
— Теманы сайлауда зур рольне фәнни җитәкчем, академик Искәндәр Гыйләҗев уйнады. Ул үзе дә Зәй районындагы керәшен авылында үскән егет. Бергәләп советлардан соңгы чорда керәшен матбугатының этномәдәни мобилизациядәге роле кебек элегрәк тикшерелмәгән юнәлешне билгеләдек.
Тикшеренү өчен Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең архив материаллары зур ярдәмлек булды. Шәхси аралашуым да файдага булды. Татарча көрәш белән шөгыльләнүем мине керәшеннәр күпләп яши торган Мамадыш, Түбән Кама, Зәй районнарына алып барды. Ә керәшен дусларым белән аралашу теманы якыннан өйрәнергә ярдәм итте. Матбугатның мәдәни мирасны саклаудагы роле турында сөйләгәннәре мине фәнни тикшеренү үткәрү фикеренә этәрде, — дип сөйли галим.
Авторның планнарында — керәшен матбугатының цифрлы үзгәрүенә игътибар юнәлтеп, бу теманы өйрәнүне дәвам итү.
— Диссертация өстендә эшләгән 5 ел дәвамында Данир Илгизәрович керәшен оешмасы һәм мәдәни үзәк оештырган фәнни-практик конференцияләрдә даими катнашты. Безнең белән элемтәдә булды. Керәшен темасына саклык һәм хөрмәт белән карап эшләгәне өчен рәхмәт аңа. Бу хезмәтне «Керәшен сүзе»ндә башкарган эшемә анализ итеп кабул итәм. Керәшен хәрәкәтенең тарихын өйрәнүдә уңай процесс дип саныйм. Бу эш алга таба да дәвам итсен иде, — дип искәртте Людмила Белоусова.
Фото: Татарстан фәннәр академиясе матбугат хезмәте фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев