Чаллыдан Лидия Иванова түтисеннән өйрәнеп калган «Покрау тәкәсе» пешергән
Керәшеннәрдә Покрау бәйрәмендә һәр гаилә бергә җыелып, йола-гадәтләрне искә алалар.
Бу көнне табыннарны милли ризыклар белән тутыралар, борынгы җыруларны җырлыйлар, уеннар уйныйлар һәм ата-бабаларның ышанулары турында сөйләшәләр.
Чыгышы белән Зәй ягыннан булган, хәзер Чаллыда яшәүче Лидия Иванова да бу традицияләрне саклап калуны үзенең төп максат итеп куя. Ул Покрау көнендә әнисе, әбисе, түтисе пешергән ризыкларны искә алып, бәйрәм табынына «Покрау тәкәсе» дип аталган милли ризык әзерләвен сөйләде.
«Хәзерге заманда яшьләр бу ризыкны «ленивый кыстыбый» дип тә әйтәләр. Түти ике төрле тәкә пешерә иде: берсе кишер һәм тарыдан, икенчесе чөгендер һәм тарыдан», – ди Лидия Ивановна.
Бу истәлекләрне яңартып, ул да бәйрәмгә әзерләнгән. Аның бу йолаларны балаларына да өйрәтеп, аларның да милли мирасны саклап калуларына өметләнә.
Лидия Иванованың бу йолаларны балаларына да өйрәтү теләге – ул киләчәккә булган ышанычның бер билгесе. Чөнки, чынлап та, милли мирасны саклап калу өчен, аны яшь буынга тапшыру, аларның күңеленә сеңдерү бик кирәк.
Лидия Иванова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев