«Чаллы-Бройлер»дагы иң абруйлы хезмәткәрләрнең берсе Роза Филатова уңышларының сере
“Чаллы-Бройлер” җәмгыяте үзенең уникаль тарихы, сыйфатлы продукциясе, социаль җаваплылыгы һәм традицияләре белән дан тота. һәр предприятиенең төп байлыгы – кешеләр. Һөнәри осталык, компетентлылык һәм җаваплылык – хезмәткәрләребезгә хас сыйфатлар. Шуларның берсе Роза Владимировна – гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә тыйнак хатын-кыз.
– Миндә бернинди дә гадәти булмаган нәрсә юк, хезмәттәшләрем кебек үк гади эшче. Предприятиебезгә 2003 елда килдем. Ул вакытта “Тукай кошчылык фабрикасы” дип атала, анда кош караучы булып эшкә урнашу зур бәхет иде. Миңа, чынлап та, бәхетле билет эләкте. Күп кенә танышларым унтугыз яшемдә шундый данлыклы предприятиегә урнаша алуыма сокландылар. Монда – югары хезмәт хакы, дус коллектив. Фабрика капкасын атлап керүгә үк, үземнең нәкъ менә биредә эшләргә теләвемне аңладым. Җәйне мин авылда, әбиләрдә чебиләр карап, бакча үләннәре утап үткәрдем. Маруся кушаматлы сыер бар иде, аны саудым, – дип, дымланып торган кызгылт чәчләрен төзәтә-төзәтә, сөйли башлады Роза.
Гаҗәпләнеп каравымны күреп, ул фабрикадагы таләпләр буенча, эш көненә кадәр һәм аннан соң үзләренең душта юынырга тиешлеген әйтте. Башкача була да алмый, чөнки сүз меңләгән кош-кортның иминлеге турында бара.
Мине “А” цехына куйдылар, аңа Фәнзил абый җитәкчелек итте. Бригадир һәм остаз итеп, Степан Ивановны билгеләделәр. Төп киңәшчеләрем Валентина Князева, Ольга Утягулова, Сания Нуруллина булды. Алар мине беркайчан да рәнҗетмәделәр, дөрес эшләмәгәндә төзәттеләр, өйрәттеләр. Хәзер “кошчы” дигән сүз онытылып бара, кош караучыларны, кош-корт фабрикалары һәм механикалаштырылган фермалар операторы дип атыйлар. Бер түбә астында ул вакытта алты зал урнашкан, һәр залда дүртәр хатын-кыз эшли. Чебиләр өч яруслы клеткаларда урнаштырылган. Ике меңенче еллар уртасында предприятиедә кошларны идәндә тотуга күчтеләр, ул бүгенге көнгә кадәр саклана, – дип искә ала безнең әңгәмәдәшебез.
– Нигә студент чакта эшкә урнаштың, дисезме? Моңа җавап бирер өчен, гаиләм турында бераз сөйләргә кирәк. Әтием Владимир Капитонов Зәй районыннан иде, гомере буе төзелештә ташчы булып эшләде. Әнием Рушан Мирхатовна белән Яр Чаллыда танышалар, монда гаилә коралар, әтигә эшеннән квартир бирәләр. Миннән соң, сеңлем Римма һәм энем Вадим туды. Авыр 90нчы елларда хезмәт хакын тоткарласалар да, әти белән әни безгә яхшы белем, һөнәр бирү өчен барысын да эшләделәр. Кызганычка, әти фаҗигале төстә бу дөньядан китте, әни тол калып, тормышны берүзе тартты. Унбер класстан соң, Казан химия-технология институтына биотехнологлыкка кердем, уку түләүле иде. “Син укы, акчаны җыярбыз”, – дип гаиләдә хәл иттеләр. Энем заводта слесарь булып эшли иде, ул булышты. “Бишле”гә генә укыдым, тик намусым гына тынгы бирмәде. Иртәдән кичкә кадәр Сидоровкадагы ит комбинатында эшләүче әниемне дә, балигъ булганнан соң ук заводка киткән энемне дә жәлләдем. Шәһәргә кайткан саен еладым. Әниебез – кырыс хатын, аның сүзе – боерык. “Әйбәт эш тапсаң, кайтырсың. Читтән торып укырсың”, – диде. Эш таптым, – дип елмаеп сүзен дәвам итте хатын.
Вакыт-вакыт аның күзләре яшьләнде. Роза, бераз читкә борылып, елап та алды. Якыннары иртә вафат булган, энесен коронавирус “алып киткән”.
2006 елда Роза Капитонова “ит җитештерү” белгечлеге буенча диплом ала. Үзен яхшы яктан гына күрсәткән яшь белгечне цех начальнигы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Вакыт узып, цех реконструкциягә ябылгач, Роза чебиләр чыгарту бригадасына күчә.
– Цех начальнигы Инсаф Шәйхразиев янына бригадирлыктан бушатуны сорап берничә тапкыр кердем, әмма ул нык торды. Хезмәт шартлары ул вакытта бөтенләй башка, көнгә 180 мең чеби чыгарта идек. Азык бирү өчен арбалар иске, еш кына эштән чыга, тәгәрмәчләре чыдамый. Унтугыз ел чеби чыгартуда эшлим, остаз булдым, шуңа карамастан, барыбыз бергәләп чебиләрне позицияләргә бушатабыз. Ярый әле, цех начальнигы үтенечемә колак салмаган. Сары, йомшак чебиләремнән башка ничек яшәр идем?! Ул чакта мине Вера Нәбиева, Гөлзифа Мамаева, Алсу Галимова, Рәхимә апа кебек уңганнарыбыз бик нык яклады. Ә Резеда Юдина белән бүгенге көндә дә бергә эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ул безнең предприятиедә 32 ел эшли. Аның ничек матур җырлаганын ишетсәгез иде, – дип сөйли Роза Филатова.
Хәзерге вакытта алар бригадасында үз эшләренең чын остасы булган җиде белгеч бар. Производство шартлары яхшыруга, заманча технологияләр кертелүгә карамастан, эш урынындагы температура үзгәрешсез: 33-35 градус җылылык. Башкача мөмкин түгел – чебиләр җылы ярата.
– Булачак ирем Денисны да шушында очраттым. Ул хезмәтне саклау буенча белгеч булып эшләде. 2004 елда гаилә кордык. Барыбызны да сөендереп, улыбыз Данил, кызыбыз Диана дөньяга килде. Улыбыз программалаштыру белән мавыга. Гаиләдә иң тәмле борщ һәм өчпочмакларны нәкъ менә унбиш яшьлек Данил пешерә. Кызыбыз өчен беренче урында – спорт, ул баскетбол командасы составында еш кына илнең төрле шәһәрләренә ярышларга бара, – дип, гаилә тормышы белән дә таныштырды да, үз яңалыкларына тукталды Роза. – Җитәкчеләремнең киңәшләрен беркайчан да онытмыйм. Мөмкинлек булса, белемгә омтылырга, укырга кирәклеге турындагы сүзләрен дә. Быел Сарман аграр техникумын тәмамлагач, белгеч буларак, күп нәрсәгә башкачарак карый башладым. Анда хәзерге директор Виктор Гафуровның киңәше белән кергән идем.
Хезмәте белән беррәттән, үзен тәрбияләүгә зур йогынты ясаган яраткан әбисе турында да сөйләде. Алтмыш яшен тутырган әнисенең пенсиягә чыккач, авылга күченеп, оныкларына кәҗә сөте һәм ит ашату өчен, күпләп мал-туар асравын да әйтте. Үз бизнесы белән шөгыльләнүче ире күптән түгел аңа яңа машина бүләк иткән. Иренең хезмәт хакы тоткарланган чакларда Роза тапкан акчага яшәгәннәрен дә искә төшереп узды. “Әгәр һөнәрең – яраткан эшең икән, ул сиңа акча гына түгел, ә зур шатлык та китерә. Димәк, мин – дөрес юлда”, – дип әйтүче Роза Владимровна хаклы.

Виктор Гафуров, “Агросила”ның генераль директоры урынбасары:
– Роза Филатова – предприятиенең иң җаваплы участокларыннан берсендә күп еллар мастер. Алар бригадасы көнгә бер тапкыр бинаны әзерләү, азык бирү һәм аннары асрау өчен цехларга тәүлеклек чебиләрне бушата. Бригада, шулай ук, Актаныш районының Әнәк авылына һәм бройлер үрчетү цехы булган Түбән Кама шәһәренә бара. Роза Владимировна эшенә җаваплы каравы, оештыру сәләте һәм яңалыкка омтылышы белән аерылып тора.
Лия МӘРДЕГАЛЛӘМОВА.
Тукай районы.
Фотолар – авторныкы һәм шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев