Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бөтенросссия III “Ыру агачы” форумы төбәкне өйрәнүчеләрне үзенә җыйды

Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә уздырылган форумда үзебезнең республика белән беррәттән, Башкортстан, Чиләбе өлкәсеннән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән галимнәр һәм төбәкне өйрәнүче карендәшләр катнашты. Алар керәшен тарихына, күренекле шәхесләребезгә, халыкның сөйләм үзенчәлекләренә, йолаларга кагылышлы фәнни эзләнүләре, үзләре ясаган нәтиҗәләр турында сөйләделәр.

Төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте үсештә

Форумны Татарстан мәдәният министрлыгы, республика фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырды. Ул бу юлы Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланды.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге директоры Людмила Белоусова бу эшлекле җыенны ачып, форумның нәтиҗәле үтүен теләде. Аның Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларны йомгаклау буларак уздырылуын әйтте. Форумда чыгыш ясаучыларның үз ыруларыннан сугышта катнашкан бабайларына, туганннарына кагылышлы мәгълүматны өйрәнүләренең патриотлык һәм керәшен ыруына, тарихка хөрмәт икәнен искәртте. Керәшен мәсьәләсен һәм төбәк тарихын өйрәнүгә зур әһәмият биргәннәре өчен, Ш.Мәрҗани институты хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Төбәкне өйрәнүчеләрнең ныклы берлеге оешканын һәм араларында үзләре генә төбәк тарихы белән шөгыльләнеп калмыйча, Лидия Константинова (Мамадыш районының Үсәли мәктәбе укытучысы) шикелле, үз укучыларында да төбәк тарихы белән кызыксыну уята алган остазлар барлыгына телгә алды. Киләсе елда укучылар өчен дә шушындый форум уздырылачагын әйтеп, бу эшкә балаларны тагын да ныграк җәлеп итәргә чакырды. Төбәкне өйрәнүгә багышланган фәнни эшчәнлектә һәркемгә уңышлар теләде.

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме Радик Исхаков үз чыгышында Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның һәм үз институтлары директоры Радик Салиховның котлауларын җиткерде. Соңгы вакытта Татарстанда төбәкне өйрәнүгә игътибар артуын, моңа яшьләрнең дә тартылуын әйтеп үтте.

– Төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте үсә, ул җәмәгать оешмаларында да хуплау таба. Кемнәрдер аны бер авылның, бер ыруның гына тарихын өйрәнү дип саный. Бу хәрәкәтнең миссиясе күпкә киңрәк. Ул – этник культура тәңгәллегенең мөһим бер күрсәткече буларак, Татарстан халыкларының тарихи хәтерен саклау да әле. Сер түгел, хәзер глобализациягә бәйле рәвештә, яшьләр үз мәдәниятен, үз тамырларын җуя. Бу шартларда тарихи хәтернең саклануы аеруча мөһим. Кече ватаныбыз тарихын өйрәнеп, аны популярлаштырып, үсеп килүче буында тарихи хәтер формалаштырабыз, – дип сөйләде Радик Равилевич. – Күптән түгел Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләре арасында уздырылган сораштыру-тикшеренүдә алар өчен иң мөһиме үз халкы, аның тарихы белән горурлану икәне ачыкланды. Яңа шартларда төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте бу мәсьәләдә мөһим урын алып тора. Шул исәптән, керәшеннәр өчен дә зур әһәмияткә ия ул. Людмила Даниловнаның һәм керәшен хәрәкәтендәге башка лидерларның моны аңлаулары һәм һәрьяклы эшчәнлекләре өчен мин шат. Нәкъ менә тарихи хәтер аша, туган төбәкне өйрәнүдәге проектлар аша энтик культуралар төрлелеге саклана. Без, үз чиратыбызда, бу проектларны тормышка ашыруда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Форумга әзерләнгән докладларны “Кряшенское историческое обозрение” журналында бастырып чыгарачакбыз.

Мин өч форумда да катнашам. Ул елдан-ел күбрәк төбәкләрне үзенә җәлеп итә, чыгышларның фәнни яктан әһәмияте артканнан-арта бара. Төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте актив үсештә, аңа яңадан-яңа авторлар тартыла.

Радик Исхаков “Ыру җыены”на җыелган төбәкне өйрәнүчеләргә уңышлар теләде, форум барышында тарихи яктан мөһим булган яңа мәгълүмат та булыр, дигән өмет белдерде.

Үзәктә – патриотлык

Россия оборона министрлыгының Кораллы Көчләр үзәк музее методисты Сергей Кожин форумдагы онлайн докладында Советлар Союзы Герое Пётр Гавриловның сугышчан һәм тормыш юлы, батырлык үрнәге булган гомере турында сөйләде. Бөек Ватан сугышындагы фидакарьлекләре, үз-үзләрен аямыйча, илебезне дошманнан азат итүгә зур өлеш керткән керәшен егетләре Новиков, Антонов һәм фашистлар өне рейхстагка Җиңү байрагын беркеткән Григорий Булатов батырлыкларына тукталды. Советлар Союзы Герое исемен йөртергә хаклы булсалар да, ни өчендер ул исем бирелмәгән бу керәшен егетләренең шәхси әйберләре һәм хәрби бүләкләренең Мәскәүдәге шул үзәк музейда саклануын да күрдек видеодагы кадрларда.

Уфа шәһәреннән этнологик тикшеренүләр институтының кече фәнни хезмәткәре Аделия Чубараеваның доклады карт бабасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Павловка багышланган иде. Ул аның сугыш юлы һәм тыныч тормышын үз эченә алган истәлекләре белән таныштырды.

Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең мәгълүмат-методик тәэминат бүлеге мөдире Ирина Муллина үзенең докладында Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында егетләрне солдатка озатканда хәзер дә үтәлә торган йолалар турында сөйләде. Аның чыгышын үзе әзерләгән видеоязмадагы кадрлар тагын да тулыландырды.

Мәскәү дәүләт автомобиль-юл техник университетының кафедра мөдире Лилиана Сафина (Харитонова) ике республика чигендә урнашкан Кайбыч районы керәшеннәренең тел үзенчәлекләрен, сөйләмнәренә биредә яшәүче татарлар, чувашлар һәм русларның йогынтысын өйрәнгән. Ул сөйләгәннәргә өстәп, залдагылар үз фикерләрен белдерде. Шулай ук, аның бистәрләрдә бизәкләрдә гранатның булуын фарсы тәэсире дип әйтүе дә төрле фикерләр кузгатты.

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Остроленко поселогы музее җитәкчесе Тамара Бургучева форумдагы доклад ясау өчен “Авылы тарихы – авылдашларым хәтерендә” дигән теманы сайлаган. Ерактагы чыгыш ясаучылар шикеле үк, ул да форумда онлайн катнашты. Чиләбе ягына күченгән карендәшләр нигез салган авыллар шул чордагы әһәмиятле вакыйгаларга бәйле исемнәр белән аталган. Мәсәлән, 1813 елны поляк восстаниесен бастыру уңаеннан, Бакалы ягындагы Сарашлыдан бирегә күченгән карендәшләребез авылы Остроленко дип аталган. 1814 елны Франциядәге Фер-Шампенауз янында бу ил армиясен җиңү хөрмәтенә Фершампенауз (кешеләр Бакалыдан күченгән) барлыкка килгән.

Мәскәүдән төбәкне өйрәнүче Наталья Артамонова форумга юллаган видеоязма, Советлар Союзы Герое Михаил Москвин (Мамадыш районының Албай авылы) мисалында, бер гаиләнең тарихы белән таныштырды.

Докладлардан соң, форум эше ике секциядә дәвам итте. Анда чыгыш ясаучылардан кайберләренең фәнни эзләнү-тикшеренү эшеннән өзекләр китерәбез.

Югары класслы разведчик

Мамадыштан Рәйсә Муллаәхмәтованың Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның тормыш юлына багышланган “Керәшеннең гаяр җегете” дигән фәнни хезмәтендә түбәндәге юллар бар.

– Әфганстан сугышындагы шәхси батырлыгы өчен 20 яшендә “Кызыл Йолдыз” орденына лаек булган Иван Егоровның командиры Андрей Дубовой – “Әфган цикллары” авторы. Ул Иван Михайлович турында “1981 елның язында разведка-десант ротасының десант-штурм взводын кабул итеп алдым. Взвод командирының урынбасары – югары класслы разведчик Иван Егоров... Аңа операциягә әзерлекне, личный составны сайлауны ышанып тапшырырга яраганын беренче очрашуда ук аңладым. Сугышта бер дә югалып калмас, һәрчак төгәл, игътибарлы булыр. Засада оештыру остасы, кыска бәрелешләрне яхшы алып бара”, – дип язган.

Патриотлык тәрбияләү

Мамадыш районының Үсәли мәктәбе укытучысы Лидия Константинованың мәктәп укучыларында патриотлык хисе тәрбияләүгә кагылышлы фәнни эше – педагоглар өчен үрнәк:

– “Үлемсез полк. Керәшеннәр” сайтына, үзем белән бергә укучыларым 22 кеше турында мәкалә-мәгълүмат бирдек. Укучыларымның бабайлары турындагы истәлекләрен дә бергәләп эшләдек. Пётр Гаврилов музее оештырган конкурсларда да катнашканыбыз бар. Максатым – әбиләре һәм әле сорарлык, белешерлек кешеләр барда, илне саклаган бабайлары батырлыгын укучыларымның да белеп калулары. Әти-әниләре үзләре белгәнне балаларына да сөйли, димәк, буыннан-буынга күчә, дигән сүз. Хәзерге шартларда патриотлык, халыкның батыр уллары белән горурлану аеруча актуаль.

 

Соңгы хаты – Волхов фронтыннан

Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк мәктәбе музее җитәкчесе Валентина Вафинаның “Минем гаилә тарихында – сугыш” дигән темага чыгышында һәркемне тетрәндерерлек урыннар бар:

– Волхов фронтындагы бабам Федор Ивановның соңгы хаты 1943 елның декабрендә килә: “Исәннәрме, минем кадерлеләрем. Хәлләрегез ничек? Балалар исән-саумы? Һөҗүмгә әзерләнәбез. Дошманның көче күп, безнең яктан да каты әзерлек бара. Исән калып булырмы, белмим. Мин яу кырыннан яралы солдатларны алып чыгам. “Батырлык өчен” медале бирделәр, аны сезгә җибәрәм. Исән кайта алмасам, бәлки балаларга ярдәме тияр. Балаларны сакла, исән булыгыз. Бу бәрелештән исән чыксам, хат язармын”...  Югары Прихон авылын азат иткәндә бабайның батырларча һәлак булуына әби ышанмады. “Бабаң һәлак булган җиргә барып кайтырсың әле. Ышанмыйм бит, кызым, ул гел исән кебек”, – ди иде. Әби 1996 елны арадан китте... Интернет челтәрендәге “1941-1945 елларда халык батырлыгы” сайтында бабам турында мәгълүмат таптым. Әбиемә биргән сүзне үтәдем – узган ел бабам янына барып кайттык.

Алиса Ахметшина, Фирая Моратова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев