Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бөяр авылында җәйгелектә дүрт гаилә яши

Кукмара районының Бөяр авылында җәйгелектә дүрт гаилә яшәсә, кышкылыкта бер генә йортта ут яна.

Әнием туып-үскән якларда моннан егерме ел элек булдым һәм шуннан бирле анда бару теләге белән яшәдем. Тормыш мәшәкате белән ел арты ел узды. Ниһаять, бу җәйдә хыялым чынга ашты. Бөяр урамына аяк бастым, анда яшәүче түтиләрне күреп сөйләштем.

Кукмара районының Бөяр авылы безне кояшлы көне, бакчаларда кызарып пешкән алмалары белән каршы алды.

Бөяр – керәшеннәр авылы. Элек берничә рус гаиләсе дә яшәгән. Рус гаиләсеннән булган әнием Анна Ивановна Бурцева шушы Бөяр авылында туган. Аның дәдәләре – Михаил, Аркадий, Пётр, тутасы Раиса. Аларның инде берсе дә исән түгел. Авыл халкы кайсы кая таралып беткән. Керәшен авылында яшәгәч, әниләр русча да, татарча да сөйләшкәннәр. Әтием – Порфирий Тумриев белән алар ерак Пермь якларында очрашып, гаилә корганнар. Аннан әтиемнең Сарман районындагы туган авылы Ләкегә кайтып урнашып, шунда гомер кичерделәр.

Тарихи мәгълүматлар буенча, Бөяр авылы (Кече Семен-Головина) 1619 еллардан билгеле. 1860 елларга кадәр Бөяр керәшеннәре дәүләт крестьяннары булып саналган. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. 1869 елда Мамадыш өязендәге Бөяргә Чуча (Богородское дигән исеме дә булган) авылыннан алпавыт крестьяннары булган рус гаиләләре дә күченгән. 1884 елны Бөярдә бер класслы керәшен мәктәбе булган, ул авыл өендә урнашкан. ХХ гасыр башында изге Гурий туганлыгы мәктәбе эшләгән.

1920 елдан Бөяр ТАССРның Мамадыш кантонына кергән, 1930 елның августыннан – Кукмара районында. Бер гасыр элек кенә 230 кеше яшәгән бу авылны бүгенге көндә ике керәшен кешесе – Серафима һәм Зоя түтиләр тормышка тоташтырып тора. Дөрес, авылда бер-ике яңа йорт та күренә. Берсен Бурцевларның оныгы төзегән, кайтып-китеп йөриләр. Бөяр хәзерге вакытта Янил авыл җирлегенә карый. Олы юлдан борылгач, авылга ярты чакрымлап басу юлыннан керешле. Анда яшәүчеләр аз булса да, җирлек җитәкчелеге, якын-тирәдәге булдыклы авылдашлары ярдәмнән ташламый.

Бөярдә кайчандыр әниләрнең күршеләре булган Серафима әби Григорьева – 93 яшендә, ә Зоя түти Григорьева – 86да. Алар кияүгә чыкмаганнар, парсыз гомер иткәннәр. Серафима түти йөзен тутырып вафат булган бертуганының оныгы Олег белән яши. Кышкылыкка авылда Серафима түти белән шул оныгы гына кала. Зоя түтине кыш чыгарга Янил авылында яшәүче туганы алып китә. Гомере яшьли өзелгән энесенең ике кызын үстергән ул. Шул балалар аны хәзер үз әниләре урынына кадерлиләр.

Серафима әби дә, Зоя түти дә чисталык яраталар. Бу йорт-җирләрендә дә күренә. Зоя түтинең өенә кергәч, үзебезне музейдагы шикелле хис иттек. Анда нәрсәгә генә карасаң да, элекке авыл күз алдына килә.

Чыгышлары белән Бөярдән булган кешеләр елга бер мәртәбә авылга җыелып, очрашу көне үткәрәләр икән. Биредә без авыл өчен янып йөрүче Галина Смирнова белән дә очраштык. Бөяр кызы Галина хәзер Чура авылында яши. Бөяр тарихы буенча бик күп материаллар туплаган. Бергәләп, авыл зиратында мәңгелек йортларны карап, озак йөрдек. Гаиләсе белән Чаллыда яшәүче Геннадий Смирнов һәм аның бертуганы, Леспромхоз авылында яшәүче Лидия дә кайткан иде.

Шулай ук, әнинең бертуганы Пётр Бурцевның кызы, Ханты-Мансийск автономлы округының Нягань шәһәрендә яшәүче 73 яшьлек Любовь Сабанатина да бар иде. Ул гомерендә беренче мәртәбә әтисенең туган туфрагына аяк басты. Авылдашларга Бөярдә туып-үскән әтисе Пётр һәм аңа бәйле истәлекләрен дә сөйләде. Пётр дәдәй сугыштан кайткач Пермь краена китә, бик иртә вафат була. Улы шунда яши, бер кызы – Белоруссиядә. Үземә килгәндә, мин Сарман районының Ләке авылында туып-үстем. 1985 елда Яр Чаллы медицина училищесын тәмамладым. 30 ел Түбән Кама дәваханәсендә эшләгәннән соң, 2021 елны туган ягыма күченеп кайттым. Хәзерге көндә Сарман районының Алан авылында фельдшер-акушерлык пунктында эшлим.

Әнә шулай, кояшлы матур бер көнне Бөяр авылы үз кочагында үскән балаларның дәвамчыларын үзенә җыеп, узганнар белән күзгә-күз очраштырды. Алар белән аралашкач, үземне дә шушы авыл  кешесе итеп тойдым.  Бөяр авылы туфрагына аяк баскач, Серафима һәм Зоя түтиләрнең нурлы йөзләрен күреп, үзләре белән бер-ике авыз сүз алышуга ук, күңелемә ниндидер бер тынычлык иңгәндәй булган иде инде. Бөярдә калып, бар гомерләрен шушы авылда уздыручы бу зирәк акыллы, батыр йөрәкле түтиләргә авылдашлары да рәхмәтле. Алар шушы көнгәчә Бөяр авылының исемен дә, җисемен дә саклап яшиләр бит.

Матур яклар, әниемнең эзләре сакланган, яшьлек ашкынулары калган Бөяр... Әнием генә күпме очып-канатланып йөрсә дә, туган авылы Бөярне кайтып күрә алмады шул. Серафима һәм Зоя түтиләр белән туйганчы сөйләшеп, аларны кысып кочаклап, әниемнең бурычын үтәп, тынычланып юлга кузгалдым.

Узганнар белән бүгенгенең

Ерак та, якын да арасы.

Гомер үткән саен тирәнәя,

Тирәнәя йөрәк ярасы.

Роза МУСИНА.

Сарман районының Алан авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев