Бишсубашында яшәүче Черновларның ихаталары гөл-чәчәкләргә күмелгән
Авыл җире гүзәл табигате, уңган халкы белән генә түгел, үрнәк гаиләләре белән дә ямьле. Зәй районының Бишсубашы да шундый гаиләләре, эшчән, тырыш халкы белән дан тота.
Эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп яшәүче, матурлыкка гашыйк, оста куллы Мария белән Сергей Черновлар - нәкъ менә шундыйлардан.
Бишсубашындагы иң матур йортларның берсендә яшәүче бу гаиләдә бәхет хакимлек итә. Чәчәкләргә күмелеп утырган йортлары да хуҗалары кебек күңелгә җылылык, рәхәтлек биреп тора.
Черновларның хуҗалыкларына аяк баскач, үзеңне гөл-чәчкәләр патшалыгына эләккәндәй хис итәсең. «Ничек итеп шулкадәр матурлыкны тудыра алдыгыз, барысына да кайчан җитешәсез?» дигән сорауга Мария Геннадьевна тыйнак кына: «Яратып эшләсәң, өлгерәсең инде. Алар безгә сулар һава кебек. Миңа чәчәкләргә мәхәббәт әниемнән күчкәндер. Кечкенә чакта йортыбызның тәрәзә төбе тулы гөлләр үсә иде. Әнием яран, тамчы гөлләрен, примулаларны яратып үстерде», – дип җавап бирә.
Черновларның капкаларын ачып керүгә аллы-гөлле төсләрдән күзләр камаша. Беренче адымны атлау белән сине төрле төстәге роза-петунияләр каршы алса, арытаба инде берсеннән-берсе матуррак, гүзәлрәк чәчкәләр диңгезенә чумасың... Гөлләрнең, чәчкәләрне күпчелеге Мария Геннадьевна үзе үргән савытларга утыртылган. 100гә якын кашпо-кәрҗиннәрдә күзләрне камаштыра чәчәкләр. Ихаталарында 40тан артык төрдә чәчәкләр үсә.
«Бакчада да, өйдә дә гөл-чәчкәләрне яратып үстерәм. Бар төр чәчәкләрне дә яратам. Интернетта бакчачылар төркемнәрендә торабыз, белмәгәннәрен алардан да өйрәнәбез», – ди Мария Геннадьевна.
Төрле идеяләр, хыяллар белән янып яшәүче Мария түти моның белән генә чикләнмәгән. Чәчәкләргә мәхәббәт картиналарга да күчкән. Йортларында бер стенада хуҗабикәнең картиналары урын алган. Картиналарында да чәчәкләр, әмма гап-гади болын чәчәкләренә өстенлек бирелгән.
«Чигү эше күңелемә ял һәм рәхәтлек бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арындыра. Бер картина тудыру - озак процесс. Аның нәтиҗәсен күрү күңелгә ләззәт бирә», – ди ул.
Чәчәкләр иртә яздан кара көзгә кадәр бакчаларын ямьләп утыра, әмма аларны үстерү өчен ел әйләнәсе тырыш хезмәт куя Черновлар. Орлыктан да үстерәләр, сабактан да. Икенче елга бакчаның матурлыгы өчен чәчәкләрдән сабакларны әзерләп куйган инде хуҗабикә. Яз көне аларны яңа стаканнарга утыртып үрчетәчәкләр.
Нәрсә генә эшләсәләр дә, умарталыктамы ул, бакчадамы яки башка эшме – ирле-хатынлы барысын бергә башкаралар. Һөнәрләре буенча да икесе дә – педагоглар. Мария Геннадьевна 35 ел Түбән Биш авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Сергей Федорович – педагогика фәннәре кандидаты, математика, физика, информатика фәннәреннән белем бирә.
Черновларның ихаталарында бик тә үзенчәлекле агач үсә: ул – гинкго билоба япон агачы. Аны Сергей Федоровичка Чаллыда укучыларын физика һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханнарына 100 баллга әзерләгән өчен әти-әниләр бүләк иткән. Әлеге агачка инде 40 яшь.
«Бу агачлар үзенең уникальлеге белән аерылып тора. Гинкго билоба — планетадагы иң борынгы агач. Японияда 1945 елда Нагасаки һәм Хиросиманы бомбага тоткан вакытта бердәнбер исән калган агач шушы - гинкго билоба агачы. Ул файдалы үзлекләргә ия. Аның нигезендә препаратларны еш кына баш мие һәм периферик кан әйләнешенә ярдәм итү, когнитив функцияләрне яхшырту һәм антиоксидант сыйфатында кулланалар», – ди Сергей Федорович.
Бу агач безнең җирлектә үсеп китә алмый. Шунлыктан аны Черновлар кышын базда саклыйлар, җәен бакчада әти белән әни агач махсус савытларда үсеп утыра.
Черновларның уллары Александр Ижевск дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә хирург булып эшли.
«Бервакытны миңа карап улым да чигүгә тартылды. Әни, мине дә чигәргә өйрәт әле, дип аптыратып бетерде. Менә бу стенадагы атлар ул тапкырлап чиккән картина», – ди Мария Геннадьевна.
Соңрак Александрга медицина уку йортында укыганда бу мавыгуы бик тә ярап куя. Хирургиядә энә тотып эш итү – бик нечкә эшләрнең берсе.
Черновлар йортында тагын бер таң калдырган нәрсә – ул 400 литрлы аквариум. Бу аквариумда 70ләп балык йөзә. Күбесе төнлә генә күренә. Суны ярты елга бер мәртәбә алыштыралар, чөнки фильтрлар тора, алар ярдәмендә су үзеннән үзе чистара. Ә аквариумнан чыккан суны гөлләргә сибәләр. Бу үсемлекләрне микроэлементлар белән баета.
«Эштән соң аквариум янына утыру – үзе бер шөгыль, күңелгә рәхәтлек бирә», – ди Сергей Федорович.
Гаиләләре белән матурлыкка гашыйк алар. Әнә шулай тормыштан ямь табып, киңәшләшеп, бердәм булып, тормышның кадерен белеп гомер итәләр.
Клара Ермолаева. Фотолар автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев