Бахтадан Шишковлар: «Уфтанырга уйлап та карамадык, канәгать булып, шөкер итеп яшәдек»
Чистай районының Бахта авылында 65 ел бергә яшәүче сугыш чоры балалары Анисья һәм Николай Шишковлар гомерлек һәм бәхетле мөнәсәбәтләренең серен ачтылар.
Бахта авылында яшәүче Анисья һәм Николай Шишковлар бергә торуларының 65 еллыгын билгеләп үттеләр. Шулкадәр еллар бергә тату гына яшәгән парлар, әлбәттә, аерым хөрмәткә лаек. Бик аз гына бергә яшәп, аерылышу турында гариза тотып ЗАГСка ашыгучы яшьләргә, Анисья түти һәм Николай дәдәй кебек кешеләрне, үрнәк итеп куярга була.
Анисья түти сугыш һәм аннан соңгы чор авырлыкларын кичереп тә, Алланың биргәненә шөкер итеп яшәүләре турында сөйләде.
— Мин 1941 елны, әти сугышка киткәч үк туганмын. Сугыш михнәтләрен гомер иткән өлкәннәр дә, бишектә яткан сабыйлар да бердәй татыгандыр ул чакта. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Черек бәрәңге белән кычыткан ашадык, хәтта аларын табу да зур кыенлык иде. Өйдә пичкә ягарга утын юк, күпләр салкында утырды. 1957 елда армиядән кайткан авылдашым Николай белән таныштым. 19 яшемдә кияүгә чыктым. Мин башта — Мөслим ашханәсендә, аннан шул авылдагы икмәк пешерү цехында, медпунктта, балалар бакчасында, ә соңыннан, 40 елга якын фермада эшләдем. Ике малай, ике кыз үстердек. Уфтану, зарлану турында уйлап та карамадык, барысыннан канәгать булып, шөкер итеп яшәдек»,— диде Анисья түти.
Әлеге 65 ел бәхетле гомер кичергән пар озак вакытлы мөнәсәбәтләренең сере — һәрвакыт тырышып эшләүдә, икесенең дә балаларны, оныкларны тәрбияләүдә катнашуында, бер-берсе турында кайгыртуда, диделәр.
«1935 елның декабрендә туганмын. Башта үз авылыбызда дүрт класс бетердем, аннан укуны күрше авыл мәктәбендә дәвам иттем. Бик тырышып уку булмагандыр инде, күчерелмичә калган чаклар да булгалады. Шулай да, сигез класс белем алдым. Армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтәдем. Ике ел океанда чумындым. Армиядән кайтып, авылга керсәм, атларлык түгел, кар өйгән. Радио баганалырының чыбыкларына тотына-тотына атладым. Утлар кермәгән иде әле ул чакта. Буага (бөя) төшеп җиткәндә, ат күреп алдым. Сеңелем һәм авыл кешеләре колхозга салам ташыйлар икән. Атның аягы сынган. Елашып беткәннәр, мине күргәч, сөенештеләр. Атны алып кайтырга да ярдәм иттем.
Анисья тутагыз белән клубта таныштык. Күз атып йөргән кызлар күп, башка милләттән булганнары да бар иде. Тик Анисьяга тартылды күңел. Дүрт ел очрашып йөрдек, шушы кечкенә генә кызны яратканмындыр инде, күрәсең. Үсеп җиткәнен көттем», — диде көлемсерәп Николай дәдәй.
Армиядән кайткач, колхоз фермасында атлы эштә йөри ул, аннан Чистайдагы тракторчылар курсын тәмамлап, лаеклы ялга чыкканчы тракторчы булып эшли. 1977 елны III дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек булган.
«Тормышта гел кочаклашып-яратышып кына яшәп булмый, авыр вакытлар, фикер каршылыклары, югалтулар да була. Шулай да ир белән хатын гомер буе кулга-кул тотынышып, бер-берсен хөрмәтләп яшәргә тиешләр. Хәзер тормыш — мул. Тырышкан кеше акчасын да эшли, тик яшьләрдә сабырлык юк. Кызып киткән чакларда да эндәшми калу, бер-береңә юл бирү кирәк. Әлбәттә, уалмаслык, тимердәй нык мәхәббәт тә кирәк арада. Безнең уйнап йөрергә вакыт булмады, мәшәкатьләр күп булды. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмчел булып, борчуларны бергә җиңеп, тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баручылар без»,— диделәр Шишковлар бертавыштан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев