Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле Бөек Җиңүгә багышлап, патриотик концерт куйды

16 апрельдә Г. Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»(«Сердце солдата») дип исемләнгән патриотик концерт куйды.

Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Музыкаль спекталь форматындагы концерт төрле чорлардагы 3 сугыш аша гади солдатлар язмышы белән таныштырды. Театральләштерелгән концерт җыр, бию, шигырь белән үрелеп барды. Алга китү булса да, шунысын да әйтим: концертта яңгыраган шигырьләрне ансамбль солисты Елена Григорьева-Данилова язган.

Наполеонга каршы 1812 елгы сугыш

Концерт экрандагы видео белән башланып китте. Авыл өе, яшь әни кеше кечкенә баласын уйната, аны иркәли, назлый... Бала үсә, буйга җитеп егет була. Аңа әнисен, туып-үскән өен калдырып сугышка китәргә туры килә. Аны озатканда ана йөрәге ничек түзгәндер..

Сәхнәдә 1812 елгы Наполеон сугышында казак-нагайбәк тормышы күрсәтелде. Нагайбәкләр җырулары яңгыраганда экранда бер-бер артлы солдатларның фотолары, исемнәре алышынып торды. 

Тарихка күз салсак, 1814 елда Париждагы Триумфаль арка янында нагайбәк карендәшләребезнең Җиңү парадын ачып җибәргәнлеге турындагы мәгълүмат бар. Ансамбль шул вакыйганы сәхнәләштереп күрсәтте. Ап-ак күлмәк кигән кызлар һәм егетләр башкаруында «мазурка» биюен карадык. «Бәрмәнчек» егетләрен мондый образда беренче күрүебез иде. Әлеге бүлек барыбыз да яратып өлгергән, дәртле «Париж» нагайбәк җыруы һәм бию белән тәмамланды. Тамашачыга да ошады, югары бәя бирүләрен аңлатып, барысы да кулларын югары күтәреп, кат-кат алкышладылар. 

1914-1918 еллардагы I Бөтендөнья сугышы

Концертның икенче өлеше башланганчы ансамбльнең оркестр группасы керәшен җыруларыннан тезмә башкарды. Русча әйтмешли «живой звук» концертка гел башка атмосфера өсти шул. Халык «ах!» итәрлек матур булды. 

Әлеге бүлектә дә гади керәшен солдатының язмышы белән таныштык. Монда ансамбльнең алтын фондыннан булган «Субаш көе», «Субаш чабатасы биюе» белән беррәттән, яңа чыгышлар да карадык.

Тормыш үз җае белән барганда, авыл егетенә сугышка алыну турында хәбәр килеп төшә. Монда «Бәрмәнчек»леләр «Рекрут озату» йоласын күрсәтте. Изге теләкләрен әйтеп, әнисе — улына ипи кисәге, кечкенә генә капчыкта туган җир туфрагы һәм тәре биреп, ә авыл яшьләре җыру-бию белән аны һәм башка егетләрне сугышка озатып калалар. Китүче егетләргә кызлар үзләре чиккән кульяулык бүләк итә. «Әллә кайтабыз, әллә юк» дип әйтүче егетләр, саубуллашулары итеп, биеп тә алдылар.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы

Бу музыкаль спектакльдә күрсәтелә торган Бөек Ватан сугышы солдаты образының прототибы — керәшен герое генерал-лейтенант, немецлар әсирлектә боз һәйкәлгә әйләндергән Дмитрий Карбышев. «Бәрмәнчек»ләрнең бу күренеше җаннарны тетрәндерде. Күз алдыгызга китерегез: экранда — фашистлар канцлагеры, кап-караңгы сәхнәдә бер-бер артлы ак киемнән тезелеп чыккан кызлар һәм урталарында һәйкәл сыман калыккан совет солдаты. Бу күренеш йөрәкне кыса, күңелдә аңлаешсыз бер шомлылык уята, сискәндерә.

Ә инде Александр Игнатьевның «Журавли» җырын башкаруы күңелнең әллә кайсы кылларын тибрәтеп җибәрде. Янымдагы олы яшьтәге апалар да аңа кушылып җырлап утырдылар.

Театрльләштерелгән концерт махсус язылган «Баш иябез каһарманнарга» гимны белән тәмамланды. Әлеге җырның авторлары да «Бәрмәнчек» артистлары: көен Александр Игнатьев, сүзләрен Елена Григорьева-Данилова язган. 

Әлеге җыр яңгыраганда залдагылар бер-бер артлы торып басып кул чапты. Шигем юк, бу моментта барыбызның да башында бер генә уй булгандыр: дөньялар тынычлансын иде…

«Солдат җөрәге турында...» концерты кыска вакыт эчендә генә әзерләнсә дә, уңышлы проект булган. Концертның сценаристы, режиссеры — ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

— Концертның идеясен башымда ярты еллап йөрттем һәм коллектив белән бергәләп чынга ашырдык. «Солдат җөрәге турында...» күрәсебез килә дип, инде Зәй, Чистай ягына да эндәштеләр. Сонгысы булмасын, Алла бирса, башка шәһәр, районда да куярга язсын. Үзем концерт белән тулысынча канәгать, — дип хис-кичерешләрен җиткерде Эльмира Вафичевна.

Тамашачы фикере

Валентин АТЛАСОВ (Зәй районы):

— Бу концертта күпме шатлык, кайгы, сагыш күрдек. Ул киемнәре яхшы уйланылган — әби-бабайларныкы кебек күлмәкләр, гәлүшләр, чабаталар, күн итекләр. 3 төрле сугышны күздән кичереп, концерт ахырында бүгенге көнгә килеп терәлдек. Бүген дә кемнедер — яу кырына, ә кемнедер — соңгы юлга, кайберәүләрне госпитальләргә озатабыз. Махсус хәрби зонада яраланып, аяксыз, кулсыз кайтучылар да очрый. Бу концертны республикабызның һәр районында куйсыннар, дигән тәкъдимем бар. 

Валерий ШРЫКОВ (Мамадыш районы):

— Бик ошады. Сугыш чорын күрдек. Елмаеп та, уйга калып моңсуланып та утырдык. Күңелдә хисләр өермәсе бөтерелде. «Үзебезнекеләр! Булдыралар!» дип горурланып карап утырдым концертны.

Надия ХИСАМИЕВА (Казан):

— «Бәрмәнчек»нең бер концертын да калдырмыйбыз. Бүгенге концерт та ошады. Шуның кадәр көчле артистлар — кызлардагы нечкә, яңгырап тора торган тавыш, ә егетләрнең очып-очып биюләре ни тора! Концертка килгән саен күңелләр яшәреп, көч алып китәбез. Шәп концерт куя «Бәрмәнчек»!

Санья ДОРОНИНА (Казан):

— Мин үзем Казахстаннан, хәзер Казанда яшим. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле концертына беренче тапкыр килдем. Үзем бәләкәйдән керәшеннәр белән уйнап, Пасхада күкәй җыеп үстем, күрше авылда гына яшәделәр. Җизнәм Иван — керәшен. Концерт яхшы. Бер җитешмәгән ягы да булмады. Монда бөтен нәрсәне күрдек: җыр, бию, шигырь, видеолар... Күңелле җырулар тыңлаганда, алга чыгып биердәй булдым, башкалар урыннарыннан селкенмәгәч, оялдым гына. 

Айсылу ФАРАТОВНА (Казан):

— Җиренә җиткереп эшләнелгән профессионаллар концерты! Ул костюмнар, ул сценарий, җырулары, дисеңме... 5 баллы шкала буенча карасак, 6лы куям. Матур булды. Бу концерт — башка шәһәрләрдә, чит илләрдә дә күрсәтер дәрәҗәдә югары. Бүгеннән үк Төркиягә барып, шундагы халыкка күрсәтерлек (андагылар безнең телне аңлыйлар). Анда да заллар тутырып тамашачы җыячак «Бәрмәнчек».

Любовь АНАНЬЕВА (Кайбыч):

— Иптәш кызым чакыргач, килдем. Шулкадәр күңелгә ятышлы шәп концерт булды. Ансамбльнең, гомумән, һәр концерты үзенчәлекле. Ә бүгенгесе әле, өстәвенә, тирән мәгънәле дә. Бигрәк тә Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан вакытта.

«Бәрмәнчек» концертыннан соң, әнә шулай, тамашачы үзенең фикерен белдерде. Бәлки, кемнәрдер «Бәрмәнчек»нең бу концертыннан керәшен җыруларын гына көткәндер. Ләкин режиссер алгы планга бүгенге көнгә аваздаш булган вакыйгаларны чыгарган. Хәзер дә бит дөньялар тыныч түгел, шуңа да концертны тамашачы йөрәгенә якын кабул итте. Сәхнәдәге театральләштерелгән тамашаны караганда залдагы тамашачы күз яшьләрен сөртеп, уйга калып утырды. Бүген дә кемнәрдер якын кешеләрен Ватан кушкан бурычны үтәргә шулай озатып кала, ә кемнәрдер «батырларча һәлак булды» дигән кара хәбәр ала, ә күпләр, бик күпләр «ул исән-сау» дигән өмет белән иртәгәсе көнне каршылый.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев