Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бакалыдагы җанга җакын туганайлар

Бакалы – Башкортстанның керәшеннәр иң күп булган районы. Биредә карендәшләр 11 зур һәм 10 кечкенә авылда төпләнеп яши.

Районда керәшен җыруларын, биюләрен, йола-гадәтләрен саклап, мәдәниятне үстерүгә хезмәт итә торган 13 фольклор коллектив бар. 5 чиркәү һәм Бугабаш Изге Ана-Одигитрия хатын-кызлар монастыре эшли.

Керәшен авыллары

Яңа Илек

1703 елны бирегә Якты Күлдән (хәзерге Зәй районы) Ивановларның – 3, Такашовларның 4 гаиләсе күченә. Тирә-ягында күлләр булганлыктан, үз авыллары исеме белән Якты Күл дип атыйлар. Күлләр кипкәч, авыл исемен Яңа Илеккә үзгәртәләр. Якты Чишмәсе булган авылның Әтей тавын халык үзе Урал тауларының дәвамы дип саный.

1816 елда биредә – 48, 1834тә – 62, 1920 елда – 149 хуҗалык. Беренче чиркәү приходы 1835 елда ук була, анда балалар туган телдә белем ала. 1962 елны авыл медпункты кулак дип авылдан куылган Евграф Чернов өенә күчерелә. 1976 елны ачылган мәдәният йортындагы “Тарих чишмәсе” этнографик музеена экспонатлар туплауда җирле тарихчы Григорий Карповның күп көче керә. Яңа Илекнең “Тугайлар” керәшен фольклор ансамбле (җит.– Григорий Карпов) – 35 ел мәдәният сагында. 2025 елны “Бөрлегән” фольклор ансамбле оеша (җит. – Лида Кириллова).

Иске Әҗми

Оренбург казна палатасының 1803 елгы указы буенча, Минзәлә өязенең Урта Ләшәү авылыннан яңа керәшеннәрнең 18 гаиләсе Иске Әҗмигә күчерелә. 1912 елны 236 йортта дәүләт крестьяннары булган керәшеннәр, чирмешләр яши. Ә инде 1920 елны 260 хуҗалык була.

XX гасырда кохозлашу чоры башлангач, авыл нык үсә. Хәзер авылда интернет та, заманча телефон элемтәсе дә бар. Йортларга газ кертелгән, яңа суүткәргеч сузылган. Авыл халкы үткән тарихына тугрылык саклап, йола-гадәтләрне, үз мәдәниятен кадерләп, яшь буынны да шуңа өйрәтеп яши.

1999 елны оешкан “Чәжекәй” балалар фольклор коллективында (җит. – Павел Куптараев) 18 бала шөгыльләнә. Ансамбль репертуарында – тыңлаучыларга аз билгеле булган Бакалы төбәге керәшеннәре җырулары. Ансамбль йолаларны, бәйрәмнәрне яңартуга зур әһәмият бирә.

Иске Сарашлы

XVIII гасыр азагында дәүләт крестьяннары нигез салган авылда 1865 елны 968 кеше яши (130 хуҗалыкта). Тирә-яктагы кебек үк халкы иген игү, терлек асрау, умарта үрчетү, тегүчелек белән шөгыльләнә. Ике су тегермәне, лавкалар була.

Чиләбе ягындагы Нагайбәк районына күчерелгән бу авыл кешеләреннән Остроленко-Сарашлы поселогы оеша. 1906 елда башлангыч мәктәп эшли. XX гасыр башында Яңа Сарашлы аерылып чыга.

Иске Сарашлыда беренче мәктәп 1905 елда ачыла (2014кә кадәр эшли). Балалар бакчасы, ФАП, мәдәният йорты бар.

Ахман

Идәш елгасы ярында урнашкан авылда, “Ревизские сказки”дагы мәгълүмат буенча, 1795 елны иске керәшен-казаклар, иске керәшен-типтәрләр, руслар яши. 1878 елны училище ачыла. 1930 елны укучылары саны 150гә җитә. 1975 елдан урта мәктәп эшли. Авылда 1893 елны Изге Дмитрий Солунский истәлегенә салынган чиркәү була. 1912 елны хуҗалыкта 1191 кеше – керәшеннәр, чувашлар, руслар яши. 1941 елны башланган сугышка авыл 400 ир-егетне озата.

1930 елда уку йорты буларак ачылган авыл китапханәсенең фонды хәзер 12 мең 473 данә тәшкил итә. Биредә Н.Асанбаев исемендәге әдәби үзәк бар. Китапханәне үз эченә алган мәдәният йортында бу танылган карендәшебезнең музей-йорты ачылган.

Яңа Балыклы

1816 елны Сөн елгасы буендагы авылның 31 хуҗалыгында казак катламыннан булган иске керәшеннәр яши. 1842 елны аларны Нагайбәк районына күчерәләр, алар анда Париж поселогына нигез сала.  

Уфа архивы мәгълүматы буенча, 1906 елны биредә министрлыкка караган мәктәп, лавкалар, 121 хуҗалык була. 1913 елгы янгын авылның яртысын юк итә. 1936 елны җидеелык мәктәп ачыла. Сугышка алынган 200 кешенең 91е яу кырында ятып кала. 1946 елны Бакалы җиләк-җимеш совхозы оештырыла. 1978 елны ике катлы мәктәп сафка баса.

1972 елны Николай Үлмәсов “Авылым моңнары” уен кораллары ансамблен оештыра. Арада каен кабыгында уйнау осталыгы белән танылган Борис Каменев та була. “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле (җит. Наталья Васильева) такмаклар һәм озын көйләре белән халык мәхәббәтен яулый. Биредә “Сандугач” балалар керәшен ансамбле дә бар.

Үмер

1795 елны керәшеннәр нигез сала. 1842 елны авылдагы кешеләрне Нагайбәк ягына хезмәткә күчерәләр.  

XIX гасыр азагы-XX гасыр башында 300ләп йортта 2 меңгә якын кеше яши. 1912 елны, Столыпин реформасы нигезендә, Үмердән бер төркем кеше Себергә күченә. Волгинск авылын төзиләр (хәзерге Волгинская). Үмердән килгәннәре – 5 нәсел: Табанаков, Рыцев, Антипов, Яковлев, Фролов (элекке Чулаков); Яңа Илектән –Николаевлар, Кудряшовлар.

Авылда 1930 елны – клуб, 1932-1933 елларда йөз балага исәпләнгән бакча ачыла. 1935 елны мәктәп төзелә. 1985 елдан ике катлы яңа мәктәп эшли.

1987 елда оешкан “Сөнекәй” керәшен халык фольклор ансамбле (җит. Светлана Васильева) Үмернең җыр-моңнарын саклый.

Корчай

Мәскәү архивы мәгълүматыннан күренгәнчә, керәшеннәр бирегә сенат указы буенча, 1762 елны Казан өязенең Карабаян авылыннан күчерелә. 1902 елны 87 хуҗалыкта 617 кеше яши. 1929 елны колхоз оеша.

Ике урамлы бу авылда хәзер – 178 кеше. Клуб, медпункт бар. Авылның горурлыгы – 2008 елны оештырылган “Идәшбаш” керәшен фольклор ансамбле (җит. Надежда Пятибратова).

Боҗыр

Авыл 1690-1700 елларда Мәлкән-Аит исеме белән билгеле була. Аңа Идел буеннан килгән дәүләт крестьяннары – иске керәшеннәр нигез сала. XIX гасырда халык училищесы ачыла (беренче укытучысы – Казан керәшен-татар мәктәбен тәмамлаган Михаил Егоров). 1906 елны Троицк чиркәве салына. 1905 елда ук авыл балары өчен мәктәп төзелә. 1974 ул ике катлы яңа бинада урнаша.

Авылда мәктәп, китапханә, почта, ФАП бар. Мәдәният йортында “Идешкәй буйлары” ансамбле эшли.

Бакалы

1773-1775 елгы крестьяннар сугышында бу тирәдә хәлиткеч бәрелешләр уза. Бакалы һәм Нагайбәк крепостьлары мөһим стратегик пункт була. Халыкның күпчелеге Оренбург чин линиясендә казак хезмәтендә тора. Соңыннан алар нагайбәкләр дип йөртелә башлый. Соңрак алар Нагайбәк районына күченеп, Фершампенуаз-Бакалы авылын төзи.

1908-1913 елларда Изге Троицк чиркәве төзелә. Бакалының беренче чиркәве булган Покровская – Уфа губернасының агач чиркәүләреннән иң борынгысы. Якынча 1735 елда салынган. Пугачев явы вакытында яндырылган чиркәү 1775 елда яңадан торгызыла. Янәшәсендә ярминкә мәйданы була, ә соңрак – православныйлар зираты.

Бакалыда “Керәшен” милли-мәдәни үзәге, китапханәләр, музей, чиркәү бар. Район мәдәният йортының “Мирас” фольклор ансамбле халыкка рухи азык өләшә.

Иске Маты

1795 елны авылда хезмәттәге – 45 һәм отставкадагы 70 казак, шулай ук, 19 яңа керәшен-типтәр яши. XIX гасырда чиркәү, он тегермәне, мәктәп эшли. XX гасыр башында ирләр һәм хатыннар училищесы була. 1930-1952 елларда җидееллык мәктәптә чуваш, татар һәм рус телләрендә укыйлар.

Иске Маты авыл җирлегендә хәзер 860лап кеше яши, шуның 500е – керәшеннәр. Үз мәктәбе, балалар бакчасы, заманча ФАП булган авылның мәдәният йортында керәшеннәрнең “Сандугачлар” (җит. Наталья Мусина) фольклор ансамбле дә бар. СВОдагыларга ярдәм күрсәтү буенча, авылда волонтёрлык эшчәнлеге алып барыла.

 

 

Сәхифә башкортстан керәшен милли-мәдәни үзәге мәгълуматларына һәм фотоларына нигезләнеп әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев