Байголдагы карендәшләр елның яңасын якты теләкләр, зур ниятләр белән каршылый
Байгол — Түбән Камадан уналты чакрым ераклыктагы керәшен авылы. Ул Каенлы авыл җирлегенә карый.
Шәһәр якын булгач, эш көчендәгеләр шул ак каладагы заводларга, предприятиеләргә йөреп эшләргә гадәтләнгән. Күбесенең шәһәрдә квартиры, авылда йорты бар. Тарихы XVII гасырга барып тоташкан бу керәшен авылында хәзерге вакытта йөз илледән артык кеше яши. Үзара салым түләүчеләре сиксәннән артык.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгында, үзара салым акчасына, һәйкәл төзеп куйганнар. Зират кырындагы һәйкәл моңа кадәр тимердән ясалган булган. Яңа һәйкәлдә сугышта һәлак булган һәм тыныч тормышта арадан киткән 70кә якын фронтовикның исем-фамилиясе урын алган. Халык җыенында 2025 елгы салым акчасын авыл китапханәсен һәм һәйкәлне ремонтлау өчен тотарга дип килешенгән булганнар. Җиңүнең 80 еллыгын итсә тотып, соңыннан Байголның ак дәдәйләр акылына ия ныклы ир-егетләре дөрес карар кабул иткәннәр: Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлне яңартырга. Бу — Байгол халкының патриотлыгын, Ватан азатлыгы хакына үз гомерләрен дә кызганмаган бабайлары батырлыгына хөрмәтләрен күрсәтә.

2026 елда үзара салым акчасына (анысы бер кешедән 2000 сум исәбеннән җыела) Байгол авылының бер урамы юлын тигезләтеп, вак таш салырга җыеналар. Ул урам — шушы авыл кызы, балалар өчен әсәрләр иҗат иткән классик язучы Дәрҗия Аппакова исемен йөртә. Байгол халкының күренекле авылдашлары белән хаклы рәвештә горурлануына, аның истәлеген мңгеләштерүенә ачык мисал бу.
Уртак көч таулар күчерә, диләр. Бергәләп тотынсалар, авыл китапханәсен дә яңартып ремонтларлар. Байголда уңган карендәшләребез яши бит. Моңа мисал итеп, авыл зираты янәшәсендә 30 кешегә исәпләнгән часовня төзүләрен әйтергә була. Бу чиркәү-часовня турында карендәшебез Яков Бикеев түбәндәгеләрне сөйләде: «Чиркәү төзелешенең төп спонсоры — Владимир Сидоров (ул эше буенча Үзбәктсанга китеп, шунда вафат булды). Икенче бер егет кирпеч, бетон белән ярдәм итте. Украина ягыннан килгән рус егете, ташчы-каменщик Василий Волошин чиркәү стеналарын ике ай эчендә күтәреп бетерде. Яшьләрдән кемнең буш көне бар, барысы да булышты, олылар да ярдәм итте. төзүче булаарк, прораб вазифасын үз өстемә алдым. Чиркәү-часовня 2020 елны төзелеп бетте, 2021 елны келәү башланды.
2020 елны әтине җирләгәч, Түбән Камага чиркәүгә киттем. Чиркәүдә керәшенчә келәү бара иде. Настоятель Артемий белән таныштым. Аңа үз авылыбыз чиркәве турында сөйләдем. Байгол халкының яртысыннан күбрәге керәшеннәр икәнен әйттем. Аларның бәйрәмнәрдә үзебездәге чиркәү-часовняда керәшенчә келәү итәргә теләүләрен дә сөйләдем. Ул шунда ук ризалашты да, бәхиллек алып, безнең престольный бәйрәмгә килде. Авылыбыз бәйрәме — Питрау. Чиркәү-часовня да апостоллар Пётр һәм Павел исемендә.
Зират белән янәшә булгач, җирне рәсмиләштерә алмыйбыз. Шуңа күрә ул рәсми яктан часовня булып йөри. Келәүләргә янәшә Байданкинодан да йөри башладылар. Ул — рус белән керәшен катыш авыл. Яңа Байгол да төзелә башлаган иде, зур бәйрәмнәрдә анысыннан да безгә келәүгә килә башладылар. Безнең келәү йорты утын белән генә җылытыла. Авылдашыбыз, спонсор Олег Матвеев ярдәме белән, чиркәүгә электр чыбыгы сузып, ут та кертелде. Колокольня да сатып алдык. Үз арабызда булмаса да, Владимир Сидоровның «чиркәү читтән карап йөрү, күргәзмә өчен түгел, бер кеше килсә дә яхшы» дигән иде. Болай да, бөтен чиркәү синеке, Володя, дип әйтүемә каршы «юк, халыкныкы» диде. Аның кызы белән хатыны икона алырга дип тә акча китерделәр. Володя үлгәч тә килде хатыны һәм «мирасны кабул итеп алуга ук, чиркәүне тышларга акча бирәм» дип китте. Чиркәү-часовня шул акчага тышланды. Арада төрле кеше бар. Әйтик, әнисе керәшен булса да, әтисе ягын алып, үзен рус санаучылар да җитәрлек. Үз телебездә сйләшсәләр дә, башка якка каерылалар. Үзебезнең керәшен булуыбызны белеп, телебезне, гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне саклап яшәсәк иде».

Түбән Кама районының өч авыл җирлеген берләштергән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, карендәшебез Яков Бикеев кебек Байгол өчен тырышып йөрүчеләр булганда, керәшен авыллары яшәр, андагы чиркәүләргә керәшенчә келәүгә йөрүчеләр дә булыр. булмый калмас. Җиһанда, кышлар аклыгына уралып тагын бер яңа елыбыз килгәндә, карендәшләр күңелендә — әнә шундый якты теләкләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев