Бәгырьләргә үткән еллар: Алан-Полян авылында гомер иткән Наталиянең сугыш чоры истәлекләре
Газета укучыбыз, Казан шәһәрендә яшәүче Анна Емельянова Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында гомер иткән әнисе Наталиянең истәлекләре белән уртаклаша.
Әти сугышка киткәндә без әни белән дүрт бала калдык. Олы дәдәй Иванга — 12, кечкенә Микушка — 8, мин Наталиягә — 5, кечкенә сеңелебез Начтукка нибары 2 яшь иде. Әти киткәч, авыр көннәр башланды. Әни безне хәленнән килгәнчә, ашатырга, киендерергә тырышты. Ул мәктәп белән клубны карады, клуб караган өчен акча юк, ә мәктәп өчен берникадәр бирәләр иде ул заманда, анысы да заемга түләргә китә иде. Мин 9 яшемнән әнигә булышып, сазлы идәннәр, парталар юдым, пычкы белән утын кисештем. 10 яшьтән урак урдым. Авылда күп балалар кызамык чире белән чирләде, миңа дә эләгеп, бик авыр хәлдә булырга туры килде. Әни миңа кружкада бик кадерле манный боткасы пешерә иде. Кызамык белән чирләүче балаларга Үкиләр өендә больница ачтылар. Анда кечкенә дәдәй бик авыр хәлдә ятты. Казаннан килгән врачлар, әлеге чирдән Микушның теле чери башлаганын күрәләр һәм тел очын кисәләр. Шулай итеп, аны үлемнән алып калалар.
Ашлык арасыннан үлән җыеп, сыерга печән әзерләдек. Фермадан чыгарган тирес арасыннан саламын җыеп кайтып, үз сыерыбыз астына җәя идек. Утын да әзерләдек, безнең бакча башында тугым бөгә торган парник бар иде. Аннан капчыкка тутырып җомычка ташыдык. Ул яктан әйбәт булса да, анда эшләүчеләрнең үзебезгә дә җитмәгән бәрәңгене бакчабыздан алып, пешереп ашаулары начар иде. Утын җитмәгәндә пичкә салам яктык.
Олы дәдәйгә 13 яшьләр булгандыр, көзен иптәше белән арба тартып, урманга киттеләр. Караңгы җитеп тә кайтмагач, әни урманга менеп, чыкмаслармы дип, кычкырып та карады. Алар адашканнар, арып утыруга, бәхетләренә бер ир килеп чыккан. «Мин дә адашкан кеше» дип, үзе белән ияртеп киткән. Төнлә кайттылар, бик сөендек. Олы дәдәй 7 класс бетергәч, Чистайда мал врачына укыды, авылда эшләде, аңардан ярдәм сораучылар күп иде. Кечкенә дәдәй, безне ашатыр өчен, 4 класс тәмамлауга эшли башлады: урак урды, чабата үрде, кечкенә чаналар ясады, тәгәрмәч тә сукты. Аны бодайга алмаштыра иде. Өйне сипләргә дип, урманнан үгез белән җуан имән бүрәнә алып төште. Бүрәнә төшеп, аягын авырттырды. Шул бала алып кайткан имәнне кистереп, парникта яктылар. Әни дә, без дә «кисмәгез», дип елыйбыз, тыңлап та тормадылар. Аягын авырттырып авыр эшкә ярамагач, борчак кырын сакларга куштылар аңа. Ул безгә борчак та, сыерга үлән дә җыеп кайта иде.
Әни тиеннәрен җыеп, лампага керосин сатып алды. Шуны авыл кешесе — милиционер алып чыгып китте. Әни кычкырып елап калды.
Әтинең сугыштан хат белән кечкенә генә фотосын җибәргәне хәтеремдә. 1943 елны үлгән хәбәре килгәч, әнинең безне кочаклап елаганы күз алдыннан китми. Сугыш беткәч, олы дәдәйне армиягә алдылар. Саратовта 1 ел радистлыкка укыды. Аннан кечкенә дәдәйгә — гармун, безгә бераз акча җибәргәләде. Саратовтан китеп, 3 ел Германиядә хезмәт итте. Аннан да күлмәкләр, ситсылар, одеяллар куеп, посылкалар җибәреп торды. Үзебездән артканын саттык.
Олы дәдәй кайтып өлгермәде, кечесен армия хезмәтенә алдылар. Ул Курилга эләкте. 3 ел хезмәте тулгач, тагын 1 елга калып, 8 мең акча эшләде. Ул заман өчен бик күп иде бу. Барыбызга да өлеш чыгарды.

7нче класста укыганда, 3 километр йөреп, сыер саудым. Эш авыр, аякта чабата. Саварга сыерларны күтәреп диярлек торгызабыз, ашарларына салам гына. Суны, текә таулар менеп-төшеп, елгадан ташып эчертә идек. Бушлай бәрәңге базлары казыдык. Аларны бикләп куялар, сайгагын күтәреп кенә ала идек. Безне бәйрәмнәргә дә җибәрмәделәр. Гел чабата белән сазлык ерып йөри торгач, аяк-куллар сызлый торган булып калды. Начтукка бик авыр эшләр эләкмәде. Бөкәштә 10 класс тәмамлап, Казанга китте. Әнине дә, ялгыз калгач, дәдәйләр Казанга алып киттеләр.
Ирем Иван да 10 яшендә булып, сугыш башлангач, гел олылар янында эшләгән. 12 яшендә чаналар ясый башлаган, кустарда каравылда торган. Аңа аннан паек та биргәннәр. Көндез колхоз эшендә булды, кич тәгәрмәч сукты. Авылдагы кешеләрнең күбесенә йорт җиткерүдә, ферма, мәктәп, подваллар төзүдә катнашты. Өйне 2 тапкыр яңартты, 3 мунча салды. Буралар бурады, кешеләргә гроблар ясап бирде. Янып үлгән әбигә гроб ясаганда эшкә бара алмаган өчен, штраф та салдылар. Ялкауланмады, тәртип яратты. Бар кешегә ярап та бетмәгәндер. Хәзер төшкә дә гел эштә килеш керә ул.
Без сугыш балаларының бер телем ипи ашарга тилмергән чагы күп булды. Бу авырлыклар кабатланмасын, күгебез аяз булсын, һәр әти-әни үз балаларын үзләре үстерсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев