Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Баграж авыллары атамалары: Чәтертән, Баклар арты, Барак

Еллар үткән саен, ул атамаларның күбесе югала бара.

Өлкән яшьтәгеләр әле хәтерләсә дә, яшь буын аларны инде белми диярлек. Чөнки әби-бабайлар, әти-әниләр ул турыда балаларга сөйләүне кирәксенми. Ә уйлап карасак, ул атамаларда авылның тарихы, табигате чагылыш тапкан бит. Зщй районының Урта Баграж авылыннан Федора түти Краснова үз авылларындагы атамаларның берничәсе белән дә таныштырды. Болар:

Чәтертән – 1941-45 елгы сугыш елларында Сарсаз һәм Урта Баграж арасында – Петровка спирт заводы өчен торф чыгарылган сазлык. Әле хәзерге көннәрдә дә ул тирәләрдә техника бата торган урыннар бар.

Баклар арты – Чыбыклы МТСының ягулык-майлау материаллары сакланган урыны артындагы басу. Ә басу бетеп урман башланган урындагы сулык – «мунчала бөясе». XIX гасыр азакларында урман чишмәсен 3 урыннан буып, юкә кабыгын җебетеп, мунчала төшерү өчен ясалган сулык. 

Барак юлы, Бишаул юлы – Урта Баграж аша үтеп, урман арты авылларын (Шыкмай, Түбән Биш һәм башка) Зәй белән тоташтырган юл. Ул – Бурсык елгасы, Фәрхенур чокырлары аша күпер салып, таш җәеп, сазлы урыннарда дренаж канаулары казып ясалган борынгы юл. Элекке юл авыл аша үтә иде, яңасы –авылдан читтә. 

Барак атамасы сугыш алды елларында агач әзерләүче артель яшәгән барак-йортлардан алынган. 

Фәрхенур чокыры (чишмәсе) – 1941-1945 елгы сугыш чорында, Дүрт Мунча авылының Фәрхенур исемле тракторчы кызы, көзге караңгы төндә тракторы белән шул чокырга төшеп, трактор астында калып үлә. Исеме шуннан калган.

«Кашкатау», «Кызыл яр» атамалары бәлки югалмас та, ә «Тирән чокыр» һәм «Сай чокыр» дигәннәре онытылып бара. Алар элекке заманнарда, Зәй-Сарман юлы авыллар аша узганда, Югары Баграж белән Урта Баграж арасындагы урында барлыкка килгән. 

1970 елларга кадәр «Тирән чокыр»дагы ташуга карап язгы каникуллар билгеләнә иде. Сулар ага башлагач, аннан чыгып булмый. Урта Баграж балалары 5-8 классларны 4 километр күрше авылга йөреп укыдылар. Күтәртелгән асфальт юлы салынгач чокырлар онытылды.

«Олачык» (олы ачык) — авылның көньягында урнашкан басу. Борынгы бабайлар урман үсмәгән урынга шул атаманы биргәннәр. 

«Бурсык елгасы», «Төбәк тавы» (төбәк өсте) — авылның төньягында 1 километр читтәрәк урнашкан калкулык һәм инеш. 60-нчы елларда калкулыкның көньякка караган битендә өн (оя) казып бурсыклар яши иде. Инешкә исем бурсыклы урын булганга бирелгән. 

«Минәй чишмәсе» — авылның югары очында урнашкан. Сугышка чаклы авыл эчендә йорт салырга урын булмагач, Кузьма Бутаков (саңгырау Минәй) Баграж елгасының икенче — төньяк ярына чыгып йорт сала, чишмә аның йорты астыннан, яр кырыннан агып чыга. 1950 елларда әле анда өч хуҗалык яши иде. Чишмәне язучы Аяз Гыйләҗев үзенең әтиләре хөрмәтенә таш белән бизәде, чөнки әтисе Мирсәет бабай олы урамда, шул чишмә каршында яшәде.

Болар – Урта Баграж авылы тирәсендәге берничә генә урынның атамалары. Ә яза-саный китсәң, алар бик күп. Яшьләр дә белсен иде. Элек-электән кеше елга-чишмәләргә, калкулык-чокырларга атамалар тага торган булган.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев