Бабасы һөнәрен дәвам итүче Валентина Кузьмина
Зәй районының Кабан Бастырык авылыннан Валентина Александровна 34 ел гомерен Казанның «Спартак» аяк киемнәре тегү берләшмәсендә конвеерда тегүче-моторист һөнәреннән башлап цех начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән.
Балачак, үсмер еллары бертуган Геннадий дәдәсе белән Кабан Бастырык авылында әнисе һәм Яков бабасы тәрбиясендә үтә. Кабан Бастырык мәктәбендә җидееллык, урта мәктәпне Түбән Биш авылында ала. Әби-бабалары ике яклап та кул осталары булганнар. Кабан Бастырыктагы әбисе Анастасия киндер утыртып, талкып, җерләп, сугып аякчу, шарф, күлмәк тегү өчен тукымалар тукыган, йон җерләп носки, бияләйләр бәйләгән. Яков бабасы лесхозда печән чабып, урманда черек, корыган, кипкән агачларны алып куыш ясап сыерчык оялары ясаган. Ул ояларны ишек алдында коймаларга, колгаларга элгән, лесхозның заказы буенча урман авызындагы агачларга да кадаклап куйган. Юкәне кырып агач кашыклар, юанрак бүрәнәләрдән кисмәкләр ясаган. Кашыкларны нык булсын өчен сыек көнбагыш маенда кайнаткан. Пичтән ипи алырга, кар көрәргә, бәрәңге алырга агач көрәкләр ясаган, ишек алды себерергә ындыр себеркесе, мунча себеркеләре бәйләгән. –
Валентина Александровна кечкенә чагында җәяү әнисе Үчтинә түти белән урман аша Югары Багражга әби-бабаларына кунакка еш барганнар. Ерак бабасы Николай Федорович Урамов итекче булган. Гаиләләрендәге тугыз балага, үзләренә аяк киемен сатып алмаганнар. Җәйге, язгы, көзге аяк киемнәрен ул үзе теккән. Агачтан ясалган күп төрле размердагы калыпларны күреп, тотып карап бабасының эшләгәненә сокланып, ярдәм итеп бу һөнәрне бәләкәй Валентина күзәткән, кечкенәдән күңеленә салган. Урта белемне тәмамлагач Башкортстан республикасының Октябрск шәһәре аяк киемнәре тегү һөнәренә өйрәтә торган училищеда укыган. 9-нчы разрядлы аяк киемнәре тегүче белгечлеген яхшы билгеләренә генә үзләштереп Казан шәһәренең «Спартак» аяк киемнәре тегү берләшмәсендә юллама белән аяк киеменең йөзлеген тегүче булып эшли башлый.
Аңа Казанда тулай торактан урын бирәләр. Тырыш, эшне җиренә җиткереп сыйфатлы һәм тиз итеп башкаручы җитез, ачык йөзле, янәшәдә эшләүче иптәшләре белән уртак тел таба белүче кызны берләшмә җитәкчеләре күреп алалар. Аяк киеме тегү серләренә ныграк төшенү өчен Казан җинел промышленность техникумына укырга барырга тәкъдим итәләр. Зәп-зәңгәр күзле, җитез хәрәкәтле, урында тик тормаучы тынгысыз, эзләнүчән Валентина эш барышында үз вакытында кирәле файдалы киңәшләр — уйлап табу тәкъдимнәре белән чыга. Эшендә ул хөрмәт казана, аңа участок мастеры, өлкән мастер вазифаларын ышанып тапшыралар.
Чистай электро-монтерлар хәзерләүче техникумында укып электр-монтер булып эшләүче, кичләрен Казан Авиация институтында укучы егете Дикарт Кузьмин белән тормыш коралар. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Тынгы белмәс, эзләнүчән Валентина Александровна эшнең сыйфаты, аның җитәкчелегендә эшләүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү өчен берләшмәдә тугыз тапкыр уйлап табу тәкъдимнәре белән чыга. Күп тапкырлар Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. «Спартак» аяк киемнәре тегү берләшмәсенең цехында да, берләшмә ишек алды территориясендә дә, Казанның Вахитов районы Почет тактасында да аның фотосурәте күп тапкырлар эленеп тора. Аны смена начальнигы, аннан соң Оборона министрлыгының дәүләт заказын үтәү буенча цех начальнигы итеп күчерәләр. Ул Мәскәү шәһәренә Бөтенсоюз җиңел промышленносте институтына укырга керә.
Кызларын Светлана һәм Любасын, кайнанасы Алексндра Кузьминаны (Скворцова) алып, Мәскәүгә барып диплом проекты биремнәрен алып кайтуын һаман да искә алып сөйли ул. Кечкенә кызының кушаматы да шуңа күрә «Москвичка» була.
Валентина Александровна институтны уңышлы тәмамлап «Аяк киемнәре производствосының инженер-технологы» белгечлегенә диплом ала. Бер урында эшләп рациональ тәкъдимнәр керткәне өчен аңа «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең иң яхшы хезмәткәре» исеме бирелә. Намуслы хезмәте өчен Җинел промышленность хезмәткәрләре көне бәйрәме уңаеннан «Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнә. Рациональ тәкъдимнәр керткән өчен «Казан шәһәре Вахитов районының иң яхшы хезмәткәре» исеме бирелә. 34 ел бер урында намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.
Валентина Александровна лаеклы ялга чыккач та, тормыштан ямь табып, күңел көрлеге белән һаман да хәрәкәттә. Ул чәчәкләр үстерергә ярата, җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр үстерә. Табигатьне — бөҗәкләрдән алып мөгезле эре терлекләргә кадәр ярата. Китаплар укырга ярата, шигырьләр дә яза.
Кыр казлары очты, күрдегезме?
Кыр казлары очты, күрдегезме?
Әкрен генә картлык килде, сиздегезме?
Ашар өчен эшләп гомер үтте...
Авыр эштән куркып
Яшьлегем дә ташлап китте...
Киткән чакта туктап, борылып карап
Васыять әйтте:
«Кызый, икмәгеңне эшләп аша,
Картаймассың!» — диде...
Яшьлегемнең васыятенә хыянәт итмәдем,
Икмәгемне тозга манып
Булса да эшләп ашадым.
Шулай да, күз яше кушмадым!
Ярый әле вакытында килеп,
Вакытында киткән!
Бик хәерле булган китүе!
Китми калса, шушы яшькә кадәр
Авыр булыр иде саклап йөртүе.
Анастасия Шәймәрданова, Лаеш районы, Усад авылы
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев