Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авыллардагы кызыклы атамалар: Колмаксар, Әчелек тавы, Дегет елгасы.

Авыл атамалары – безнең тарихыбыз, әби - бабаларыбыздан калган газиз мирасыбыз.

Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның чишмәләренә, тауларына, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл һәм башка географик атамалар кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.

Федотовка Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы. Әлеге авылның кызыклы атамалары, аларның тарихына күз салыйк.

Әчелек тавы. Иске Куак авылы ягыннан Федотовкага кергәндә сул якта тау кала. Аның итәгендә куе булып әчкелтем тәмле үлән үскән. Бу үләнне сыерлар бик яратып ашаган. Шуннан бу тауга Әчелек атамасы калган.

Колмаксар. 1925-1930 елларда Федотовкадан унлап гаилә аерылып төньякка таба күчеп киткәннәр һәм үзләренә кечкенә генә посёлок булып урнашканнар. Әлбәттә, яңа посёлокка исем кирәк булган. Ул тирәдә колмак котырып үсә торган булган. Бу атама шуннан килеп чыккан. Ул посёлок хәзер юк инде. Аның истәлеге булып, Колмаксар атамасы һәм кабер ташлары калган.

Федотовка авылы чишмәләргә дә бай:

Иваш чишмәсе. Авыл уртасындагы Чиркәү тавы буенда. Элек шушы урыннарда Иван исемле кеше утырган. Ул картаеп үлеп, бу чишмә аның исемен алган.

Карпый чишмәсе. Федотовкадан укытучы булып эшләүче Маргарита Степанова сөйләгәннәрдән: “Әнием ягыннан Илья бабамның атасының атасы сазлык урынын тигезләп, өй салган. Йорт кырыенда чишмә агып торган. Бу кимендә 200 ел элек булган. Карпов бабай чишмәне карап, чистартып торган һәм шуннан аның исеме чишмәгә бирелгән”.

Тәреле чишмәсе (Изге чишмә). Тәреле чишмә суы бик матур җирдә тау астыннан бәреп чыккан. Элек аның яныннан Иске Куак базарына олы юл булган. Ул юлдан авыл халкы базарга йөргәннәр. Спиридоновка, Куак авыллары чиркәвенә кәбен койдырырга һәм бала чумылдырырга барганнар. Бу чишмә буенда зур, дүрт кырлы таш булган. Шушы ташның нәкъ уртасында, уеп ясалган урында, тәре куелган булган һәм акча салыр өчен урыны булган. Аны авылга беренче килеп утыручы Федот бабай һәм авылның священнигы җайлаган булганнар. Моннан узучы һәр юлаучы шушы чишмәнең суын эчеп, юынып, теләкләрен әйтеп, хәленчә акча салып китә торган булганнар.

Аналык елгасы. Колмаксардан агып килә торган елга, Куак суының кушылдыгы Аналык дип атала. Борынгы әби-бабайларыбыз чит баланы ашатып эчертеп, карап-тәрбияләп үстергән ир-атны аталык, хатын-кызны аналык дип йөрткәннәр. Бу очракта исә аналык ашатучы-эчертүче, ягъни туендыручы елга дигән мәгънәне белдергән. Элек монда балык шулкадәр күп булган, хәтта кешеләр куллары белән чумып, итәк тутырып, ала торган булганнар.

Дегет елгасы. Федотовканың төньяк-көнбатышында чокыр бар. Бу елганың исеме шушы урында дегет чыгу белән бәйле. Элекке нефтьне дегет дип атаганнар. Аны арба тәгәрмәчләре майлау өчен кулланганнар.

Корманлы елгасы. Күрше чуаш авылы Кузьминовка (Күҗминкә) белән ике арадагы елга Корманлы дип атала. Бу елга исеме корман сүзеннән алынган булуы мөмкин дигән фараз бар.

Теләче районының Иске Карабаян авылында да күп авыллардагы кебек, һәр тауның, чокырның үз атамалары бар.

Элек урман авылга терәлеп үк торган. Мәтбей (Матвей) дигән берәү, “төнлә белән берүзем юлсыз-нисез җирдән урманның яртысына кадәр керә алам», дип, иптәшләре белән бәхәсләшкән. Ул урман эченә ике чакрым җир кергән. Аның кыюлыгын олылап, бу урынны «Мәтбей йөрәге» дип йөртә башлаганнар.

Авылның түбән очыннан сузылган болынны «Даулы болын» дип атыйлар. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, бу болынны даулап, тирә-күрше авыллар арасында гел бәхәс, тарткалаш чыгып торган.

Иске Карабаян белән Карабаян арасында бер чишмә бар. Бервакыт бер кеше бу чишмә яныннан “Изге Кыз Мария” тәресен тапкан да өенә алып кайтып, тәре почмагына куйган. Иртән торып карасалар — тәре юкка чыккан. Эзли торгач, тапканнар — әлеге тәре элеккеге урынында — чишмә буенда ята, ди. Шуннан соң, бу чишмәне «Изгеләр чишмәсе» дип атый башлаганнар. Хәзерге көннәрдә дә, озак яңгыр яумыйча торса, халык келәү итәргә шул чишмә янына җыела.

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылы атамалары тарихы да бик кызыклы.

Мәсәлән, Дәмин аты елгасы — бу елгада Дәмин исемле кешенең аты үлгән. Шуның өчен аталган. Атсыз калу ул чакта зур фаҗига булып исәпләнгән. Шуның белән бәйле елга да “Дәмин аты елгасы” дип аталган.

Барый әби чишмәсе — Кирәмәт елгасын Варя исемле әби чистартып, карап торган. Күп еллар ташландык хәлдә торса да, соңгы елларда авыл халкы бу чишмәгә игътибарын арттырган, чистартып, карап торалар.

Җәмәй чишмәсе — чишмәгә төшә торган юл Василий исемле кешеләр яныннан уза, аның атасын Җәмәй дип йөрткәннәр.

Дәүли чишмәсе — сугыш башланганда урман эчендә Дәүли бабай торган. Аның 10 баласы булган. Хәзер дә аның чишмәсе саклана.

Мәтәй чишмәсе — Мәтәй исемле көтүче болында чишмә казый. Көтүченең исеме чишмәгә дә бирелә. Суы бик салкын.

Гөркә чүнниге кыры — Гөркә исемле кеше чүнник тоткан. Янында урнашкан кырны аның исеме белән атаганнар.

Василий тавы — Чистайдан килеп яшәүче Василий урман янында җир биләгән.

Панькы (Павел) печәнлеге — Павел исемле кешенең ел саен бер урында печән чапканы өчен кушылган.

Кушаматлардан ясалган микротопонимнарны да еш очратырга була. Керәшен авылларында кушамат актив кулланыла. Нәсел кушаматларының тамырлары тирән. Ерак заманнардан башлап нәсел-ыру кушаматларының кайберләре, авылның географик атамаларына әверелә барганнар.

Мерәз кушаматы чишмә исеменә әверелгән. Бу кушамат аның бабасына бирелгән. Вася исемле кеше, үзе казып чишмә чыгарган, үзе карап торган.

Морозлар чишмәсе — кушаматтан алынган. Морозлар тыкрыгы (Югары Мәшләк авылы).

Тикиннар чишмәсе — кушамат буенча әйтелә.

Мутай елгасы — кушамат буенча.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев