Авылларда Тройсын җыеннары гөрләп узды
Узган ялларда престол бәйрәмнәре Тройсын булган керәшен авылларында җыеннар узды. Казан ягындагы авыллар Симек, Тройсын бәйрәмен төрле ярышлар белән уздырса, Әлмәт якларында йолалар бөтенләй дә башка.
Тройсын – ул күңелле җыр-биюләр белән генә чикләнми, ә православие динендәгеләр өчен мөһим вакыйга. Бу көн, Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Святый Тынны даннауны һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдерә. Тройсын табигатьнең яңарыш вакыты белән дә бәйле булганга, аны Җапрак бәйрәме дип тә атыйлар. Элек бу көнне халык табигать кочагында – болыннарда, елга буйларында төрле уеннар оештырган.
Яфрак бәйрәменең үз йолалары бар. Мәсәлән, Тройсынга кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, суда коенырга ярамаган. Халык суның һәм җирнең иминлеген сакларга тырышкан. Бәйрәм алдыннан һәр йортның капка-коймаларына яшел каен һәм өянке ботаклары эленгән. Әлмәт ягында исә каен агачларын урманнан алып төшеп, урам буенча йөртеп, төрле теләкләр әйтеп, суга агызганнар. Лаеш керәшеннәре «Кала тау»да суга, җиргә һәм һавага теләкләр әйткәннәр.
Җыеннар кайда, ничек узды – «Туганайлар» редакциясе күзәтүендә.
8 июньдә Питрәч районының Керәшен Сердәсе авылында күптәннән килгән гадәтләрне саклап, бәйрәм уздырдылар. Керәшеннәрнең бәйрәмнәрдә уйнала торган барлык уеннарын да уйнаганнар, элгәредән килгән җыруларын да җырлаганнар.
Бакалы районының Яңа Балыклы авылы мәдәният йортының «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле дә Изге Троица чиркәве территориясендә узган бәйрәмдә чыгыш ясады.
Лениногорск районының Федотовка авылы керәшеннәре дә бәйрәмне елдагыча зурлап үткәргән. Алар бәйрәмне авыл башындагы капка төбендә иман әйтеп башлаганнар. Өлкәннәр яшьләргә Тройсынның тарихы турында сөйләгәннәр. Чукланган каен агачы белән урам әйләнгәннәр.
Теләче районының Субаш авылында узган бәйрәм турында мәдәният хезмәткәре Татьяна Романова язды:
«Тройсыныбызны Саба районы егете Ирек Мөхәммәтгалиев алып барды. Үзешчән җырчылар күп булды. Бәйрәмне тагын да ямьләндереп Казаннан үз керәшен кызыбыз, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова кайтты, көрәш тә булды. Җыен төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Саба районының Кырбаш авылыннан – «Нардуган», Балык Бистәсенең Алан-Полян авылыннан – «Чулпы», «Казаклар Чаллысыннан «Нур» ансамбльләре килде», – диде ул.
Әлмәт районының Илтән-Бота авылында да йолалар бигрәк тә үзенчәлекле, бәйрәмне борынгыча уздырганнар.
Симек көнне Илтән-Ботаның иң хөрмәткә лаек кешеләре – Елизавета Агапова белән Анна Фадеева урманга менеп ике каен агачын билгеләп, тасма бәйләгәннәр. Каен төбенә елның һәр аена атап, 12 күкәй һәм ипи башы күмгәннәр. Болар барысы да иман укылып, Җир-Анага рәхмәт йөзеннән эшләнелә. “Ел дәвамында һәр ай имин булсын, файдалы яңгырлар, карлар яусын, дип телибез. Бу йоланы безнең авыл бик борынгыдан ук башкара. Әби-бабайлардан күчеп килгән,”- дип сөйләде җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Горбунова.
Тройсын көнне бу агачларны кисеп алып, матур итеп чуклаганнар. Чуклаган агачны күтәреп, капка төпләрендә туктап, хуҗалар белән җырлап-биеп, авыл әйләнгәннәр. “Бу көнне авыл гөр килеп торды, читтән кунаклар кайтты. Кешеләр үз капка төпләренә эскәмия яки урындыклар чыгарып куялар. Туктап, күңел ачабыз, теләкләр әйтеп, агачка тасмалар эләбез. Һәр йорт күчтәнәчләр алып чыга. Каен ботаклары белән яратып, җиңелчә генә чәбәкләшәбез. Урам әйләнеп туктагач, елгага барып, яхшы теләкләребезне әйтеп, каен агачларын һәм ботакларын суга агызып җибәрәбез. Ботаклар, ярларга кагылмыйча, еракка агып китсәләр, ел яхшы булыр, дигән юрау да бар”, - дип аңлатты Валентина Николаевна.
Каеннарны Кичү елгасына төшереп агызганнан соң, авыл өлкәннәре Аллага рәхмәт әйтеп, илгә иминлек, уңыш, муллык сораганнар.
Күп кенә авыллар Тройсын дип, Сабантуй уздыралар хәзер. Күңелле ярышлар белән, артистлар чакырып, шоу ясыйлар. Ә менә Илтән-Бута Тройсында үз йоласын башкара. Бәйрәмнәребезнең асылы югалмасын иде!
Кәләй авылында исә бәйрәмдә катнашучылар авыл урамнары буйлап йөреп, һәр йортта тукталганнар һәм каенны елгага бергәләп озатканнар.
Республикакүләм Җапрак бәйрәме Югары Кондратада булды
Чистай районының Югары Кондрата авылында исә, республикакүләм Җапрак бәйрәме гөрләде.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк инде бишенче ел рәттән республиканың төрле авылларында Тройсын бәйрәме оештыра. Быел да Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Чистай районы белән бергәләп матур җыен гөрләде.
Югары Кондрата – Бөек Ватан сугышында Севастополь оборонасын саклаган генерал-майор Пётр Новиковның туган авылы. Татарстан галимнәре һәм җәмәгать, хуҗалык эшлеклеләре – Ивановлар династиясе дә шушы авылдан килеп чыккан. Югары Кондратада яшәүчеләр саны заманында меңнәр белән исәпләнсә дә, бушап калган йортларга карап, халык санының күпкә кимегәне күренә. Авылның бер урамында чувашлар да яши. Тройсын бәйрәме читкә чыгып киткән авылдашларны да җыйды.
Тройсын уен-җырулы, күңел ачулы гына түгел, ул – православиедә олы бәйрәм – Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Святый Тынны данлауны һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдерә. Шуңа да Кондрата халкы иртәнге якта зиратка барган. Тройсын бәйрәме, гадәттә, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Шуңа аны Җапрак бәйрәме дип тә әйтәләр.
Бәйрәмгә авыл уртасында, мәйдан түрендә зур итеп сәхнә ясалган иде, фольклор коллективлары шунда чыгыш ясады; фотозона эшләде, тәм-том табыны яныннан халык аерылмады. Җыенны җор сүзләре белән юморт осталары Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков алып барды.
Җыенда йолаларын чагылдырган күренеш сәхнәләштерелде. Сәхнәгә ак тутай ролендә Аграфена Васильева чыгып, иман әйтеп, каен яфраклары белән өйне бизәде, аннан туганнарын каршы алды. Ак тутай балаларга:
“Олы көннән соң, 7нче атнада бездә халык үлеләр өстенә бара. Симек атнасы диләр аны. Өлкәннәр үлеләр өстенә төшә, яшьләр урманга каен агачы сайларга баралар. Каен агачы – ару агач, аңа куркыныч көчләр кагылмый дип, санаган әби-бабаларыбыз. Каенның иң төзен, иң матурын сайлаганнар, бигрәк тә куш каенга өстенлек биргәннәр. Бу ике дөнья арасындагы бәйлелекне аңлаткан. Беркайчан да кәкре, корыган каенны алмаганнар. Каенны кисәр алдыннан кәүсәләренә чишмә суы сипкәннәр, ерак юлга чыгар алдыннан шулай сугарганнар, аннан баш иеп: “Үзебезгә алмыйбыз, үлеләргә бирәбез!”, дигәннәр. Аннан соң аны җырулар әйтеп авылга алып кайтканнар. Әле дә хәтерлим, без ул каенны ел да авыл башына ук чыгып каршы ала идек. Аның ботакларына изге теләкләребезне әйтеп, иманнар укып, яулыкларыбызны бәйли идек. Каенны иң беренче итеп, Кечтиләр турысына утыртып куялар иде, ул урамнар каен тирәли җырулар әйтеп күңел ачкач, Гури Анналары турысына күчерәләр, бәйрәм анда дәвам итә иде, азактан Пога Лизалары янына бөтен авыл халкы җыелышып, яулыкларны чишеп җәзалар үтәп күңел ачалар иде. Шуннан инде чуваш карендәшләребез урамында Уяв бәйәрме башлана”, – дип сөйләде ул Югары Кондрата авылы йолалары турында.
Кондрата бәйәрменә ерактан килгән кунаклар да бар иде. Алабуганың Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников җитәкчелегендә – “Сүрәкә” һәм Сарманның Ләке авылы клубы Римма Антонова җитәкчелегендә – “Иганә”, Алексеевск районының Кр. Баран авылыннан – “Бәрәнҗәр”, Казаннан Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Казансу”, “Тумар” фольклор ансамбльләре дә бәйрәмнең асыл бизәге булды. Шулай бергәләр җырулар җырлап бәйрәм итте халык.
Авылда гомер-гомергә чуашлар белән дус-тату булып, бергә эшләп, бергә бәйрәм итеп яшиләр. Шуңа бәйрәмдә чувашча җыр-биюләр дә башкарылды. Чистайдан килгән “Багалмам”, Бахтадан – “Карендәш”, Югары Кондратаның үзеннән “Сандугач” керәшен фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Оксана Миронова (Дмитриева), җыручылар Илья Фролкин һәм Вика Микушинаның чыгышларын халык җылы кабул итте. “Түгәрәктә чабата”, “Себерке бәйләү”, “Табагач һәм таба”, “Табага кашык ыргыту”, “Аркан тарту” һәм башка кызыклы уеннарда катнашырга теләүчеләр күп булды.
“Каен чишү” йоласы да үтәлде, агачка бәйләнгән яулыкларның ияләрен табып, җәза бирделәр. Ахырдан ир-атлар бу каен агачын елгага агызып җибәрде.
Әлбәттә, бәйрәм бүләксез булмый, бәйрәмнең йөзек кашы булган ансамбльләр, авыл активлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларны үзәкнең директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова тапшырды.
Иҗади проектларны тормышка ашыруда актив катнашу һәм керәшен этник мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәте белән бүләкләнделәр:
- Ирина Герасимова – «Чистай үзәк китапханәсе» җитәкчесе;
- Ривгать Гобәйдуллин— Чистай шәһәре «Багалмам» халык фольклор ансамбле җитәкчесе;
- Татарстан Республикасы керәшеннәренең Чистай бүлекчәсе активистлары: Елена Гурьянова, Нина Журавлёва, Любовь Иванова, Павел Катаев, Анатолий Кононов, Павлова Татьяна, Вера Турганова, Елена Федорова, Валентина Чалмаева,
- Федор Чалмаев, Артем Чурин.
- Алевтина Нухратова – Түбән Кондраты авылының «Илем» чуаш халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе;
- Юрий Павлов – Чистай районының Югары Кондраты авылы җирлегенең шофёры;
- Елизавета Паишева – Чистай районы Югары Кондраты мәктәбе директоры;
- Рыжова Ольга Владимировна – Чистай районының мәдәният-ял үзәкләре үзәкләштерелгән системасы җитәкчесе;
- Чурин Петр Иванович – Чистай муниципаль районы крестьян (фермер) хуҗалык башлыгы.
Керәшеннәрнең мәдәни һәм рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә ярдәм иткән, милли бердәмлекне ныгытуга керткән хезмәтләре өчен Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәте белән бүләкләнделәр:
- Галина Задворнова – Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
- Дмитрий Иванов – Чистай муниципаль районы башлыгы.
Чистай муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- «Казансу» фольклор ансамбле (җитәкчесе Абакаева Ләйсән);
- Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова;
- Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Сөмбелә Вәлиахметова;
- «Тумар» вокал инструменталь ансамбль;
- «Бәрәнҗәр» ансамбле.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Рәхмәт хатына Тройсын бәйрәмендә катнашкан барлык фольклор ансамбльләре бүләкләнде.
Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә, Чистай районы һәм авыл җирлеге җитәкчеләренәә, керәшен оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе Алексей Ефимовка һәм ерак араларны якын итеп килгән кунакларга зур рәхмәт белдерде Людмила Белоусова.
Табигать календарендәге иң олы һәм җаваплы көннәрнең берсе булган Тройсын бәйрәме ару гына узып китте. Яфрак бәйрәмендә башкарылган йолалар, әйтелгән иманнар җирнең уңышын арттырсын, үсемлекләргә ныклык бирсен, халыкка сәламәтлек бирсен Ходай!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев