Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда Рождество, Нардуган бәйрәмнәре узды

Һәр бәйрәмнең үз төсе, үз җыры-моңы, уен-көлкесе, үз матурлыгы бар. Бу сүзләр бигрәк тә керәшеннәрнең йола-гадәтләренә туры килә. Аларның һәр бәйрәме – ул күңелгә үтеп керердәй, җанга ятышлы бер хәзинә.

Элгәре көзге уңышлар җыелып, кышкылыкка итләр әзерләнгәч, керәшеннәр туган-тумача, күрше-тирәне җыеп, мул уңыштан әзерләнгән ризыклар белән бәйрәм иткәннәр. Һәр авылның үз бәйрәме булган. Бу бәйрәмнәрне күрше авылдагы туганнар да көтеп ала, әзерләнә. Кайбер йортларда исә көзге бәйрәмнәрдә туйлар да уза. “Питрауда танышканнар Покрауда кавыша” дигән әйтем дә моны раслый.

Бу йолалар һәр кешенең кечкенәдән үк күңеленә сеңеп калган, буыннан-буынга күчеп килә. Хуҗалар бу көнне төрле-төрле ризыклар пешерә. Өйләрне бер атна алдан чистарталар, тәре алъяпкычларын, тәрәзә пәрдәләрен, чаршауларны юып эләләр. Яңа әзерләнгән иттән кан тәбәсе, пируклар, күмәчләр пешерелә. Иң зур сый итеп исә аш, пилмән, пирмәнкә, ипи, дурычмак кебек керәшен ашлары әзерләнә. Мул итеп әзерләнгән өстәлгә, кунаклар килгәч, төп аш-суны, чират белән, бер-бер артлы чыгаралар. Керәшеннәр аш-суны, кунак каршылауны җыр-моң, уен-көлке белән үреп алып бара. Элгәре дә бәйрәмнәр кичтән башланып иртәнгә кадәр дәвам итсә дә, бер дә ардырмаган. Бәйрәмнән соң, халык култыклашып, җырлашып, матур гына таралышканнар. Авыл өстендә гармунга кушылып бәйрәм җырлары яңгыраган. Хәзер мондый күренешләр бик сирәк. Хуҗалар кунак каршылаган көнне капканы киң итеп ачып куялар, чөнки күрше авылдагы туган-тумача ат белән килә. Аларның кайчан килеп җитәсе билгеле түгел. Хуҗалар тәрәзәдән күз алмый көтеп, кунакларны каршы алырга чыгалар. Шулай итеп бәйрәм башлана. Кунакларны җырлап каршы алалар. Капка ачып куюдан башлап, кунакларны каршы алу җырлары да бик күп. Мәсәлән:

Капкаларны лай ачып куйдым,
Сез туганыйлар килә, дигәчен,
Кояш чыккан кебек булды менә,
Сез туганыйларымны күргәчен.

Кунаклар да җыру әйтә:
— Безнең туганыйның, әй, җортлары,
Җактылар лай җана утлары.
Үзем дә бик сагынганыем,
Килми калмый, туганый, булмады.

Хуҗа ягы:
Сез туганыйлар килеп кергәч,
Җәмнәр керде лә безнең өйләргә.
Узыгыз, туганыйлар, ай, түрләргә,
Сезнең өчен өстәл көйләнгән.

Аннары, табын артында, һәр ризыкка җыр багышлана. Кунаклар да җырлап рәхмәт әйтә. Керәшеннәрдә “рәхмәт” дип кенә калмыйча, һәрберсенә аерым җыр багышлау гадәткә кергән.

Көзге бәйрәмнәрдән соң, кышкы йолаларга вакыт җитә.

Православие динендәгеләр өчен иң беренчесе, кадерлесе – Туым (Рождество). Рождествоны 7 январь көнне билгеләп үтәләр. Дөресрәге, бәйрәм 6 январь кичендә үк башлана, бу вакытта барлык чиркәүләрдә дә келәүләр уза. Шушы көнне җиде атналык Рождество уразасы тәмамлана, бәйрәм табыны корыла. Керәшен авылларында, гадәттәгечә, бәйрәмгә тәмле бәлешләр пешерәләр. 7 январь иртәсе авылларда, борынгы йола буенча, балалар өйдән-өйгә йөреп, славут әйтәләр, хуҗаларны бәйрәм белән котлыйлар һәм акча, кәнфитләр җыялар. Акчаның төгәл суммасы юк, һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып бирә.

Рождестводан соң Нардуган бәйрәме башлана, ул 19 январьга кадәр дәвам итә. Һәр кич, Качману көненә кадәр, нардуганчылар төрле киемнәргә киенеп, йөзләрен яулык белән каплап, өйдән-өйгә кереп йөриләр. Бу кызыклы халык йоласы әле бүген дә күп авылларда сакланып калган. Бәйрәмне һәр якта үзләренчә үзенчәлекле итеп үткәрәләр.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында да «нардуган» йөрү йоласы бар. Олылар да, яшьләр дә, танымаслыклык итеп киенеп, өйдән-өйгә кунак йөриләр.

«Рождество бәйрәме элек-электән зур бәйрәмнәрдән саналып, бүгенге көнгә чаклы сакланган. Безнең халык бәйрәм алды көнендә (6 январь) мунча ягып, чистарынып чиркәүгә бара. Аннан кайткач, бәйрәмгә әзерлек башлана. Камыр ашы әзерлибез, чөнки көне буена туган-тумачалар бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Уразадан чыгып, авыз ачкан вакыт булганлыктан, күбрәк итле ризык, каз пешерелә. Ә инде иртә таңнан ук бала-чагалар йорт саен кереп, славут әйтеп, акча җыялар. Шулай кунак йөрешеп көн уза, халык кичкә, ипи җыярга җыена башлый. Элек авылда халык бик күп, төркем-төркем йөри идек. Һәр төркем үзенә генә хас киенә. Бер-беребез белән очрашмыйча гына йөреп, аннары бер урынга җыелышып, бергәләшеп күңел ачабыз. Нардуганның беренче көнен халык «Ипи җыю» дип йөртә», – дип сөйләделәр Керәшен Сәрдәсенең өлкәннәре.

Шуңа да, Керәшен Сәрдәсендә 7 январь көне нардуганчылар ипи җыярга чыкканнар.

Янсуарда балалар һәм яшьләр йорттан-йортка йөргәннәр һәм Рождествоны данлап славут әйткәннәр.

«Җавап итеп, йорт хуҗалары бәйрәм пируклары, чикләвек белән сыйладылар, акча да бирделәр. Элгәре Рождествода җыелган акча зур тылсымлы көчкә ия дип саналган. Аларны Олы көн бәйрәменә кадәр саклаганнар, һәрвакыт мул тормыш булсын өчен өй янындагы агач астына да күмгәннәр», – дип сөйләде Екатерина Яковлева.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Җиңгәчәйләр» керәшен халык фольклор ансамбле белән бергәләп, Мамадышта узган бәйрәмдә катнашканнар. Анда алар темасына туры китереп авыл йортын күрсәткәннәр. Бәйрәмгә килгән кунакларны матур итеп жырлап каршы алып, үзләре пешергән ботка, чәй, коймак белән сыйлаганнар. Авылда нардуганчылар да йөргән.

«Алар һәр йортка Кукмарага итек басырга баручылар булып керделәр. 1 капчык сарык җоннары да бар иде. Җәяү барабыз диделәр, керосин лампалары тотканнар, милиция озата үзләрен. Лампаларының керосиннары беткән, ярдәм итүне сорыйлар. Кемгә итек кирәк, заказ да җыябыз, диләр. Итек калыплары бар чемоданнарында, размерлар да алып йөриләр. Кемнәрнең капкалары ачык шуларга кергәннәр, хуҗаларга матур теләкләрен әйткәннәр», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Мария Петрова.

 

Удмуртиянең Грахов районы Порым авылы клубында бәйрәм көнне пилмән кичәсе оештырып, күп итеп пилмән пешергәннәр. Аны бергәләп әзерләп, тәмләп ашаганнар. Соңыннан, җыру-биюләр, табышмаклар чишеп күңелле бәйрәм иткәннәр.

Минзәләнең Түбән Юшады авыылыннан Наталья Чепкасова болай диде:

«Елдагыча, авылыбыз урамында нардуганчылар йөрде. «Нинди бәйрәм ул?» дигән сорауларына ун тапкыр аңлатканчы, бер мәртәбә күрүләре әйбәт дип, быел үзебез белән балаларны да алып чыктык. Үз күзләре белән күргәч, аларда кызыксыну уянды, бездә исә киләчәктә дә йолаларыбыз сакланыр дигән ышаныч артты».

Тукай районының Борды авылыннан:

«Быел Нардуган бәйрәме Тиканнар (Мансуровлар) капка төбендә узды. Оештыручыларга, хуҗаларга рәхмәт. Бәйрәм бик күңелле булды, керәшеннәрнең йола-уеннары, жыру-биюләре белән үрелеп барды ул. Кайнар коймак, бәлешләре, табын тулы сый-нигъмәтләре – барысы да искиткеч булды. Кунакка килгән нардуганчылар халыкның кәефен күтәрде», – дип хәбәр иттеләр.

«Бу көнне танымаслык итеп киенгән, төрле битлекләрдән булган кешеләр – безнеңчә әйтсәк, әкәмәтләр, өйдән-өйгә йөреп, авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләде. Йола буенча, хуҗалар әкәмәтләрне кертергә тиеш, чөнки алар йортны җен-пәриләрдән, кара көчләрдән чистарталар», – дип яздылар Мөслим районындагы Яңа Усыдан.

Зәйдәге Сәвәләй авылында Рождествоны мәдәният йортында үзенчәлекле итеп уздырганнар. Алар утыз яшьтән өлкәнрәкләр өчен дискотека ясаганнар.

«Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм дискотекасына килүчеләргә күңелле минутлар бүләк итте. Катнашучылар бәйгеләрдә актив катнаштылар, 80нче еллар көйләренә дәртләнеп биеделәр. Могҗизалы Рождество төнендә тормышка ашсын дип, бик күп котлаулар һәм теләкләр яңгырады», – дип сөйләде Ләйлә Сабаева.

Кабан Бастырык авылында Рождествода «Йөзек салу» йоласы да бар. Быел «Йөзек салу» йоласы аеруча җанлы һәм истәлекле үткән. Авылдашлары Клавдия Максимова Рождествога каршы төндә булачак бу бәйрәмгә килергә теләгән барлык авылдашларын җыйган. Клавдия түти үзе әйткәнчә, ул бу йоланы ел саен үткәрә һәм аның төп максаты – авылның күркәм кешеләрен, борынгы йолаларын күрсәтү, аларны оныттырмау.

«Бәйрәм алдыннан авыл яшьләре – Виталий Батаев һәм Евгений Максимов – чиркәү алдын кардан чистарттылар. Шулай ук, чишмә янындагы Бастырма елгасында Евгений Максимов, Виталий Батаев, Ирина Максимова бәке ясадылар һәм аңа юл салдылар. Бу бәкедә яшьләр төнлә ай яктысында күрәзәчелек итте. Ай бик якты иде, яшьләр көзге каршында, капка аша итек атып, үз язмышларын юрадылар. Өлкәннәр дә йоладан читтә калмады. Татьяна Гвенцова, Анна Батаева, Анастасия Кукина, Владимир һәм Валентина Кукиннар, Александра Абрамова, Лидия Бормотина чиләккә йөзек салдылар. Чишмәдән су алып кайтучылар Анастасия Кукина, Лидия Бормотина, Анна Батаева булды.

Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге – яшьләрнең йолага аерым урын соравы һәм аның үзенчәлекләренә ныграк тартылуы. Өлкәннәр үрнәгендә йөзек салу өчен күрше бүлмәдә яшьләр өчен дә аерым урын әзерләнде, – дип сөйләде Клавдия түти – Әлеге йолаларны үткәрү миңа елдан-ел җиңелерәк һәм кызыграк була бара. Әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларны да чакырган идек. Балалар өчен бүләкләр отышлы уеннар оештырдык. Бу эшне оныгым Ирина башкарды. Ул көзгегә карап, киләчәкне юрауны да бик теләп алып барды. Аннары, җирлекнең мәдәният йортында чыгыш ясаучы ансамбль солистлары – Анна Батаева, Анастасия Кукина, шулай ук, Чаллы шәһәренең «Дуслык» ансамбле солисты Александра Абрамова үзләренең матур керәшен җырулары белән бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Икенче көнне дә җыелдык. Сәгать унбергә халык чиркәүгә килде».

Менделеевскиның Сәйтәк авылында Рождествога каршы төндә, нардуганчылар костюмнар киеп, өйләрдә йөреп чыкканнар. Авылдашларны бәйрәм белән котлаганнар. Мондый котлау яңа ел башлануны һәм яңарышны символлаштыра, шулай ук, авыл халкы арасындагы элемтәләрне ныгыта. Шунысы мөһим, мондый традицияләр буыннан-буынга сакланып килә.

Самара өлкәсенең Назаровка авылы керәшеннәре дә Рождество бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Аеруча, «Рождество уеннары» дигән чара матур узган. Күңел ачу барышында балалар, мавыктыргыч конкурсларда һәм уеннарда катнашып, бәйрәм рухын тойганнар. Катнашучылар өчен кызыклы сынаулар, күңелле ярышлар әзерләнгән. Һәр бирем позитив булып, елмаю тудырган. Чарада катнашучыларның барысы да Рождество бүләкләре алган.

Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз һәм Алан-Полян авылларында «Рождество – могҗизалар киче» дип исемләнгән матур бәйрәм оештырылган.

«Бу игелекле чара авыл халкына һәм кунакларга җылылык, шатлык һәм могҗиза хисе бүләк итте», – дип хәбәр итте Лариса Кибякова.

Кайбыч ял паркында Рождество бәйрәме уздырылган. «Керәшен йолдызлары» коллективы чыгышы, тере музыка, дәртле биюләр, түгәрәк уеннар – болар барысы да халыкка яхшы кәеф бүләк иткән.

«Андагы атмосфера тылсымлы иде. Бәйрәм «Татарстанда кыш» республика проекты кысаларында узды», – диде Соравылда яшәүче Валентина Сурнаева.

Алексеевск районының Кызыл Баран авылы, Менделеевскиның Монай урамнарында да нардуганчылар йөргән, җирле халык йортларында булганнар. Алар һәр йортка бәхет, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләгәннәр.

Рождество – ул иң якты, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Ул ел саен кышның иң салкын көннәрендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы бай, ул борынгы йола-гадәтләр белән бәйле. Рождество бәйрәме, нигездә, Иисус Христосның тууын искә алуга багышланган. Ул дини йолаларга да бәйле. Рождество гаилә, дуслык, бердәмлек бәйрәме дә. Бу көнне кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирәләр, табыннар әзерлиләр, бергәләшеп күңел ачалар. Бәйрәм безгә якыннарыбызны искә төшерергә, бер-беребезгә мәхәббәт бүләк итәргә мөмкинлек бирә. Һәр елны ул безнең өчен яңадан-яңа матур мизгелләр, истәлекләр бүләк итеп, һәр йортта үзенең аерым бер җылылыгы белән үтә.

Фотолар авыл мәдәният йортларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев