Авыл кызыннан – Европа чемпионына: Светлана Үлмәсова-Глухарева үз төбәгенең горурлыгы
Светлана Үлмәсова-Глухарева Бакалы районы Яңа Балыклы авылыннан. Ул – Советлар Союзы җиңел атлеты, ике тапкыр Европа чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры (1978).
1953 елның 4 февралендә Башкорт АССРы Бакалы районы Яңа Балыклы авылында туа. Светлана яшьтән үк хезмәт яратып, тырыш кыз булып үсә. Башлангыч белемне туган авылында ала, беренче укытучысы – Зөбәйдә Вәлиева.
5нче сыйныфтан соң 8нче сыйныфка кадәр район үзәге Бакалы мәктәбенә 7 чакрым юл үтеп йөри, бу исә аның физик чыдамлыгына нигез сала.
Мәктәптә үк физкультура дәресләрендә актив катнаша, җиңел атлетика, йөгерү һәм чаңгы ярышларында беренчелек өчен көрәшә.
Уфа шәһәрендә финанс техникумында укый һәм 1973 елда Андижан шәһәренә таксомотор паркы диспетчер-икътисадчысы булып эшкә җибәрелә. Анда да спортны ташламый, Радик Хәйдәр улы Сәйфулин җитәкчелегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнүен дәвам итә.
Тиздән үзенең шәхси тренеры, РСФСРның атказанган тренеры Николай Иванович Глухарёвка кияүгә чыга. Шул вакытта Андижан педагогия институтында белем ала.
1974 елда Харьков шәһәрендә «Спартак» Үзәк Стадионы беренчелеге ярышларында 3000 метрга йөгерүдә җиңеп, спорт мастеры нормативын үти. 1975 елда беренче тапкыр СССР чемпионы исеменә лаек була һәм җыелма командага алына.
Ул СССР җыелмакомандасы составына эләгә, 1974 нче елгы җиңел атлетика буенча СССР – АКШ матчында шул ук дистанциядә икенче урын яулый. Шушы уңышы өчен Үлмәсовага халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелә.
1500 һәм 3000 метр дистанцияларында төрле ярышларда даими чыгыш ясап, Светлана Үлмәсова җиңел атлетика буенча Европа Чемпионатына сайлап алына. Бу ярышларда аның төп көндәшләре норвегияле Грете Вайтц, румын йөгерүчеләре Наталия Марашеску һәм Маричика Пуйкэ, шулай уҡ Гиана Романова һәм Раиса Белоусова кебек совет җиңел атлетлары була. 3000 метрдистанциядә озак вакыт лидерлардан калыша, әммә 400 метрга финишта үзенең көндәшләрен узып, алга чыга.
1978 елгы СССР – АКШ җиңел атлетика матчында җиңү яулый.
1979 елда СССР халылары Спартакиадасында җиңел атлетика буеча үзенең дистанциясендә җиңә һәм олимпия җыелма командасына төп претендент була.
Әммә 1980 елда алган имгәнүе аркасындка Светлана Викторовна Олимпиадада чыгыш ясый алмый.
1981-1982 елда үтәчәк җиңел атлетика буенча чираттагы Европа чемпионатына әзерлек кысаларында ярышларда катнашуын дәвам итә. Спортчының хезмәте һәм тырышлыгы яңауңыш китерә – румын спортчысы Маричика Пуйкэ белән кискен каршы торуда Үлмәсова 3000 метр дистанциясендә үзенең икенче европа алтынына лаекбула.
1994 елдан башлап 3000 метрлыҡ дистанция Европа чемпионатлары программасына керми, һәм Светлана 1982 елда күрсәткән нәтиҗә бүгенге көнгә кадәр Европа чемпионатларының иң яхшы вакыты булып кала.
Шулай ук 1982 елда Улмәсова шул ук дистанциядә дөнья рекордын куя, 2 елдан соң бу күрсәткечтән артыграк рекорд куела.
1983 елда җиңелатлетика буенча дөнья чемпионатында Үлмәсова 4нче урында була. Светлана 1975, 1978, 1979 һәм 1982 елларда 3000 метрга йөгерүдә һәм 3 километрлы кросстабиш тапкыр СССР чемпионы булды.
1986 елда Мәскәүдә үткән Изгелек ихтыяры уеннары (Игры доброй воли) спортчы өчен соңгы зур ярыш була.
Светлана Үлмәсова 2009 нчы елның 6 апрелендә вафат була. Екатеринбург шәһәре Окружный зиратына җирләнә.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев