Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Әни кочагы. Әни сүзе. Әни киңәше...

«Туганайлар» редакциясенең SMM-белгече Алиса Ахметшина әнисе турындагы истәлекләрен язды.

Әни турында язам әле. Үземнең әнием, Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында яшәүче Лариса Михайловна турында. Тиздән әнинең зур юбилее җитә. Аннан соң, ноябрьнең соңгы воскресеньесе, үзебезчә атнакөн — Әниләр көне дә бит әле. Яза башлагач, шуны аңладым, шушы яшемә җитеп, әни турында минем бит бер дә язганым булмады.

Әни дип әйтүгә, уйлар балачакка йөгерә. Истәлекләр, өзек-өзек вакыйгалар…

Менә без әни белән гөлләр утыртырга дип, туфрак алырга килдек. Минем кулымда —матур күбәләк төшкән калай чиләк, кечкенә көрәкчегем дә бар. Мондый үзгә чиләк-көрәк башка беркемдә дә юк, миндә генә…

Алмагач бакчасында әни кер элә, мин аның янында өйле уйнап утырам. Күз явын алырлык кечкенә чашка, тарелка, миски-табалар. Искиткеч матур иде алар. Хәзерге пласстмасса түгел инде!

Әнә, әни белән кибеттән буяу алып кайтабыз. Минем кулымда буяу савытының кечкенәсе. Әни алданрак кайта, мин — арттан, чөнки әнигә үпкәләдем. Бар буяуларны да үземнең күтәрәсем килә. Әни «авыр» ди, бирми. Ә мин киреләнәм. Шулай киреләнеп атлый торгач, урамдагы калын тузанга шап итеп килеп тә төштем. Әни миңа: «Менә тыңламадың, Алла бабай абындырды сине әнине тыңламаганга», — ди. Мин моны искә төшергәндә, нигәдер, кино карагандай үзебезгә читтән карап торам.

Яз. Әни белән күрше авылдагы балалар бакчасыннан кайтабыз. Олы юлны, бар җире шыплап кипмәсә дә, трактор белән эттереп, тигезләп киткәннәр. Урыны-урыны белән, зур утраучыклар булып, асфальт кебек ялтырап тора юл. Шул урыннарга җиткәч, әни минем бутыйларымны салдыра да сумкасыннан туфлиләремне чыгара. Мин шуларны киеп, тигез-шома юлдан алга йөгерәм. Шундый рәхәт, шундый җиңел. Әни, елмаеп, арттан бара.

Садиктан кайтканда әни: «Кызым, сиңа яңа күлмәк алдым. Әйдә, түшендә нәрсә төшкәнен әйтеп кара», — дигәч, мин шатланып, үзем белгәннәрне тезәм. Гөмбә, куян, чикләвек тә калмый... Аздан гына белми калганмын, яңа күлмәккә төлке төшкән икән.

Әни белән зиратка менәбез. Килеп җиткәч, икебез дә башка яулык бәйлибез. Зиратка кергәч, әни тынып кала, үзебезнекеләр яткан якка атлый, мин — артыннан. Әни барысы белән исәнләшә, сөйләшә-сөйләшә, кабер өсләрендә үскән чүп үләннәрен утый. Мин дә булышкан булам, үзенә күрә. Чистартып бетергәч, тын калып, берара рәшәткәгә сөялеп тора. Монда әнинең мамасы Валерия әби ята. Әни унбиш яшеннән мамасыз калган. Менә Евдокия әби кабере. Аны әни Бәбүтә дип сөйли. Арырак Михаил бабай ята. Әни үзебез белән алып килгән ярмаларны кабер өсләренә сибә башлый, миңа да бирә. Сипкәндә нигә алай кирәк икәнлеген аңлата. Һәр урында кем ятканын миңа әйтә. Үзебезнекеләрне генә түгел, күршеләргә, ерак туганнарга да сибәбез. Аннан саубуллашкач, зиратны бер урыйбыз. Әни һәрбер кабер янына туктап, анда кемнәр ятканын миңа сөйли-сөйли уза.

Өлкән классларда әни бездә татар теле белән татар әдәбияты укытты. Әдәбият дәресләре бигрәкләр дә рәхәт үтә иде инде. Берсе бигрәк тә истә калган. Кыш. Тәрәзә артында ябалак кар ява. Тиздән Яңа ел. Мәктәптә инде, гомумән, беркемдә дә уку кайгысы калмаган. Әле җитмәсә, мәктәп завхозы Александр абый тракторы белән мәктәп түшәмен тишәрлек буйда чыршы алып кайткан. Шул чыршының хуш исе бар класска таралып, борыннарны кытыклап тора. Ә безгә әни тәмләп, йомшак тавышы белән сөйли дә, сөйли. Барыбыз да катык оеткысы кебек утырабыз. 

Авыл мәктәбе ябылганга инде ничә еллар... Әнинең нәзәкатьле хушбуе таралган класска, шул изрәткеч дәресләренә, эх, тагын кайтырга иде!
Күңелемдә мондый истәлекләр шундый күп. Алар барысы да якты бер матурлык, җылылык белән төрелгән.
Әни беркайчан да гайбәт сөйләмәс, гомумән, ул буш сүзләрдән читтә, буш кешеләрдән өстен. Искиткеч укымышлы, белемле, сөйләшкәндә әсәрләрдән өзекләр кертеп, шигырьләр белән үреп бирә бар сүзен. Әнинең йөрәк сандыгына күңел ачкычым булуына мин шундый горур, бәхетлемен.

Әни белән без гел бергә булдык. Әни миңа кечкенә чагымда да: «Бергә үстек без синең белән, кызым. Син минем дустым, сердәшчем, киңәшчем дә, әни урынына калган кешем дә», — ди иде. Хәзер дә шулай ди. Ул вакытта мин бу сүзләрнең нигә әйтелгәнен аңламаганмын да бит. Ә менә хәзер, үзем әни булгач, бик яхшы аңлыйм.

Әни язмышы, аның кичергәннәре һәм әни белән үткәргән көннәрем, җиңүләрем турында калын китап язарга булыр иде. Барысын да ачып салып та булмый, аннан безнеке генә булган серләр, башкалар аңлый алмас сүзләр һәм хисләр бар арабызда.

Әни пешергән бәлешләр, әни мунчасы, әни биргән киңәшләр, ул әйткән сүзләр, әни үстергән чәчәкләр — боларның барысы да «иң-иң»е! «Ничек шулай бар яктан да уңган-булган булып була ул, әни?!» — дим үзенә сокланып. Ә ул: «И, кызым, бу осталыкмени инде?» — ди.

Әни елдан-ел ныграк сагындыра хәзер. Эх, шул ара ералыгы! Яшь барган саен әни киңәше, әни сүзе, әни кочагы җитми күңелемә. Әнигә гел сыенасым, сөйләшәсем, серләшәсем килә.

Әни! Быел туган көнемдә синең тавышыңнан уяндым. Синең котлавыңны ишетә алуның чиксез бәхет икәнен, әниле булу бәхетен шушы яшемә җиткәч кенә аңладым. Кеше җир йөзенә әллә ничә килә, диләр. Әгәр шулай икән, бу гомеремә кадәр булган үткән тормышымда, күрәсең, бик зур яхшылыклар эшләгән булганмындыр, шуңа Ходай миңа синең кебек әнине бүләк иткән. Чиксез хөрмәт итәм, горурланам, яратам! Синдәйләр аз, булса да бик сирәк! 

Ходай миңа гомеремнең гөлләр җетелеге булган җәйләрендә генә түгел, чәчләремә көмеш кыраулар сипкән көзләрендә, саф күңелемдәй ак кышларында да «Әни, туган көнең белән сине!» дип, назлап эндәшү, күзләреңә яратып карау бәхете бүләк итсен.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев