Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Анастасия Шәймәрдановадан үткәннәргә хат: «Сине көтәбез әле һаман да, Парфим дәдәй»

III Марафонда бер көн «Үткәннәргә хат» дип аталды. Катнашучыларыбыз үткәнгә хатлар язды. Анастасия Шәймәрданованың Парфим дәдәсенә язган хатын тәкъдим итәбез.

Исәнме син, Парфим дәдәй! Син мине белмисеңдер, мин синең бертуган сеңелең Нинаның кызы — Анастасия булам. Син моннан 83 ел элек, 18 яшең тулгач 1942 елның 15 мартында сугышка киткәнсең. Ә миңа 66 яшь, син сугышка киткәндә әниемә 14 яшь булган. Ул сине бик яхшы хәтерли иде. Сине бик мактап, яхшы яктан искә ала иде. Бик көчле, кыю, курку белмәс, батыр булгансың бит син. Берүзең атка атланып көз көне төнлә 17 яшеңдә Югары Багражга баргансың бит син. Ничек курыкмадың, калын урман бит ул, әле бик тиз дә барып кайткансың!

Әни сине барыбызны да яклый, җыеп йөртә дип әйтә иде. Мәктәптә дә яхшы укыгансың, әле әнине беренче класска мәктәпкә баргач аңа укырга да ярдәм иткәнсең. Күршедә яшәүче Александр дәдәй Николаев, Николай дәдәй Батаев белән дә дус булгансыз сез. Әле яратып йөргән кызың — Аръяк урамында яшәүче Линә түти дә булган. Сугышка киткәндә ул сиңа «Исән- сау йөреп әйләнеп кайт, көтәрмен», — дип чигүле кулъяулык та бүләк итеп озатып калган. Әни кулъяулыкның бер башында мәк чәчәге, бер башында «Порферий + Елена» дип язылган иде, дип сөйли иде безгә. Әнигә күрсәткәнең син ул кулъяулыкны. «Пөхтәләп төреп кесәсенә салганы бүгенгедәй хәтердә», — дип, сөйли иде безгә әнием.

Авылда ирләр, егетләр бик аз калган бит, синең урынга колхозда конюх булып Үгәпи әби эшли башлаган. Башта хатларың килгән, укып бик сөенгәннәр, ә август аенда хатларың килми башлаган. Әле җитмәсә, әниеңне, безгә Үгәпи әби була инде ул, капчык төбендәге бодай өчен кулга алып, Казанга төрмәгә җибәргәннәр. Әни үзе 14 яшеннән өйдә гаилә башлыгы булып калган. Җырак түтиләр Евдокияга 9, Татьянага 5 кенә яшь булган. Синең энең Александр 16 яшьтә генә булган, аны ФЗОга җибәргәннәр. Ул ФЗОдан үзенең теләге белән 17 яше тулгач, Кызыл Армияга киткән. Пулеметта атарга берничә көн өйрәткәннәр дә пулемет расчеты командиры итеп 1943 елның 7 январендә сугышка хәрәкәттәге Армияга кертеп җибәргәннәр.

Әни синең хәбәрсез югалуың турындагы белешмәне авыл советыннан кул куеп алган. АШул ук 1942 елның декабрендә Үгәпи әбиебезнең Столбище җирлегендә туңып үлеп калганы турында хат килгән, төрмәдән чыккан булган ул, аркасындагы капчыгында кипкән сохарилары да булган. Дүрт Мунча кешеләре ат белән Казанга барганда күреп туктаганнар, бик туңган булган ул, өстендә җылы киемнәре булмаган бит, август ахырында төрмәгә алып киткәннәр бит аны, ул аларга утырмаган. Тизрәк өйгә, балалары янына кайтасы килгәндер инде. Столбище авылы яныннан ерак түгел, турыга 5 километрлаптыр, Кабан авыллары бар — Олы Кабан, Кече Кабан. Кабан дигәч, озакламый кайтып җитәрмен үзебезнең авыл дип уйлады микән? Сиңа әни бу турыда язган булган, син ул хатларны укымагансыңдыр шул, бер җавап та, хәбәр дә килмәгән бит.

Куприян бабай да яраланып, контужен булып озак кына госпитальләрдә ятып дәваланган. Татьяна җырак түтине бераз өйдә әниләр үзләре генә торгач, Чаллыда Элеваторда яшәүче Шакир җизни белән Куприян бабайның бертуган тутасы Мәтүн түти үзләренә алып киткәннәр. Аудый түти дә Түбән Чыршылыга Үгәпи әбинең бертуган сеңлесе Үлге җырак түтиләргә кунакка баргалаган. Әнигә чыбык-чабыкларга утынга бару, пичкә ягып өй җылыту, булмаган ашамлыклар белән ашарга пешерү, сугышчыларга носки, бияләй бәйләү, колхозда эшләү... эш бик күп булган. Туган-тумача, күрше-тирә барысы да бик булышканнар, Парфим дәдәй, әни барысына да бик рәхмәтле булды. Линә түти дә синнән хатлар килсә, сөенгән, әнигә күрсәтә, укыта да торган булган.

Үгәпи әбинең үлеме, синең хәбәрсез югалуың турында хәбәр килгәч Линә түти дә бик кайгырган. Аудый җырак түти, Линә түти белән өчәүләшеп җылый идек дип искә ала иде әни. Шулай булса да, синең югалуың белән бер дә килешмәделәр алар. Линә түти дә кияүгә чыкмыйча сине гомер буе кайтыр дип көтеп яшәгән бит, Парфим дәдәй. Әни дә, җырак түти дә, гомер буе кайтыр, исәндер, я ике аягы да булмыйча йөри алмыйдыр, я хәтере беткәндер дә хәле яхшыргач кайтып төшәр дип, көн дә сине көтә иде ул. Хат ташучы Анна түтине күрсә дә, син аны беләсең, Җәрмүш дәдәй кызы ул, хат бирер дип көтә иде. Аннары үзе дә хат ташучы булып эшләде, ул чакта да бик игътибар белән һәр хатны карый иде, Парфим дәдәй. Кайларда соң син, минем дә сине бик күрәсем килгән иде бит, Парфим дәдәй?

Соңгы тапкыр Воронеж өлкәсенең Каратояк районы, Каратояк авылы җирлегендә сугышта катнашкансың син. Син яраланган булып, ул вакытта безнең сугышчылар чигенеп, сиңа ярдәм күрсәтергә җайлары да, вакытлары да булмыйча, анда фашистлар килеп кереп аякларың яраланган булып пленга эләктеңме, әллә снаряд, гранаталар шартлаганда яраланган булып сазлык, балчык астында калдыңмы?! Төрлечә уйлап карыйм инде, Парфим дәдәй, әнинең бер дә ышанасы килмәде бит, сине исәндер дип яшәде ул.

Сиңа быел ноябрь аенда 102 яшь тулган булыр иде. Парфим дәдәй, без үзебезнең гаиләбез белән, сеңелем Леналар да гаиләләре белән Үгәпи әбиебезнең үлеп калган җирендә, Лаеш районы, Усад авылында янәшә күршеләр булып яшибез. Сеңлемнәр әнигә Столбище җирлегеннән өй сатып аласы иделәр, әни бик сөенгән иде, «Әнием белән бер зиратта ятармын», — дип. Алай булмады, әни монда күченеп килергә җитешмәде, чирләде дә кисәк кенә утырган җиреннән 21 ел элек Ходай янына күчте.

Аудый җырак түтинең Ходай каршына китеп барганына да 12 ел булды, Татьяна җырак түтинең дә безнең арабыздан Ходай каршына күчкәненә 4 ел булды. Александр дәдәй үзенә 18 яшь тулган көнне яу кырында Арвязова авылы янында батырларча үлеп калды. Шунда туганнар каберенә җирләнгән. Куприян бабай сугыштан беренче группа инвалид булып кайтып 14 ел яшәде. Үзебезнең авылның Сидар дәдәй кызы Суфияга өйләнде. Суфия җырак әбиебез 7 малай тапты. Малайларның өчесенә Куприян бабай үзенең әтисенең, синең исемеңне, Порферий дип кушты. Алар озак яшәмәгәннәр, бер яшькә кадәр чирләп үлгәннәр.

Син исән кайтсаң Куприян бабай сине Парфим дип йөргәч, ул балалар исән-сау озын гомерле булып яшәсәләр кечкенәсен Парфылый дип йөртебез дигән. Алар да исән булмады, син дә кайтмадың. Суфия әбидән туган Александр дәдәй дә 5 ел элек, Егор дәдәй дә 13 ел элек бу дөньядан Ходай каршына киттеләр инде. Иван исемле малай 3 яше тулгач чирләп үлгән. Михаил дәдәй исән-сау, пенсиядә инде ул да, 21 ел милициядә эшләде, бик яхшы эшләде ул, фидакарь хезмәте өчен медальләр, Рәхмәт хатлары, Почет грмаоталары белән бүләкләнде, хезмәт ветераны булды. Зәй шәһәрендә яши, бик матур тормыш алып бара. Гаиләсе, балалары, оныклары бар, хатыны Люба җиңги бик тәртипле, тырыш, акыллы. Михаил дәдәйгә 72 яшь. Миша дәдәй белән без, бөтен туганнарың сине көтәбез әле һаман да, Парфим дәдәй…

Усадта Җиңү бәйрәменең 80 еллыгына карата ирем Рафис белән митингта булдык. Безнең өй янында гына Бөек Ватан сугышында катнашкан яу кырында үлеп калган һәм сугыштан исән кайтканарның исемлеге язылган мемориал бар. Усадтан да Бөек Ватан сугышына бик күп кеше киткән булган. Мәңгелек ут та яна, кырында гына фонтан, мәктәп. Бөтен җир чип-чиста, чәчәкләр, бик матур, Парфим дәдәй. Без дә кызыл тюльпаннар алып бардык. Анатолий дигән кеше, безнең яшьләрдә, сугыштан исән кайтканнарның исемлеген төзергә ярдәм иткән, кемнәр күпме орден, медальләр белән кайткан, шулар турында бөтен халык алдына чыгып сөйләде. Ә менә безнең авылыбызда сугыштан исән кайтканнарның исемлеге юк, шуңа күңел бик әрни, ирем Рафис белән төзергә тырышып карыйбыз, авыр бара әле, сорарга кешеләр дә аз калып бара, 80 ел үткән бит!

Митингта укучы балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан барыбызны да солдат боткасы белән сыйладылар. Тушенка белән карабодай боткасы, ипи, чәй бирделәр. Барысы да бик тәмле иде. Митингта 99 яшьлек әби дә сөйләде, Рауза Миңлегалиева, киләсе елда 24 январьда аңа 100 яшь булачак, Алла боерса! Матур итеп таяксыз йөри, зиһене яхшы, күзләре дә күрә. Сөйләсе сүзен кәгазьгә язып килгән, күзлексез генә дә күрә, кайбер урыннарда язган кәгазенә дә карап ала. Сиңа быел 102 яшь, ә Александр дәдәйгә исән булса,100 яшь булыр иде бит! Әниемнең, сеңелләреңнең, энеләреңнең фотоларын, сугышта батырларча көрәшеп Арвязова авылында үлеп калган, туганнар каберендә җирләнгән энең Александр дәдәйнең фотосын да, авылыбыз зиратында Куприян бабайның каберен, памятнигында синең һәм Александр дәдәйнең фотоларын да куйдылар, Парфим дәдәй, шул фотоны да җибәрәм, үзең күрерсең! Әниеңең, безнең Үгәпи әбиебезнең, фотосы бар иде, югалды шул, менә аны җибәрә алмыйм инде сиңа, Парфим дәдәй. Берәр туганыбызда башка фотосы булып, табылса, икенче хатка салып җибәрермен, Алла боерса.

Бу хатны күптәннән язарга уйлап йөрдем, әнинең дә сиңа хат язасы килгән иде дә бит, тик адресыңны белмибез, кайда, кемгә җибәрергә белмәдек. Хәзер интернет заманы, бик хафаланырга кирәк түгел Парфим дәдәй, бу хатны шуңа күрә интернет аша язам һәм җибәрәм. Син сугышта исән калган булып, гаилә корган булсаң, хатым барып җитәр дип уйлыйм.

Рәхмәт сиңа, Парфим дәдәй, барысы өчен дә. Син безгә тынычлык булсын, илебез халкы барысы да бәхетле яшәсен дип сугышкансың. Безнең авылыбызда билгесез солдат һәйкәле бар. Анда сугышта үлеп калганнарның исемлеге бар. Ул исемлектә синең бертуган энең Александр Ермаков та, син, Парферий Ермаков та бар. Ел да һәйкәл янын авылыбыз халкы өмә ясап җыештыра. 9 Май — Җиңү көнендә чәчәкләр куялар. Әни исән чакта ел да һәйкәл янына митингка килә иде, өйгә кайтканда да кайткач та елый иде. Бөтен кешегә дә күрсәтеп кычкырып еламый иде ул, тыныч кына, митингта булганда да күзләреннән тыныч кына яшьләре тамып тора, берәр кеше аңа карап куйса, яшь аралаш елмаерга тырыша иде, Парфим дәдәй. Гомүмән, безнең әни, синең сеңелең Нина, тавышланмыйча елый, тыныч кына тавышланмыйча көлә, тыныч кына тавышын күтәрмичә үзенә ошамаганны әйтә иде. Аның елаганын без күрсәк, шул ук вакытта, безнең күңел боекмасын диптер инде, яшь аралаш елмая башлый иде. Парфим дәдәй, мин дә бу хатны тыныч кына, кешегә күрсәтмәскә тырышып, җылый-җылый язам…

Сүзләрем бик күп, Парфим дәдәй, әни исән булса, аның тагын да күбрәк булыр иде әле, шушының белән төгәллим инде, хатка язып сүзләр бетмәде, сиңа әйтәсе сүләрем бик күп калды... Үзең, я балаларың, оныкларың исән булса, хәбәр килсә, кунакка кайтырсыз, авылыбызны, чишмәләребезне күреп китәрсез. Чиркәүебез ачык, ябылып тормый, авыл халкы анда йөри, әле Дүрт Мунча, Зичәбаш, Түбән Биш авылларыннан да бәйрәмнәргә киләләр. Хәзер авылыбыз урамында яхшы юл җәелгән, өйләрне утын ягып җылытасы түгел, һәр өйгә газ кергән, һәр кешенең өе турында берничә машина тора, Парфим дәдәй. Зәебезне, Чаллыны, Казанны күрсәтербез, ул шәһәрләр хәзер бик матур, синең әниең, безнең Үгәпи әбиебез җирләнгән җирләрне күреп китәрсез, кайта алмасагыз, шулай язып, я телефоннан бер-беребезгә карап сөйләшербез, Алла боерса! Тагын бер кат, бик күп тапкырлар рәхмәт сиңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев