Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Анастасия Шәймәрданова: «Элгәре керәшен хатын-кызы яулыксыз һәм кыска җиңле күлмәктән йөрмәгән»

Анастасия Шәймәрданова Зәй ягындагы Кабан Бастырык керәшеннәренең киенү үзенчәлеге турында язды.

Элек безнең керәшеннәр киемне үзләре талкып, җерләп, катып, сугып җитештергән киндердән теккәннәр. Ике әбиемнең дә сандыкта баш киемнәре дә, күлмәкләре дә бар иде. Кияүгә чыккандагы күлмәкләре булгандыр инде ул. Без аларны әнием, сеңелем белән бик еш алып карый идек. Бик матурлар иде алар. Икесенеке — ике төрле. 

Чөнки әниемнең әнисе, Үгәпи әбием — Дүрт Мунча авылыннан. Аның күлмәге кечкенә кызыл һәм ак шакмаклы, бәбәй итәкле, бик нәфис иде, алъяпкычы, ука белән чигелгән баш киемнәре дә бар иде. Тәңкәләр тезелгән күкрәкчәсе, тәңкәле беләзекләре әле хәзер дә күз алдында тора. Кул белән теккән иде. Кайда, нәрсә, ничек ялганган, күренми дә, беленми дә иде. Шундый ук тукымадан чаршау, ашъяулык, тастымаллары да бар иде. 

Әтиемнең әнисе Начтук әбиемнең бәбәй итәкле күлмәге — кызгылт сары, тукымасында бизәкләре бар иде. Алъяпкычы, башка кияргә ука белән чигелгән киемнәре, тәңкәләр тезелгән түшлекләре дә, тәңкәле беләзекләре дә булганын хәтерлим. Шундый ук тукымадан чаршауы, ашъяулыгы, тастымаллары, бистәрләре бар иде. 

Әбиләремнең киндер бистәрләренең баш-башлары кул белән тегеп ялганган, ул җөйләр якыннан ук караганда да беленми дә иде, өстәлгән бизәкле өлеше бик матур, чигү чиккән кебек сугылган, астында бик нәфис челтәрләре дә бар иде. Ул киндер бистәрләр күп иде бездә. 

Без бәләкәй чагында Олы көнгә өйләрне матурлап югач, әни шул матур чаршау, бистәр, ашъяулык, тастымал, чигүле тәре алъяпкычларының барысын да элеп куя иде. Башта әле, бистәрләрне, тастымалларны югач, уклауга урап, суга-суга, өстәлдә тәгәрәтеп, калганнарын күмер үтүге белән үтүкли. Өй әкияттәгедәй сихри, матур була иде. Суган кабыгына күкәйләр буяп, ипи, коймак, дурычмак, пирәмәчләр пешереп, аларны өстәлгә куя һәм ашъяулык белән каплый иде. 

Авылыбызда туган нигездән башка йортка күчкәндә, ни аяныч, әбиләремнең шундый зур мирасы сандыгы белән бергә югалды шул безнең... Әби-бабайларының киемнәрен әле хәзер дә кадерләп сандык төпләрендә саклап, бәйрәм һәм туй вакытларында киеп йөрүчеләр бар. Шуны күргәндә, музейларда йөргәндә, йөрәк бик әрни…

Мин үскәндә кулдан тегелгән киндер күлмәк киеп йөрүчеләр аз иде инде. Әмма олырак яшьтәгеләрнең яулыксыз һәм кыска күлмәктән, ә әбиләрнең хәзерге кебек чалбардан йөргәнен, гомумән, хәтерләмим. Үзебезнең Югары очтагы хатын-кызлардан Марҗа Батаева, Фекла Батаева, Анна Некратова, Нина Некратова, Үгәпи Васильева, Үринә Прокопьева, Марпа Малофеева, Начтый Некратова, Упруч (Ефросиния) Батаева, Үлитә Ермакова, Анна Захарова, Татый Захарова, Марҗа Батаева, Люция Малофеева, Федора Степанова, Начтук Некратова, Кирҗә Некратова, Санук Савельева, Фекла Батаева, Гөрпи Терентьева, Натуш Борисова, Анна Иванова, Аудый Иванова, Кәтә Емельянова, Анфиса Емельянова, Аудук Аксакова, Катә Фролова, Анна Романова, Палагия Фролова, Марина Фролова, Аудук Байкова, Марҗа Фролова һәм Татый Фролованың башларында — яулык, өсләрендә итәге тездән түбән күлмәк булыр иде. 

Авылыбызда безнең җырак әбиебез Суфия Ермакова матур, карап торышлы хатын-кыз киемен, ирләр күлмәген, костюм-чалбарларны бик матур текте. Начтук әбиебез Гончарова да бик матур хатын-кыз күлмәкләре теккән. Дарҗа түти Захарова пальто, фуфайка, тун, тиредән бияләйләр тегеп, авылдашларны шатландырган. Кызы, Аудый түти Иванова да бик килешле итеп, үзләренә һәм күрше-тирәгә тегә иде. 

Күрше Дүрт Мунчада Тау баш Татый түти күлмәкне фабричный штапель материалдан текте — озын җиңле, билле, бөрмәле итеп, складкалар белән; түше — якалы, төймәле, ә арка ягы ике катлы була иде. Күбрәк караңгы зәңгәр җирлеккә матур чәчәкләр, я чия төсендәге штапельгә матур вак чәчәкләр төшерелгән тукмалар иде ул вакытта. Ә шулай да, керәшеннәрнең киемендә ачык, матур төсләр — кызыл, кишер төсе, алсу, ак төсләр өстенлек итте.

Авылыбыздагы һәр түти-әби күлмәк өстеннән алъяпкыч бәйләде. Алъяпкыч төрле төстә, күбрәк күлмәктән аксыл төстәрәк була иде. Түшне дә каплаган ул алъяпкычның билдән түбән өлеше киң була. Әнием алъяпкычны, яулыкны йоклаганда гына салып куя иде.

Яулыкны икегә бөкләп, өчпочмаклап, маңгайны каплап бәйләделәр. Әни: «Маңгай капланган булырга тиеш, алайса начар көчләр маңгай аша керә», — дип гел маңгай турында яулыгын бөкләп бәйләде. Яулыклары, күбесенчә, акка чигелгән кебек чәчәкләр төшкән, кызыл, көрән җирлеккә вак чәчәкләр төшерелгән, я бертөсле генә йон тукымадан. Без, кызлар да яулыксыз йөрмәдек. Аякта — чөлкә, олырак кешеләрнең ирләрнең дә, хатын-кызларның да йон носки була иде. 

Ирләр башларына эшләпә, картуз киеп йөрде. Чалбарлары да тәнгә сыланып тормады, иркенрәк. Күлмәк түшләре —я кырдан, я уртадан ерыла һәм төймәле була. Кайтарылып куелмый торган туры яка. Ирләр ишегалдында һәм урамда да кара төстәге алъяпкыч бәйләп йөрделәр. 

Нефтьтән эшләнгән ясалма киемгә карый, табигый тукымадан тегелгәне күпкә яхшырак икәнен барыбыз да белә. Борынгыдан калган киемнәргә карап, хәзер керәшенчә күлмәкләр тегәләр. Күрше Түбән Биш мәктәбендә укыткан Таисия апа Фролованың кызлары Клара Кузнецова, Роза Нужная, оныгы Наталья Вәлиәхмәтова керәшен күлмәкләре, алъяпкычлары, костюмнары тегәләр... Хәзер инде элеккечә, киндер, җитен талкып, җерләп, өйдә тукып утыручы юк. Шулай да керәшеннәрнең элекке киндер тукымасына охшаганрагын сайлап алып, төрле бәйрәмнәрдә чыгышлар ясау өчен, сәхнә костюмы текксәң, бик матур була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев