Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Албайдан Геннадий Шалдымов 40 еллап диңгез киңлекләрен иңли

Күпләр өчен диңгез — ул ял итү, кояшта кызыну һәм суында коену урыны. Әмма бу зәңгәр киңлекләрнең серләрен үз эченә алган диңгезче һөнәре — бары тик күңелле маҗаралар гына түгел, ә күп көч, сабырлык һәм белем таләп итә торган җитди хезмәт.

Бу хакта безгә Мамадыш районының Албай авылында туып-үскән, диңгезче һөнәрен сайлаган карендәшебез Геннадий Шалдымов сөйләде. Геннадий 1965 елны, биш балалы Мария һәм Алексей Шалдымовлар гаиләсендә дөньяга килгән. Искиткеч табигатьле Албай авылы урамнарында йөгереп, тауларында тәгәрәп, бик тиз узып киткән бәхетле балачак елларын ул еш искә ала. Һәр елны булмаса да, авылга кайтып китәргә, якыннары хәлен белешеп, туган ягында үткән бәйрәмнәрендә катнашырга, үз йолаларыбызны саклап яшәргә тырыша.

Албай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Геннадий армиягә китә.

«Хезмәтемне тутырып кайткач, 1989 елны Одессадагы «мореходка»га укырга кердем. Анда судноларда эшләү өчен белгечләр әзерләнә. 1992 елны укуымны тәмамлап, Сахалин шәһәренә киттем. Шунда 18 ел ачык сулыкларда озын дистанцияләрдә йөздем. 4 ел балык тоту судноларында капитанның 4нче ярдәмчесе булып эшләдем. Беренче эшләгән судно — Трал флотының Корсаков базасы оешмасындагы «Мыс Кузнецова» иде. Диңгез һөнәрләре һәркемгә яңа күнекмәләр һәм белемнәр дөньясын ача. Корабль механигымы ул, капитанмы, аш-су остасымы яки матросмы — һәр кеше командада үз урынын таба һәм аларның һәркайсы мөһим. Диңгездә эшләү кешене бәйсез итә, лидерлык сыйфатларын үстерә һәм катлаулы шартларда тиз арада карарлар кабул ит итәргә өйрәтә. Дөньяның төрле портларын күрә, яңа тәэсирләр туплый. Моны гади офис эше белән чагыштырып булмый«, — дип башлады сүзен Геннадий. 

Әзрәк тәҗрибә туплагач, акчалырак урынга, башка оешмага күчә ул, 1995 елда инде капитанның өлкән ярдәмчесе була. Үзеннән өлкәнрәк хезмәттәшләре аңа диңгез серләрен, балыкны ничек күбәк тоту юлларын аңлаталар, эшкә өйрәтәләр. «Уку бернәрсә, ә менә практика — үзең эшләп карау бөтенләй башка. Тәҗрибәле остазларым ярдәме, үз тырышлыгым белән мин көн саен үстем, 1998 елдан инде еракларга йөзә торган судно капитаны булдым», — ди Геннадий Алексеевич үзенең хезмәт юлы турында. 

Беренче карашка диңгезче һөнәре романтик булып тоелса да: даими сәяхәтләр, экзотик илләр, күпмилләтле команда, әлбәттә, җиңел түгел, туганнарыңнан һәм якыннарыңнан күп вакытлар ерак торасың, төрле шартларда эшләргә туры килә. Үз хезмәтен яратуы, рухи һәм физик яктан көчле булуы, Геннадийга уртак максатка ирешми тукталмаска ныклык бирә.

«Төрле чаклар булды, табигать шартлары үзгәреп, шторм башлануы, көчле дулкыннар, техник һәм башка проблемалар... Мондый чакларда үзеңне нык тотарга, хаталанмаска кирәк. Һәр диңгезче җаваплылык тоеп, дөрес карар кабул итәргә тиеш. Шулай да, авырлык-югалтуларсыз гына үтте бу еллар дия алмыйм. Искә төшерәсе генә килми. Ничек кенә булмасын, үземне диңгезсез күз алдына да китерә алмыйм, нәкъ шунда эшләр өчен туганмын кебек. Капитан барлык экипаж өчен җаваплы, синең бер ялгышың суднодагыларның барысын дә һаләкәткә китерергә мөмкин. Капитан пунктуаль, җаваплы һәм тәвәккәл булырга, үзенең һәр адымы, һәр гамәле өчен җавап бирергә тиеш», — дип хезмәте белән таныштыруын дәвам итте әңгәмәдәшем.

Сахалиндагы Корсаков шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән бу елларда аларның төп эше — балык һәм краб тоту була. Үзе сөйләгәнчә, аның күргән җирләре бик күп.

«Магаданнан Владивостокка кадәр җиттем, бөтен Ерак Көнчыгыштагы портлар минеке иде. Корея, Китай, Япония илләрен дә гиздем. Әлбәттә, болар барысы да таможня аркылы чыгып, рәсми төстә эшләнә. Балык тотканда промысел судноларыннан — дрифтерлардан файдаланыла. Махсус дрифтер челтәрләрнең ике башында да радиобуй урнаштырылган. Алардан сигнал килгәч, җитезлегеңне югалтмасаң гына балыкны күп тота аласың, вакытың да юкка сарыф ителми, — диде ул. — Диңгезчеләр алар бер гаилә кебек. Шатлык-борчулары да бергә, гел бер-берсенең хәлен белеп, авыр чакта тынычландырып торалар». Яшьләргә үз киңәшләрен дә җиткерде Геннадий. «Ялкауланмаска, алдыңа максат куеп, һәрвакыт туры атларга кирәк. Ә диңгезче өчен иң мөһиме — якыннарыңның сагынып көтүе. Күп диңгезчегә язмыш тормыш буйлап беренче пары белән үтү мөмкинлеге бирми, берең — коры җирдә, икенчең диңгез кочагында булгач, еш кына юллар аерыла. Минем дә икенче гаиләм. Хатыным — Наталья Васильевна, ул Корсаков шәһәрендә туган. Аның да, минем дә берәр балабыз бар иде инде, Ике уртак балабыз бар», — диде ул. 

2004 елдан бирле Шалдымовлар Санкт-Петербургта яшиләр. Геннадий Алексеевич Усть-Луга портында капитан булып эшләвен дәвам итә. Балык тотуда түгел, ә сәүдә судноларында эшли. Биредә эшләвенә дә инде 20 елдан артык вакыт үткән.

Балачагыннан диңгезче булырга хыялланган, дәрьяларның зәңгәр киңлекләрен иңләүче карендәшебез белән горурланабыз. Штормнарга очратмыйча, коры җирдә үзен сагынып көтүче якыннары янына исән-сау алып кайтсын аны диңгез корабы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев