Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Албайдан Анна Кирушина сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә тойган тыл ветераны

III керәшенчә марафонда катнашучы Любовь Мишурина үз әнисе Анна Кирушина белән таныштырды.

Бөек Ватан сугышы вакытында тылда калып яшәүчеләр-балалар, хатын — кызлар, картлар җиңүне якынайту өчен, көчләреннән килгәнне эшләгәннәр, ярдәм иткәннәр. Шул ук вакытта бит тормышны да, колхозны да алып барырга туры килгән. Көнне төнгә ялгап эшләгәннәр алар. Сугыш ветераннары кебек, тыл ветераннарының да исәннәре күп калмаган инде. Әле җиңүнең 70 еллыгында Албай җирлегендә барлыгы 19 ветеран исән булган булса, бүгенге көндә шуларның өчесе исән-сау: Владимирова Раиса (1929 елгы), Константинова Екатерина(1931елгы), Кирушина Анна( 1932 елгы).

Анна Ивановна Кирушина (минем мама) тормышын укытучылык эше белән бәйли. Бик актив, эшчән, белемле, киңәш бирә белүче педагог. Ике дипломга ия. Олыгайган көннәрендә дә мәктәпләрдә очрашуларда булды. Сугыш башланганда аңа нибары 8 яшь була. Әтисен беренче көннәрдә үк сугышка алганнар. «Әтине һәм сугышка китүче кешеләрне авыл башына кадәр озата бара алмадым, бишектә ятучы сеңлемне карап елап калганым, әле дә хәтердә, әтинең салып калдырган аяк киеменә карыйм да елыйм» дип искә ала ул.

Олы кыз булгач, әнисенә бала карарга булышкан ул, аннан соң тагын бер-бер артлы өч бала булган бит әле анда. Әниләр эштә вакытта, арба тартып, баланы имезергә йөргән. Шуның өстенә өй эшләре эшләргә, укуга әзерләргә кирәк. «Балалар дип тормаганнар, безне дә басуга чыгарып борчак йолкыталар иде, ашлык басуыннан чүпләр җыйдыралар иде» дип эшләгән эшләрен санап китә. Сугыш вакытында 4 классны тәмамлагач, бер ел мәктәп тә эштән туктап калган, чөнки укытырга укытучылар булмаган.

Тылдагылар барысы да фронт өчен дип эшләгәннәр. Үзләренең тамаклары ач булган, «көрпә күмәче пешерәм аннары» дип әнисе боларны эшләтә икән, ә күмәч булмый иде дип искә ала мама.

Бервакытны әтисеннән шактый вакыт хат килми тора, бик борчылуын, берникадәр вакыттан соң гына хәбәре килүен, үзенең госпитальдә булганын хәбәр итә ул, яраланып сугышка яраксыз булгач 1943 ел башында кайтып керүен искә ала. Кайткач та, ерак бабай тик ятмый, колхоз эшләрен торгызуда җитәкчелек эшләрен башкара.

Сугыш беткән вакытларны да бик яхшы хәтерли, кешеләрнең сөенүләрен, сугыштан кайтмаучысы булган кешеләрнең елап йөргәннәрен дә белә.

Безнең тыл ветераннары турында язасын белгәннәр диярсең, нәкъ шушы көндә исән тыл ветераннарына илебез аларны зурлап, Бөек җиңүнең 80 еллыгын каршылап дигән медален авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев