Әлбәдәндә – хәрби-тарихи фестиваль
27 һәм 28 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында Бөтенроссия VIII “Әлбәдән” тарихи реконструкция фестивале була.
Фестиваль Советлар Союзы Герое, Брест крепосте каһарманы майор Пётр Гавриловның туган авылы Әлбәдәндә үтә.
Анда тарихи вакыйгалардан өчесенең реконструкциясе күрсәтеләчәк: “1919. Геройның яшьлеге”, “Вторжение” (сугышның беренче көне), “Брестның утлы еллары”. Тарихи реконструкция белән рәттән, театральләштерелгән концерт та куела.
Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын күрсәткәндә яңа хәрби техника үрнәкләре дә булачак. Театральләштерелгән тамашада Татарстан халкының сугыш чорындагы фидакарь хезмәте урын алачак. Яңа интерактив мәйданнар да эшлиячәк. Бөек Ватан сугышының беренче көннрендә республикабыз ир-егетләренең батырлыгын күрсәткән күргәзмә дә оештырыла.
Узган ел бу фестиваль халыкара Russian Event Awards премиясенең “Париотлык туризмы өлкәсендәге иң яхшы вакыйга” номинациясендә Гран-прига ия булган иде. Ул Питрәч районы башкарма комитеты һәм “Татарстанның Питрәч якташлыгы” тарафынанн оештырыла. Партнёрлары – Казан югары танк команда училищесы, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрлыгы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи оешмасының республика төбәк бүлеге, Татарстан милли музее, Казанның “Витязь” хәрби-тарихи клубы, Президентның мәдәни инициативалар фонды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев