Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Әлбәдән авылыннан тыл ветераны Михаил Мураткин: «Сугыш чорындагы кыенлыклар йөрәктә үз эзен калдырды»

Бүгенге көндә, ни кызганыч, тыл хезмәтчәннәре дә санаулы гына калды. Питрәч районының Әлбәдән авылында ир-атлардан бер тыл ветераны бар. Ул —1928 елның 28 ноябрендә туган Михаил Мураткин.

Аның әти-әтисе — Евдокия Ивановна (1904 елгы) белән Василий Иванович (1901) Мураткиннарның хуҗалыклары зур була, мал асрыйлар, бал кортлары тоталар. 1930-1932 елларда Мураткиннар да колхозга керә. Михаил Васильевич сөйләгәнчә, атларын колхозга биргәндә, бөтен гаиләләре белән елый-елый озатканнар. Бирмичә дә ярамый, кулак ярлыгы тагып, читкә сөрергә мөмкиннәр. Гаиләдәге биш баланың иң өлкәне — Михаил. Ул елларда балалар бик иртә кул арасына кергән —үзләреннән кече туганнарын караганнар, хуҗалыкта эшләгәннәр. 1936-1940 елларда Михаил авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итәргә кирәк булгач, укуын дәвам итә алмый. 
Бөек Ватан сугышы башлангач, эшкә яраклы ир-егетләр фронтка алына, ә колхозда Михаил кебек яшүсмерләр һәм хатын-кызлар кала. 

«Гәүдәм зур булгач, чәчүдә, урып-җыюда да эшләттеләр. Сугыш вакытын искә алуы да авыр. Ул чактагы кыенлыклар йөрәктә үз эзен калдырды. Сугыш барганда халык бер зур гаиләдәй берләште, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышты. Барысы да фронттан хат көтеп яшәде. Почтальонның килүен борчылып көттек. Хат алу шатлыгын бөтен авыл халкы белән уртаклаштык. Һәлак булганнар турында ишетү — уртак кайгы булды. Хәбәрсез югалу турында ишетелсә, кешеләр бер-берсен өметләндерде, тынычландырды», — дип сөйләде Михаил Васильевич. 

Әтисе Василий январь башында фронтка китә. 1942 елның июлендә Мәскәү янындагы сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була. Гаиләләрендә аның бердәнбер хаты саклана. Ул анда «иртәгә авыр көн булачак, сугышка чыгабыз», дип яза, гаиләсенең тормышы турында сораша. Ә бераздан, аның һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәр килә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Әлбәдәндә салынган һәйкәлдә әтисе Василийның да исеме уелган. 

Михаил Васильевич Бөек Ватан сугышы тәмамланган көнне яхшы хәтерли, алар өйдән-өйгә йөриләр, шатлыклы хәбәр җиткерәләр. Авылдагы һәр кеше якыннарының кайтуын өметләнеп көтә. 

Сугыштан соң тормыш әкренләп җайлана башлый. Михаил 1948 елның январендә авылдашы Мария Глуховага өйләнә.

«Тыйнак кына туй ясадык, шул елны улыбыз Василий туды. 1948-1951 елларда Совет Армиясе сафларына алынып, Германиядә хезмәт иттем. Дембель альбомындагы фотоларның берсе Германиядә төшерелгән (1950 ел). Аның тарихы кызыклы: Германиядә булган частьлардан бер үк буйдагы һәм охшаш гәүдәле солдатларны сайлап ала башладылар. Башта без моның ни өчен икәнен белмәдек. Аннары, Германиядә Җиңүнең 5 еллыгы уңаеннан парад уздырырга планлаштыруларын аңлаттылар. Яңа форма бирделәр, күнегүләр ясаттылар, марш атладык. Ләкин, нәрсәдер дөрес барып чыкмады, парадны үткәрмәделәр. Кыска ялга кайтканда кигән әнә шушы яңа форма истәлеккә үзебезгә калды», — дип искә алды Михаил дәдәй. 

Демобилизациядән соң Михаил Васильевич тегермәндә эшли. 1952 елда — икенче уллары Александр, ә 1953 елда күптән көтелгән кызлары Анна туа. Алар яңа нигездә үз йортларын төзиләр. Алмагачлар утырталар, умарта тоталар. 1957 елда сатучы була, ә бер елдан күрше авылдагы сөт заводына мастер итеп күчерелә. 1959 елдан 1972 елга кадәр туган авылында сатучы була. Шул елларда кирпеч кибет салынып, аныың ачылуы зур вакыйга була. 1972-1977 елларда Михаил Васильевич авыл советы председателе була, ә срогы тәмамлангач, элекке эшенә кайта һәм пенсиягә чыккан 1988 елга кадәр шунда эшли. Мария һәм Михаил Мураткиннар 64 ел бәхетле гомер кичерәләр. Хатыны 2012 елда мәңгелеккә күчә. 

Хәзерге вакытта Михаил Васильевичны кызы Анна һәм кияве, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин карый. Әтисе янына Казанда яшәүче өлкән Василий да еш кайта һәм Мәскәүдәге улы Александр да кайтып хәлен белешергә онытмый. Александр Михаиловичка Әлбәдәндәге часовня төзелешенә спонсорлык иткәне һәм зиратта яңа коймалар урнаштырганы өчен авыл халкы бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев