Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Алабуга төбәгенең Үмәк, Черкас, Шүрнәк авылларындагы бүгенге тормыш

Алабуга районының керәшен авылларындагы карендәшләребез җыру-моңнарыбыз, йолаларыбызны хөрмәт итеп, хезмәттән тәм табып яшиләр.

Югары Шүрнәк, Үмәк һәм “Красная горка” поселогын үз җирлеге эченә алган Олы Шүрнәк – бу районда иң зур керәшен авылы. Җирлектә 232 хуҗалык, 400 кеше исәпләнә. Керәшен авылы булса да, Олы Шүрнәктә төрле милләт кешеләре яши, Үмәктәге керәшеннәр саны бармак белән генә санарлык. “Красная горка”да яшәүче юк, анда “Вятка яры” дигән ял итү базасы төзелә. Югары Шүрнәктә дә нибары 17 кеше яши. Ә инде күршедәге керәшен авыллары – 20 тирәсе генә кешесе калган Черкас, бер генә керәшен гаиләсе булган Атиаз, 8-10 кешеле Айталан авылы бу җирлеккә керми.

Яшьләр дә кала

Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников: “Авылларда халык саны кими. Шулай да, 2024 елда, җирлектә 6 йорт сатып алынды. Бу Түбән Кама күперен ачу белән бәйле. Әлбәттә, йорт алучылар арасында, күбесе чит төбәк кешеләре, алар җәйге йорт, бакча өчен ала. Пермь ягыннан бер гаилә килеп урнашты. Ике балалары мәктәптә укый. Үзләре “Вятские зори”да эшлиләр. Югары Шүрнәктән Валентин Колчин соңгы елларда игенчелек белән шөгыльләнә. Җитештерү комбинаты ачып, яшьләрне туган якка тарту уе белән яши. Авылда калучы яшьләр дә бар. Дүрт балалы Куглеевлар, өч балалы Титовлар – шундыйлардан. Авылда яшәргә була, су, газ, юл, мәктәп, ике кибет, ФАП, күпрофильле үзәк бар”, – дип сөйләде. Иске клуб бинасы бүгенге көндә музей итеп үзгәртелгән. Авыл музее – җирле халыкны гына түгел, керәшеннәрнең тарихы һәм үзенчәлекле йола-гадәтләре белән кызыксынган туристларны җәлеп итә. Монда кунаклар өчен фольклор ансамбль белән очрашу, заллар буйлап мавыктыргыч экскурсия, милли кухня, керәшеннәрнең җырулары һәм биюләре оештырыла.

Олы Шүрнәк мәктәбе

Авылның ике катлы мәктәбендә 36 бала рус телендә белем ала. Арада төрле милләт балалары бар. Укытучылар, укучылар белән дә аралаштык. Махсус хәрби операциядә булган егетләрнең фотолары куелган һәм исем-фамилияләре язылган стендларны, СВОда һәлак булган авылдашлары Всеволод Такмашов истәлегенә куелган хәтер тактасын күрдек. Мәктәп Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары, Дан орденнарының тулы кавалеры, “Кызыл Йолдыз” ордены иясе Петр Захаров исемен йөртә. Мәктәп музеенда да булдык. Керәшенлекне югалтмаска тырышалар – керәшен бию-җыруларын өйрәнәләр, бәйрәмнәрне үткәрәләр. Шушы көннәрдә генә Олы Шүрнәк мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган. Хәзер инициативалы педагогларның иҗади мәйданчыклары бар, алар физика, химия һәм биология буенча югары дәрәҗәдә лаборатория тикшеренүләре үткәрергә мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.

Күркәм гаиләләр

Авылда, тату яшәүче бәхетле гаиләләр шактый. Фәридә белән Иван Даниловлар 35 елдан артык аңлашып яшиләр. 1990 елны Фәридә бу авылга практика үтәргә килә. Шунда Иван белән очрашып, кавышалар. “Шәһәр кызы буларак, авыл тормышына өйрәнү җиңел булмады. Шулай да, бирешмәдем, бакча эшләренә дә, сыер саварга да өйрәндем. Маллар да асрадык, ел саен иллеләп казлар да үстердек. Әлбәттә, моның өчен ир-белән хатын арасында мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, ярдәм кирәк. Ике бала үстердек, өч оныгыбыз үсеп килә. Динебез төрле булуы комачауламады. Безнең тормышта шундый бер мизгел булды, әйтәләр бит, тормыш барысына да өйрәтә дип. Өч яшендә улыбыз чирләп китте. Табибларда йөрүдән файда булмагач, каенанам:“Баланы саклау өчен фәрештәсе, аның үз дине булырга тиеш”, – дип аңлатты. Шуннан соң, күпмедер уйланып йөргәч, баланы чиркәүгә алып барырга ризалык бирдем. Ышанмассыз, менә шул көннән балабызның сәламәтлеге рәтләнде”, – диде Фәридә. Сүзгә Иван да кушылды: “Кирәк булса, мәчеткә көн дә йөртәм, беркайчан да хатынымның үз динендә булуына каршы төшмим. Бер дин дә начарлыкка өйрәтми. Бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк”.

Маргарита һәм Василий Бабакаевлар гаиләсе – хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык үрнәге. Алар 33 ел иңне-иңгә куеп, барлык шатлык-борчуларын бергә кичереп гомер итәләр. Аларның өч кызлары бар: Людмила, Аня, Оля. “Миндә –хатыннар патшалыгы”, – дип шаярта Василий Григорьевич. “Бу гаиләдә керәшен традицияләре нык саклана. Алар туйларын да элгәреге йола-гадәтләребез буенча ясадылар”, – дип сөйләде алар турында Роза Роева. Маргарита Николаевна белән Василий Григорьевич бәхетле булулары серен дә ачтылар: “Без һәрвакыт бер-беребез фикеренә колак салабыз. Ниндидер мөһим карар кабул итәр алдыннан, башта аны гаиләдә уртага салып киңәшләшәбез. Артык горур булырга кирәкми, гафу итә белергә өйрәнергә. Тормышта төрле кыенлыклар була, ләкин аларны бергәләп җиңеп чыгу күпкә җиңелрәк. Беркайчан да онытмагыз, иң мөһиме: гаилә – сакларга һәм якларга кирәк булган нәзберек асылташ”.

Халкы тырыш

Владимир Кузнецовны очраттык. Без аны Алабуга районында, хәтта Татарстанда да сирәк һөнәр осталарының берсе – ат дугалары ясаучы буларак белә идек. “Хәзер ат асраучы сирәк. Мин үзем атлар тотам. Бәйрәмнәрдә шушы атларга балаларны утыртып урам әйләндерәм. Хатыным Наталья мәктәптә биология фәне укыта. Үзебезнең ике балабыз, биш оныгыбыз бар, алтынчысын көтәбез. Мал да асрыйбыз. Барлык эшне дә үз тракторым белән башкарам. Кирәк чакта авыл халкына да булышам”, – дип сөйләп узды ул. Бакча башларында гына чачауник бар. Аны Владимир Ивановичның дәдәсе Иван Нагаев ясаган булган.

Олы Шүрнәккә барып, Чайниковлар гаиләсе турында телгә алмау дөрес булмас. Яз җиттеме, үз хуҗаларын көтеп, парктагы биек агачларда Александр осталыгын чагылдырган сыерчык оялары тора. Өстәлләр, урындыклар, бизәкләп ясалган караватлар, тәре почмаклары – боларның барысын да үзенең алтын куллары белән Александр ясый. Александрның үзен күрә алмадык, эш кешесе бит. Хатыны Лилия белән сөйләштек. Ул иренең агач эше белән мавыгуы мәктәпкә җимлекләр ясап бирүеннән башланды, дип сөйләде. “Һәр ата-ана баласы өчен тырыша, Александр да, бик теләп тотынды. Җимлек тә, сыерчык оялары да шәп чыкты. Илһамланып, үз йортыбызга тәрәзә йөзлекләре ясады. Бу матурлыкны күреп, күршеләр дә сорый башлады”, – ди Лилия. Ясалган фигураларга, тегермән, коеларга сокланмый мөмкин түгел. Лилия Фәритовна белән Александр Афанасьевич өч бала үстерәләр. Зур хуҗалыкларында маллар асрап, кош-корт үстереп җитешле гомер итәләр.

Иманлы тормыш

Җирлек башлыгы безне Үмәк авылындагы Пётр һәм Павел апостоллар чиркәвенә алып барды. Анда һәр суббота һәм, шулай ук, бәйрәмнәрдә келәүләр була. Священник районнан килеп йөри. Авылга күчеп килүче священник өчен йорт та төзеп куйганнар. Барлык тирә-як авыллардан шунда җыелалар.  

Шулай ук, керәшен авылы Черкасны да күрсәтте. Черкас авылында Табыну качы ерактан ук күренеп торган чишмәгә дә төштек. Шунда ук купель дә ясап куелган. “Бәйрәмнәрдә монда халык күп җыела. Чишмә яны гөрләп тора”, – диде Николай Иванович. Челтерәп аккан чишмәнең тирә-ягын гел чистартып, карап торалар икән. Андагы матурлык! Су буенда үскән куаклар әле яшеллеккә күмелмәсә дә, тирә-якка кошлар сайравы тарала, күңелне үзенә ияртеп, тын гына елга ага. Аруландырылган бу чыганак түбәсе ябылган агач бура белән  корылган, су агу өчен торба куелган. Суы чиста, үтә күренмәле. Бу чишмәнең суы шифалы санала икән.  Ел саен Качмануда монда ару су алырга дип, бик күп кеше күп килә. Туристлар да еш булалар дип сөйләде Николай Мельников. Чишмә җирлекнең истәлекле урыны булып тора. Авыл халкы ярдәме белән 4 метрлы агач кач урнаштырылган, чишмәгә төшәргә баскычлар ясалган.

Бу як авылларда мөгезле эре терлек, сарык, кош-корт асраучы хуҗалыклар бик күп. Азыкны күбесе үз пай җирләрендә үстерә, һәр йортта булмаса да, шактыенда техника да бар. Көтү генә юк икән. Арканлап куючылар да бар, кайберәүләр электр көтүче сатып алган.

Менә шулай, яраткан эшләрендә тормышның мәгънәсен табып, йолаларыбызга тугры калып яши бу як халкы. Алар вак-төяктән шатлык табалар. Билгеле булганча, нәкъ менә кечкенә шатлыклардан зур бәхет барлыкка килә.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев