Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Җәкәү йортында Людмила Белоусованың юбилей кичәсе гөрләде

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусованың 65 яшьлек юбилее булды.

Эш атнасының соңгы кичендә Җәкәү йорты Людмила Даниловнага багышланган "Бер көн – бер гомер" кичәсенә җыйды.

Кичә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың юбилярны котлау сүзләре белән башланып китте.

«Сез кайда гына булсагыз һәм нәрсә белән генә шөгыльләнсәгез дә, бал корты кебек тырыш кеше. Үз эшегезне белеп һәм шулкадәр яратып башкарасыз. Сез – керәшеннәрнең фанаты, үз халкыгыз өчен бар йөрәгегез белән тырышасыз. Һәрвакыт безнең белән булыгыз», дип, Людмила Белоусовага, җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, олы бәя бирде.

Үз чиратында, юбиляр да мәдәният министрына рәхмәтен җиткерергә ашыкты:

"Безнең тармак белгечләренә чираттагы ялны икегә бүлеп, икешәр атнага гына бирәләр. Ә мин Ирада Хафизҗановна янына барам да, читтәге балалар янына җыенуымны әйтәм, ул миңа бер ай һәм аннан да күбрәк вакыт ял алырга рөхсәт итә".

"Бер көн – бер гомер" дип аталган бу кичәдә катнашучылар Сарман районының Түбән Чыршылы авылы кызы Людмила Белоусованың бөтен бер гомеренә, аның югалту-табышларына, бүгенге биеклегенә илткән тормыш юлындагы олы вакыйгаларга сәяхәт иттеләр, дисәм дә, ялгышмам. 

Әнә, экранда Людмила үзенең якыннарына кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. Йортларының иң кадерле урынында, күз карасыдай саклый торган ядкарь-мирасларына җаны белән сак кына орынгандай, акрын гына сөйли:

"Папа – сугыш ветераны, мама – тыл ветераны.  Икесе дә инде күптән арабызда юк. Бу – маманың фотографиясе. Монысы – әле җырак әбидән үк күчкән кечкенә генә иконасы. Җырак әби аны безнең папа маманы сорый килгәч, бәхиллеге, ризалыгы билгесе итеп биргән булган. Мама гомер буе колхозда эшләде. "Сугыш башланган елны, июль аенда миңа, 12 яшьлек кызга, утарга 1 гектар тары бирделәр", дип үзе сөйли торган иде. Соңыннан ул курслар бетереп, ветеринар-фельдшер эшен башкарган. Колхозның бөтен малларын караган. Монысы – маманың "Почёт билгесе" ордены, зур хезмәте өчен бирелгән. Папа – Бөек Ватан сугышын кичеп кайткан кеше. Ә монысы – "Ватан сугышы" ордены һәм аның таныклыгы. Ул инде искереп, саргаеп, таушалып беткән, әмма минем өчен бик кадерле. Миндә әле маманың стена сәгате дә саклана, ул – минем белән бер яшьтә. Мама үлгән көнне йөрүдән туктады. Хәзер мин аны алтын куллы бер остага тапшырдым. Ул сәгатькә җан өрер дип ышанам".

Өч сәгатьләп барган кичә чыгышларга, җыруларга бай булды. Хәзергечә әйтсәк, офлайн котлаучылар да, тәбрикләүләрен онлайн юллаучылар да күп иде. Кичә Красноярск краендагы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы карендәшләребезнең җырлы котлаулары, сәлам-тәбрикләүләре белән үрелеп барды.

Иң беренчеләрдән булып, Япония галиме Акира Сакурама:

"Людмила Даниловна, Сезнең белән күптәннән күрешкәнебез юк. Сез үзегезнең дөньякүләм әһәмияткә ия бай культурагызны, керәшен халкын үстерүдә эшлисез" дип үз ихтирамын белдерде.

Һәм моннан егерме еллар элек, яшь галим буларак, беренче мәртәбә Казанга килүен, керәшеннәрне фәнни яктан өйрәнүен, республикабыздагы керәшен авылларында булуын искә төшереп алды һәм тиздән очрашырга өметләнүен әйтте. Сүз уңаеннан, Акира Сакурама – ун еллап керәшен культурасын өйрәнгән, Япониядә шул темага докторлык диссертациясе яклаган галим.

Кичәнең хөрмәтле кунаклары арасында Җәкәү йортында тәмам үз кешегә әйләнгән, биредәге бер генә бәйрәм, бер генә очрашу да аннан башка узмый торган шәхес – Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та юбилярга үзенең эчкерсез теләкләрен, ихтирамын җиткерде. Беренче танышуларын, ул вакыттагы уртак эшчәнлекләрен искә төшереп үтте:

"Людмила Даниловна, Сез әле ул вакытта "Ак Барс" холдингта эшли идегез. Сез ул вакытта керәшен хәрәкәте турында шундый мавыктыргыч итеп сөйләдегез. Сезнең белән сөйләшүе, аралашуы җиңел. Һәр хатын-кыз кебек үк, Сез башта бер ун минут зарыгызны бушатасыз. Һәм ул кыен хәлдән чыгуның менә шундый-шундый юлын таптык, менә шуларны эшләдек, дип дәвам итәсез. Җәмәгатьчелек эшендә катлаулы хәлләр дә килеп чыккалый, ә Сез, керәшеннәрчә нигезле, төпле һәм шул ук вакытта гади генә итеп, барысын да хәл итә беләсез. Сезне шуның өчен дә ихтирам итәм".

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, гадәттә ике-өч авыз сүз әйтү белән чикләнүче Иван Егоров бу юлы юбиляр һәм уртак эшчәнлекләре турында озаклап сөйләде.

"Халкыбызның тарихын, традицияләрен саклаудагы һәм үстерүдәге хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итәсез, хәзер уңышларны җыяр чак җитте. Уртак эшебездә алга таба да уңышлар телим".

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Иван Михайлович, иң беренче итеп, республика Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хатын тапшырды. Людмила Даниловна бу олы бүләккә, Рәхмәт хатында язылганча, "күпьеллык намуслы хезмәте һәм культураны үстерүгә керткән зур өлеше өчен" лаек булды. Иван Михайлович, шулай ук, республика керәшен иҗтимагый оешмасы төзелгәннең беренче көннәреннән үк җитәкчелектә алыштыргысыз булган Людмила Белоусовага "Ак Барс" холдинг компаниясенең "Алтын билге"сен тапшырды.

Үз чиратында, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең котлавын җиткереп, ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков юбилярны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шамил Мөхәммәтовичның чыгышы туганлык хисләре белән сугарылган иде:

"Сез – безгә керәшен газетасы бүләк иткән кеше. Людмила Даниловна, әгәр Сез булмасагыз, бу гәҗит әле безгә килеп җитмәс иде. Гәҗит редакторы Юлия Губина белән ТАТМЕДИАда дусларча, матур итеп эшлибез. Укучылар санын арттырудагы ярдәме өчен, Иван Михайловичка рәхмәт. Аның ярдәме булмаса, бу гәҗит чыга алмас иде. Ә Людмила Даниловна, Сез, чын мәгънәсендә, керәшеннәрнең мамасы. Тормыш Сезнең тирәдә әйләнә. Яңа гына яңгыраган җырдагыча, чыннан да, Сез – "душа мой" инде".

Шамил Садыйков Рәхмәт хатының "күпьеллык намуслы хезмәт һәм Татарстан республикасындагы керәшеннәрнең этник культурасын популярлаштыруга керткән зур өлеш өчен" бирелгәнен дә җиткерде.

"Кайсы гына редакцияне алсак та, шул ук "Татар-информ"да да иң көчле кызлар – керәшеннәр, малайлар гына юк, аларын да сайлап безгә җибәрсәгез, без бер дә каршы түгел", – дип, уены-чыны белән әйтеп үтте ТАТМЕДИА җитәкчесе.

Кичәгә иң зур делегация булып килгән түбәнкамалылар да юбилярга үз котлауларын җиткерделәр. Аерым алганда, ул районның җирле керәшен мәдәни-этнографияк җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова юбилярны 35 елга якын белүе, аңа соклануы турында сөйләде:

"Кеше белән эшләү җиңел түгел, барысына да ярап та бетеп булмый. Оппозиция "чәчәк аткан" чорда ул мине Чаллыга җыелышка чакырды. Людмила Даниловнага каты бәреләләр, кайсыдыр әрли, кемдер кычкыра. Ә ул тынычлыгын җуймыйча, бик затлы, тәртипле итеп, җыелышны алып барды. Мин шунда шаккаттым. Мин үзем уттай кайнар, кызу кеше, ә ул – боздай салкын акылга ия. Шундый зирәк булганыгыз өчен, сокланабыз, Сезнең белән горурланабыз".

Шулай ук, Түбән Кама керәшен оешмасының идарә члены, журналистика ветераны Виктор Шадрин хәбәрдарлык җилләре исә башлаган чорда Людмила Белоусова белән бергәләп керәшен вакытлы матбугатын саклап калуларын искә төшереп узды. Людмила Даниловнаның "Туганайлар"ны дәүләт газетасы итүдәге хезмәте бәяләп бетергесез булуы турында сөйләде. Аның үз урынына лаеклы редактор – Мамадыш ягы кызы Юлия Губинаны әзерләп калдыруын әйтте.

"Түбән Камада – Тамара Алексеевна, газетада  Людмила Даниловна булмаса, ә Татарстан күләмендә керәшеннәрне Иван Михайлович үз канаты  астына җыймаса, әллә кайчан таралыр, бетәр идек. Тарихны шәхесләр ясый, дигән сүз хак. Бүгенге көндә Людмила – үз урынында алыштыргысыз кеше. Аңа әле тагын бик күп еллар халкыбызга хезмәт итәргә язсын", – дип әйтеп үтте ул үзенең чыгышында.

Кичәдә, шулай ук, Мамадыш районы керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, Питрәч районы керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов та юбилярны котлап, үзләренең ихтирамын җиткерделәр. Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Степан Спиридонов котлауларга кушып, җыр да бүләк итте.

Людмила Белоусовага үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт җиткерүчеләр арасында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да бар иде.

Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчеринның Алла Анасының Казан тәресен бүләк итүе – кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләреннән берсе булгандыр, мөгаен. Кеше тормышта нинди генә биеклекләргә, нинди югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, җанының үз халкы тамырына, үз халкының диненә тоташканын бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармаска тиеш.

Шуның чын кыйммәтен белгәндә генә, Людмила Белоусова шикелле  гади дә, гадел дә, кешелекле дә җитәкче булып кала аладыр кеше. Ә андый кеше бар халыкның хөрмәтенә, ихтирамына лаек. Шуңа да аның юбилей кичәсен дәрәҗәле кунаклар чыгышы, Георгий Ибушев, Марина Карпова, Надежда Игнатьева, Денис Михайлов, Амелия Феофанова һәм, шулай ук,  "Казансу" ансамбле (җит. – Ләйсән Абакаева) җырлары бизәде. Людмила Белоусованың пианинода уйнавын да барысы да сокланып тыңлады.

Әлбәттә инде, "Бер көн – бер гомер" кичәсенең сценарий авторы һәм режиссёры– Татарстан язучылар союзы члены, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуар (Шарова).

Ә кичәне "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина белән артист Илдар Кыямовның бик тә оста алып баруларын әйтү урынлы булыр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев