Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җәкәү йортында Клара Булатованы искә алу кичәсе узды. Керәшеннәр аны яратып, «үзебезнеке» диләр

7 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә күренекле шагыйрә Клара Булатованың 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Җәкәү йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган бу чара керәшеннәр өчен аеруча әһәмиятле, чөнки шагыйрә гомеренең күп өлешен керәшеннәр арасында яшәгән, аларның тормышын, мәдәниятен үз иҗатында чагылдырган. Аның «Келәү» китабы керәшеннәргә әдәби һәйкәл булып тора, һәм нәкъ менә бу җыентык өчен Клара Булатова Тукай премиясенә лаек булган. Шуңа, керәшеннәр Клара Булатованы яратып, «үзебезнеке» дип йөртәләр.

Ләкеләргә кайтсам…

Кичә талантлы карендәшебез, шагыйрә Татарстан язучылар берлеге члены Луиза Янсуар төзегән сценарий буенча, бик җанлы барды. Зал тамашачылар белән тулды, алар утырышкан арада үзебезнең керәшен җырулары яңгырады. Сәхнәгә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары Айрат Шамс һәм Альбина Гайзуллина чыгып, Клара Булатова шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәнең үсмерлек һәм яшьлек еллары үткән Сарман районындагы Ләке авылы, аның кунакчыл халкы күз алдына килде…

Ләкеләрдә чакта утлар яктың,
Казан аслап түгел, учаклап.
Урамнарга чыгар хәлләрем юк,
Керәшеннәр ала кочаклап.

Ләкедә яшәгәнгәдер, Клара Булатованың керәшеннәргә булган аерым бер ихтирамлы, эчкерсез яратулы мөнәсәбәте шигырьләрендә, хикәяләрендә дә урын алган. Аның 2011 елда басылып чыккан «Келәү» китабындагы барлык шигырьләре һәм повесте тулысынча керәшеннәргә багышланган. 2025 елның 29 апрелендә күренекле шагыйрә мәңгелеккә күчте. Исән булса, 19 мартта Клара апага 90 яшь тулыр иде.

Кичәгә Ләкенең «Игәнә» керәшен фольклор ансамбле дә килгән иде. Алар башкаруындагы «Авыл көе»нә тамашачылар да кушылып, җырлап утырды.

«Бала» дия иде

Кичәне алып баручылар Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямов белән «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина тамашачыларны чыгыш ясаучылар белән таныштырдылар, шулай ук, шагыйрәнең шигырьләреннән өзекләр укыдылар. Клара апаның җор телле, юмор хисле һәм тормышчан фәлсәфәгә ия шәхес булуын да искәртеп уздылар.

 

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе, Клара Булатованың якташы Людмила Белоусова зур ихтирам күрсәтеп:

«Клара апа мине бик якын итте, «бала» ди иде, якташы итеп яратып карады. Миңа биргән интервьюда ул безнең Югары Чыршылы авылында яшәүләре, әтисенең шуннан сугышка киткәнен, балачагы истәлекләрен сөйләде. Алар «Туганайлар» газетасында басылды. «Керәшен сүзе» газетасының беренче саны 1993 елның февраль аенда дөнья күрде. Редакторы буларак, шуны әйтәсем килә, Клара апа бу газетаны «күтәреп»алды. Ә инде газетаның 3нче санында Клара апаның Олы көнгә багышланган язмасы чыкты. Гел элемтәдә тордык, шигырьләрен кеше аша да, телефоннан да җибәрә иде. Моннан 3 ел элек аларның өйләрендә дә булдык. Бүгенге кичәне без 26 мартта уздырасы идек, тик килеп чыкмады. Күрәсең, Клара апаның рухы ул көнне уздыртасы килмәгәндер. Бүген зур бәйрәм — благовещение. Бәрмәнчек атнасы бара, 4 көннән — Олы көн. Аның иҗатында бик күп тапкырлар олылап искә алынган көннәр. Димәк, Клара апа, бу чараның нәкъ шундый изге көндә узуын теләгәндер», — дип сөйләп үтте.

Сарман егете, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, җырчы Роберт Андреев шагыйрә сүзләренә язылган «Су буенда кыяк үлән» җырын башкарды, якты истәлекләре белән уртаклашты:

 

«Клара Булатова белән беренче очрашуыбыз санаторийда булды. Алар концерт белән килгән иделәр. Соңрак, без еш очрашып, сөйләшеп тордык. Ул кулыма шигырен биреп, «бала, менә сиңа җыр өчен матур сүзләр, син көй язырга тиешсең», ди иде».

 

Шигъри хатка – күлмәклек

«Апуш» татар балалар театр студиясенә йөрүче Антонина Максимова Клара Булатованың балачак хатирәләре турындагы истәлекләрен укыды. Алар бүгенге көннең актуаль темасына кагылышлы:

«...Ә кичләрен безгә солдаткалар җыела. Алар кул эшен алып килә. Бияләй бәйлиләр. Сугышчылар өчен. Посылка итеп фронтка озаталар. Керосин лампасы янган кичләрдә әни газета укый. Кайбер кичләрдә мин әнине алыштырам. Әнидән ишетеп алган бөтен хәзинәне, түкми-чәчми, көйләп утырам. «Йосыф китабы», «Ләйлә вә Мәҗнүн», риваять-дастаннар, бәетләр... Солдаткалар тыңлый, елый, үз хәлләрен сөйли. Мин алар сөйләгәннәрне дә көйгә салып утырам».

Клара Булатова мәктәпкә кергәнче үк сәхнәгә менә. Укый башлагач, оста итеп шигырьләр яза башлый. Һәрнәрсәне шигъри юлга салып, үзенә кыенлык китергән чакларны да искә ала ул: «Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, чыгарылыш җыелышында яңа директор Митрофанов: «Отличникларны өчәр метр күлмәклекләр белән бүләклим», — дип сөендерде дә... Әллә акчасы булмады, әллә онытты. Мин тоттым да аңа шигырь белән ачык хат яздым. Ул район газетасында басылып чыкты. Бу шигырь белән мин бер атуда ике генә түгел, өч куянны алдым! Беренчедән, газета килүгә, директор абый, күлмәклек салынган өч төргәкне кыстырып, безгә кунакка килде. Икенчедән, миңа ул шигырь өчен редакциядән 4 сум 20 тиен гонорар түләделәр!» Шулай үсмер елларыннан ук чын-чынлап «халык шагыйре» булып китә Клара Булатова.

 

Сәхнәгә Клара Булатованы искә алырга Татарстан язучылар берлеге вәкиле Ильяс Фархуллин чыкты. Ул болай сөйләде:

“Монда җыелган күп шәхесләр шикелле Клара апаны яхшы белмим. Шулай да берничә хатирәне искә төшереп үтәм. 2015-2016 елларда, музыка училищесында укыганда, чараларда чыгыш ясый идем. Берсендә кунаклар арасында Клара апаны күрү бәхетенә ирештем. Аралашу насыйп булмады. Бары тик мөлаем, ачык йөзле, ягымлы ханым утырганын күңел сандыгына салып куйганмын. Язучылар берлегенә килгәч, уемда шундый олпат язучыбыз белән күрешү теләге бар иде, кызганычка, хыялым тормышка ашмады, Клара апа арабыздан китте. Аның иҗаты йөрәкләрдә сакланыр”.

Күчтәнәчкә – җиде әйбер

 

Клара Булатованы яшьлек елларыннан белгән, аның эшчәнлегенә югары бәя биргән галим, академик Хатыйп ага Миңнегулов та үз сүзләрен әйтте:

“Ике курс бергә укыдык, аның әдәбиятны белүен, шагыйрьлеге, шигъриятне яратуы барлык күзәнәкләренә сеңгәнлеге күренә иде. Инде укуларны тәмамлап, эшләп йөргәндә дә без гел аралашып яшәдек. Әлмәттә яшәгәндә, телевидениедә эшләгәндә, минем белән дә берничә тапшыру эшләде. Ул диненә дә, милләтенә дә карамыйча, бар халыкны яратты. Телне саклау өчен тырышты, аның кыйммәтен, кадерен белде”.

Әлмәтнең «Кәләем» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Клара Булатова белән бер иҗат дулкынында яшәгән Валентина Брагина «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җырын башкарды.

Альбина Гайзуллина йөрәк дусты Хәсән Туфаннан килгән 76 хаттан өзекләр укыды. Ул аңа Тәнәкә (башкортча төпчек кыз дигәнне аңлата – ред.) дип эндәшкән, хатлар юллаган. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев башкаруында “Зәңгәр кыңгыраулар” җыры кичәне тагын да ямьләндерде.

 

Сәхнәгә үзебезнең керәшен җегетләре Денис Михайлов, Иван Пугачев һәм Кирилл Кондратьев Клара Булатова үзе әйтергә яратканча,»ярты гомер юл йөреп, аяк өстендә язылган шигырьләре»н укыдылар. Аның бу шигырьләре ничә буын балаларны шигырь язарга рухландыра.

 

“Сөембикә” журналының әдәби редакторы Эльмира Закирова да матур истәлекләрен сөйләде:

«Шундый матур, рәхәт кичә бүген. Клара апаның ире Нәфис абый белән бергәләп безнең редакциягә килгән чакларын искә алабыз. „Кая кунакка барсаң да, күчтәнәчкә җиде әйбер алып бар“, — ди иде Клара апа һәм өстәлгә үзе пешергән ипиен, балын, җиләген, кагын, каймагын чыгарып куяр иде. Аның белән аралашу — үзе бер бәхет. Җитмәсә, минем дусларым аның укучылары иде: бер бүлмәдә яшәгән Камәрия Җамалетдинова, Атлас, Рәйханә...».

Булачак ирен төшендә күргән

Күренекле журналист Атлас Гафиятов та укытучысы Клара апаны искә алды:

“Шундый кешеләр була, алар синең тормышыңда уңай якка юл күрсәтә. Клара апа белән дә шулай булды. 9нчы класска укырга Кәшер мәктәбенә бардым. Клара апаның дәресләре – сихри бер дөнья. Аны иң тәртипсез бала да тыңлап утыра иде. Башка укытучылар кебек китап, журнал тотып кермәде. Тукайлардан, Туфаннан башлый... шулай сөйли дә сөйли, чебен очкан тавыш та ишетелми... Һөнәр сайлаганда да Клара апаның ярдәме тиде. Без Клара апа һәм Нәфис абый гаиләсе белән туганнардай яшәдек. Гаиләбез өчен аларга бәйле могҗизалар да бар. Алар килгәч, 11 айлык кызыбыз йөреп китте, улым беренче тапкыр шигырь язды”.

 

Клара апа сүзләренә композитор Ифрат Хисамов иҗат иткән бик тә популяр «Якын дустың барын онытма» җырын Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин башкарды.

Инде бу җырдан соң, без, әлбәттә, Клара апаның гомерлек терәге, дөньясының умыртка баганасы Нәфис абый, аларның мәхәббәт тарихы турында ишеттек. Клара апа булачак ире Нәфис абыйны, солдат киеменнән, 14 яшендә төшендә күргән... Җиләк җыеп йөреп кызлардан аерылып калган Клараны ул үз кочагына алып арышлар эченә таба атлаган…

 

«Бу төштән соң, нәкъ 20 ел үткәч, 1971 елның 27 декабрендә Кәшер мәктәбенә, сеңелем янына кердем. Өстемдә – хәрби кием. Клара укучыларның дәфтәрләрен тикшереп утыра. Танышуыбыз шулай булды. Ә инде 7 көннән соң, без ЗАГСка бардык», – дип озаклап яшь чакларын искә алып сөйләде Нәфис абый. Ул Клара апаның керәшеннәрне, аларның йола-бәйрәмнәрен хөрмәт итүен дә әйтеп үтте. Шундый матур искә алу кичәсе оештырганнары өчен Җәкәү йортындагыларга олы рәхмәтен белдерде.

Театр һәм эстрада артисты Аграфена Васильева Клара апаның юмористик шигырен укып кәефләрне күтәрде. Ул җитәкли торган театр студиясе балалары да Клара апа шигырьләрен яттан сөйләп, сөендерделәр.

«Казан утлары» журналының җаваплы секретаре Ландыш Әбүдарова

«Безнең журналда Клара апаның шигырьләре еш чыкты. Аның Нәфис абый җибәргән соңгы шигырьләре быел апрель санында басылды», — дип Нәфис абыйның үзенә «Казан утлары»н бүләк итте.

Cагынуга уралган хисләр

Укучысы, «Хәзинә» милли сәнгать галереясенең өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Фасиев:

«Укырга да, язарга да, татар теленең кирәклеген аңларга да өйрәткән укытучым ул — Клара апа. Сары кремплен күлмәк киеп дәрескә килеп керүе бүгенгедәй күз алдымда. Аның кебек төз, җитез беркем йөри белмәде. Ул беркайчан да укучылар янына килеп, „исәнмесез, балалар“, димәс. Укытучылар бүлмәсеннән класска кадәрге арада да ул шигырь чыгара. Ә без, укучылар тын да алмый тыңлыйбыз. Керәшен сөйләмен дә безгә дөрес итеп күрсәтә белде. Әдәбият китабында булганнарны укырга кушып, өстәмә мәгълүмат та бирде. Ул беркайчан да тавыш күтәрмәде, җайлап кына дәресен бирде. Клара апа безгә фикерләребезне шигъри юлларга салырга өйрәтте. Басылмаса да, минем дә 100гә якын шигырем бар. Аны мәңгелеккә күчте диясем килми, хәзер килеп керер төсле тоела», — дип истәлекләре белән уртаклашты һәм укытучысына багышлап язылган шигырен укыды.

Керәшен дөньясында да шагыйрьләр җитәрлек. Кичәдә үзләренең Клара Булатовага багышланган шигырьләре белән Татарстанның атказанган артисты Лена Данилова, шагыйрә Луиза Янсуар тамашачыны сокландырды да, уйландырды да.

«Дүрт ягында Җирнең утлар яктым,
Сезне истә тотып, учаклап...
Кай кыйтгага аяк атласам да,
Кешеләре ала кочаклап!

Мин аларга сөйлим, Клара апа:
— Керәшеннәр, — диеп, — и, алар,
Кирәк булса, ертып, күкрәгеннән
Җанын алып бирә, бахырлар...», — диде Луиза Янсуар.

Лена Данилова шигырендә дә Клара Булатованың керәшеннәргә мөнәсәбәте тулаем ачыла:

...Безнең кавем якын иде сиңа.
Һәркем өчен җәеп канатың —
Безне сөймәгәннәр арасыннан,
Син безләрне «үз» дип яраттың.

Кичәдә Клара апага булган ихлас ярату, аны сагыну хисләре күрсәтелде. Үзе биредә булса, «Җәкәү җортларына килсәм, керәшеннәр ала кочаклап!» дип, һичшиксез, шигырь укыган булыр иде.

* * * 

Клара Булатова 1936 елны Сарман районындагы Татар Карамалысында укытучы гаиләсендә туа. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлый. Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы, Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телекомпаниясендә эшли.

1960 еллардан башлап иҗат итә. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган. 1970 елдан СССР язучылар берлегендә тора. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин премиясе (1994), С.Сөләйманова премиясе (2007), Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015).

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев