Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

93 яшьлек тыл ветераны Ульяна Тихонова: «Ач килеш кинәт ашап үлүчеләр дә күп булды»

Зәйдә яшәүче Ульяна Тихонова чыгышы белән Сармаш-По-Ирне (Апач) авылыннан. Ул Бөек Ватан сугышы чорында күргән газаплары турында сөйләде.

Балачагы авыр елларга туры килгәнлектән, ул бер класс белем дә алмый кала. Үз тырышлыгы белән укый-язарга өйрәнгән. Бер яңалыкны калдырмый укып, карап бара. Барлык ил башлыкларын таный, исемнәрен белә. Хәзер инде куллары да ручка тотмый, аяклары да авырта, шулай да тик тормый, ике таяк ярдәмендә гел хәрәкәттә. 

Ульяна Ивановна еш кына оныгының балалары — Ирина белән Евгенийны чакырып янына утырта да, фотоальбомын алып акрын гына сөйли башлый. Һәрбер фото астына үзенең шигырь юллары, кичерешләре язылган. Ульяна түти сөйләгәннәрне газета укучыларга да ирештерәбез.

Әни әллә нишләде, сөяп куябыз ава

Балалар, илебезнең көче бердәмлектә. Халыклар бердәм булганга, безнең ил II Бөтендөнья сугышында җиңде. Хәзерге көндә дә бергә-бергә туганнардай тынычлык өчен, ил байлыгын, Ватаныбызны саклап калыр өчен тырышалар. 

Илебез бик киң безнең,
Бар халык та сыябыз,
Корычтан да ныгырак булды
Илебез — Россиябез. 

Дөнья тынычсызлыгы борчый халык күңелен. Җир-Анабызның узган сугышлардан да калган яралары сыкрый әле. Сугыш кайгысын, авырлыгын, ачлыкны күрдем, балалар. Сугыш башланганда миңа — тугыз, иң кечебезгә — ике, иң олы дәдәйгә 16 яшь иде. Әтиебез өлкән яшьтә булганга беренче көннән сугышка алмадылар. Тылдагылар көне-төне колхозда эшләде. Әти тегермәнче булгач, безгә бераз җиңелрәк иде башта. Он тарттырырга килүчеләр «лопатка» (берәр кушуч он) биреп калдыралар. Әни шул онны кайнар суда болгатып безгә бирә. Калган онны чиләккә җыеп барып ипи пешерә һәм шуны киптереп сугыштагыларга сохари әзерли идек. Соңрак әтине дә һәм армия яше җиткән дәдәйне дә сугышка җибәрделәр. Дәдәй сугыштан соң да калып, барысы 7 ел хезмәт итте. Яраланып кайтты. 

Безнең сыер, сарыклар, тавык-чебеш, дуңгызлар булганлыктан, башта ашарга аптырамадык. Сугыштагыларга җибәргәннән соң, үзебезгә дә кала иде. Бик нык интеккән күрешеләргә дә өлеш чыгаргаладык. Ул бер-ике ел гына булды шул. Мал-туардан кергән ризык сугыштагыларга булды. Йон, май, он... Аннары без дә үләнгә күчтек. Басу-кырларда үлән дә бетте. Халык ачлыктан шешенеп үлә башлады. Йөрәк түремдә иң нык калганы — иптәш кызым Зуя белән энесе Көҗмә. Искә төшкәндә бәгырьләрне кисәрлек. Әтиләре сугышка китте дә югалды, әниләре чирле иде. Бер яктан бернинди ризык килми. Иртән торгач, әни: «Кызым, бар Зуяңның хәлен бел», — дип я бәрәңге, я алабута күмәче тоттырып җибәрә. Шулай бер көнне иртән безгә Зуя керде дә әнигә: «Анна түти, әни әллә нишләде, сөяп куябыз, ул ава. Инде кырына түшәк, ястыклар да тездек», — ди. Әни барганда, аларның әниләре инде күптән үлгән була. Алар бөтенләй ятим калды. Ул дус кызым быел, 92 яшендә мәңгелеккә күчте.

Хәлсезлектән ат егылды

Ул чорда, без балалар да эшләдек, тырыштык. Ындыр табагында служба комбайнына көлтә тыгып тордым. Анда миңа 11 яшь иде. Комбайн бертуктамый эшләп тора, ә мин хәлем бетсә дә, тырышам. Минем кебек малайлар көлтә китереп тора. Аяк астына җайлап бүкәннәр куйдылар. Аптырагач, көлтәне күбрәк тыгам да, «дык» итеп туктап кала. Аны чистартканчы 5 минут ял итәм. Кайткач өйдәге эшләр, сугыштагыларга носки, бияләй бәйләү, бәрәңге киптерү. Ял күп эләкми. Бу бер минем язмыш кына түгел, барлык балалар да бертигез идек ул вакытта.

Бер юлы Чаллы элеваторына симәнәгә киттек. Әни түти белән икебезнең кесәсенә икешәр бәрәңге тыкты. Кызлар белән арба тартып бардык, ә малайлар — ат белән. Атыбыз сазлы юлда хәлсезлектән егылды. Малайлар тугарып, атны да, арбаны да Биш авылына кадәр диярлек тартып бардылар. Җәпсәйләрдә (Җәпимдер инде ул) төн чыктык. Атлар да ял итте. Кайтканда Бүре-Сарайда кундык.
Чаллыдан иртәнге якта гына кайттык. Ике сәгать ял иткәннән соң, эшкә барганчы, бакча казырга дип чыккан идем. Председатель: «Кеше котыртып ник чыктың?» — дип, миңа киртә күтәреп килә. И, куркуларым шунда.

Ашама, әти, ашама

Әтинең кайтуы күз алдымнан китми, бик сөенечле булды. Тәрәзәгә карасак, капкадан начылый атлап, бер ир кереп килә. Ишекне ачып, «Иваннар монда торамы» диде дә, кереп, лып итеп бусагага утырды. Без, аптырашып, карап торабыз. «Иван кайда әле? Ул миннән ике көн алдан кайтып китте бит», — ди. Без әти үлгән дип елаша башладык. Әни аны ашатып-эчертеп, мунча ягып кертеп, киемнәрен алыштырып, юлына да ашамлык биреп озатты. Ә әти бер-ике көннән соң кайтты. Хәлсез, ачыккан. Әти туктый алмый ашый, ә без аның кырында «ашама әти, ашама», дип елашабыз. Чөнки, ул вакытта ачыкканнан соң, кинәт ашап үлүчеләр күп булды.

Сугыш беткәндә, сеңелем Линә, мин һәм әни урманда идек. Утын төяп, Линәне утын өстенә утыртып кайтып киләбез, авылдан шау-гөр тавыш ишетелә. Аруны онытып, «ни булган» дип, йөгерә-йөгерә килеп керсәк, урам тулы халык. Кайсы елый, кайсы бии, кайсы җырлый, кочаклашалар. Безне күрүчеләр безгә таба йөгерә башлады. Алар: «Сугыш беткән, сугыш беткән», — дип, кычкыра иде. Без бу күренешкә шаккатып, еларга да, сөенергә дә белмичә, авылдашлар кочагында калдык.

Күргәннәрне сөйләргә бер гомер генә җитмәс. Сугыштан соңгы чорда да сөйләп бетермәслек авыр булды. Хәер сорап йөрүчеләр күбәйде. Ил җимерек калды. Халык барыбер бирешмәде. Халыкның бердәмлеге илне иң бай ил дәрәҗәсенә күтәрде. Әйтәсе сүзем шул — дуслыкта, бердәмлектә, тырышлыкта көч!

Ульяна түтинең үзе язган шигырьләренең берсен укып та күрсәтте.

Яңа яралар өстәлә ярага
Үткәннәрнең дә бит яралары яңа,
Тагын яңа яра йөрәкләрдә урын ала.
Дошман тагын тынычлыкка кулын суза,
Ир-егетләр илне яклап яуга бара.

Кайгылы хәбәрләр килгәләп торалар, 
Аңлыйбыз, уенга китмәде бит алар,
Батырлык күрсәтеп башларын салалар, —
Сызлыйлар йөрәктә тирәнтен яралар.

Беләбез, Ил саклау — ир-егет бурычы,
Иңендә — мылтыгы, куенында — кылычы.
Тик йөрәк бит карыша — югалту теләми,
Ул тели тынычлык, тик сугыш теләми.

Ни җитә дус, тату һәм бердәм яшәүгә, —
Илебез сайлаган юл туры, хаклы юл.
Теләми кемгәдер кол булып яшәүне,
Дуслык һәм тынычлык сагында тора ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев