40 ел интернатта яшәүче Анна Юдина: «Бер туганым да юк. Шөкер, чит кешеләр килеп, хәлемне белеп йөри»
Чаллы шәһәрендәге «Неупиваемая чаша» чиркәве прихожаннары картлар һәм инвалидларның интернат-йортында еш булалар. Анда торучыларның, шул исәптән карендәшләребезнең дә хәлләрен белеп, картлык көннәрендә аларга өй җылысы, күңел яктысы өләшәләр. Моның турында «Туганайлар»га Мария АСАНОВА хәбәр итте.
Тукай районының Калинино авылында туып-үссәм дә, гомерем Чаллы шәһәрендә үтә. Квартир алыр өчен заводта эшләдем. Саклык банкында кассир, бухгалтер да булдым, почтальон эше дә таныш. Эшем гел кешеләр арасында булды. Кешеләр төре булган кебек үк, язмышлары да төрлечә, әмма картлар йортындагы шикелле катлаулы язмыш ияләре башка беркайда да юктыр. Ике ел элек, тормышымдагы иң авыр чакта, картлар йортына хәер өләшергә барган идем. Бер түтинең күземә карап, үзебезчә эндәшүеннән йөрәгем әллә нишләп китте. Исемен Анна дигәч, керәшенме әллә дип сорадым. Карендәшебез булып чыкты.
Шул вакыттан башлап, картлар һәм инвалидларның интернат-йортына керәшен чиркәве прихожаннары атна саен йөрибез. «Неупиваемая чаша» чиркәве настоятеле Владимир Иванов та өлеш бирергә бара. Үзем чиркәү хорында җырлап йөрим. Трапезнаяда әзерләнгән ризыкны да, үзебез дә пешереп алып барабыз.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Миләүшә Ушакованың, өлкән шәфкать туташы Рәмзия Фәттахова һәм башка хезмәткәрләренең биредә тәрбияләнүче кешеләргә мөнәсәбәтеннән чыгып, бу коллективта кара эштән чирканмаучы, сабыр һәм тырыш кешеләр генә җыелганын аңларга була.
Биредә караучысы, туганнары булмаган ялгыз өлкәннәр, читләр ярдәменә даими мохтаҗ инвалидлар яши. Күбесе өчен бу интернат олыгайган көннәрендә үз йортын, гомер иткән нигезен алмаштырган. Алар арасыннан Анна түти Юдина төрле интернатларда 40 ел гомер кичергән.
84 яшьлек Анна түти Зәй районының Фёдоровка авылында туган. 6 яшенә кадәр ул үз аягында булып, йөгереп йөргән. Әмма чир аны урын өстенә еккан, шуннан соң ул инде аягына баса алмаган. Тәгәрмәчле тактага охшаган коляска-җайланмага утырып, аны аягы белән шуыштырып хәрәкәтләнә.
Интернатка бер баруыбызда ул мине янына утыртты да, үз тормыш юлы турында сөйләде. Анна түти кушуы буенча, ул хакта «Туганайлар»ны укучыларга да җиткерәм.
— Сугыш башланганда мин ике айлык булганмын. Әни эштән кайтып кермәгән, урак урган, колхоз эшендә булган. Мине сигез яшьлек Мария түтием караган. Мин елаудан туктамагач, түти: «Әни, имидән аер инде, түздереп булмый», — дигән. Дүрт бала булганбыз, иң кечеләре мин. Әтием Дмитрий сугыштан кайтмады. 5-6 яшьтә әле йөри, әби янына бара идем. Әни коймак пешерсә дә, әбигә илтә идем. Әби өйрәткән иманнарны әле хәзер дә беләм. 6 яшьләр булганда, кулыма, аягыма борчак кадәр генә әйберләр чыкты. Сызлый, авырта. Түзә алмыйча, «үләм» дип елап ятам. Бер елдан тишелеп ага да, тирене тартылдырып калдыра. Тагын чыга. Хәлем авыр булгач, әни күрәзәгә барган. «Хәзер инде соң, кешегә бозып ташлаган сихергә туры килгән», — дигән ул әби. Өшкереп, май, су биреп җибәргән. Әни суны эчертеп, тәнемне майлагач, әкренләп идәндә үрмәләп йөри башладым. Куллар сызлады, бармакларым бөгелмәде. Укырга бара алмадым.
1984 елга кадәр аягыма басалмадым, үрмәләп йөрдем, арт ягыма утырып, шуыштым. Әнием 1979 елның 11 декабрендә үлде. Биш еллап Баграждагы түтиләрдә тордым. Аннан 1984 елны Казан ягындагы Дербышка интернатына киттем. Бер инвалид ир Казанның картон фабрикасына барып, безгә эш белешеп кайтты. Кәгазь тартмалар ябыштырдык. Иллешәр-иллешәр итеп, бау белән бәйләп җибәрә идек. Өч ел эшләдем.
Яшел Үзәндә биш катлы интернат ачылгач, акыл ягыннан тайпылышы булмаганнарны шунда күчерделәр. Мин анда барганда бу эштән чираттагы ялда идем. Анда — 400ләп кеше. Директор җыелыш җыйды, «кайсыгыз кухняга бәрәңге әрчи ала, кайсыгыз ничек булыша ала», дип, хезмәткәрләргә ярдәм итүебезне сорады. Мин бүлмәгә менеп, «күзем әйбәт күрә, инвалид булсам да, кулларым эш белә», дип Җәгүремә әйттем. Ул каршы килмәде. Көн дә иртәнге биштән кухняга төшеп, бер хатын белән бәрәңге, суган әрчедек. Поварлар эшләгәнне яраттылар. Акчага түгел, бушка эшләдек. Булышканым өчен, көн дә ике күкәй, бер литр сөт бирергә язды врач. Поварлар да, «Анна апа, ни кирәк — фаршмы, итме, бөтенесен ал», диләр иде. Өч ел булышып йөрдем. Чаллыда интернат ачылганын ишеткәч, министрлыкка киттем. Мине дустым Таня алып барды. Яңгыр ява, колясканың тәгәрмәчләре пычранып бетте. Шул килеш министрлыкка барып кердек. «Туган ягыма якынракка күчерегез. Миңа Чаллы интернатына путёвка кирәк», дидем. Шулай итеп, монда килдем, — дип үзенең авыр сынаулы гомер юлы турында сөйләде 84 яшьлек Анна түти Юдина. — Яшем олы булса да, күзләрем начарланса да, башым эшләгәч, барысына да риза-канәгать булып яшим. Шушы тормышыма сөенеп, куанып бетә алмыйм. Директор бик әйбәт кеше. Миләүшәбезнең көн саен кереп хәлемне белүенә, «Анна апа, кирәк әйберләрең юкмы», — дип әйтүенә күңелем була. Өлкән медсестра Рәмзия дә: «Анна апа, даруларың бармы? Нәрсәләр кирәк?» — дип сорап кына тора. Интернатта түгел, санаторийда яшибез кебек. Атна саен мунча кертәләр, киемнәрне юып, үтүкләп бирәләр. Бер туганым да юк. Ходаема рәхмәт, яныма чит кешеләр килеп, хәлемне белеп йөри.
Анна түтидән башка, бу интернат-йортта әле тагын ике карендәшебезне очраттым. Аларның берсе — 101 яше белән баручы Анна Смирнова. Ул — Түбән Кама районының Байгол авылында туып-үскән. 17 яшеннән сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән. Анна Андреевна Түбән Кама шәһәрендә яшәгәндә лаеклы ялга чыккан. Үзе әйтүенчә, Прости авылында йорт сатып алган, хәзер ул йортны улы карап тора икән.

Икенчесе — Менделеевск районыннан 78 яшьлек Наталья Никитина. Аның ике күзе дә күрми. Ире һәм кече улы үлгәч, Наталья Андреевна бирегә килгән.

Тәгәрмәчле тактага охшаган коляскасын аягы белән шуыштырып йөрүче Анна түти Юдина, көн яктысын шәйләмәүче Наталья Никитина һәм картлар йортындагы башка кешеләр тормышы — ныклыкның, яшәүне яратуның никадәр зур көч икәненә дәлил. Алар янына барган саен, күңелем яктылык белән тула. Упкын читендә калсалар да, яшәүгә ялганыр көч табучылардан сирпелгән эчке бер яктылык ул...
Мария АСАНОВА.
Яр Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев