38 ел кызына терәк булып яшәүче Ольга Гыйльметдинова: «Авыру балага мескен һәм елак әни кирәк түгел»
Мамадыш ягы кызы, гомеренең күп еллары Түбән Камада узган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче ОЛЬГА ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА-ЧЕМКИНА үз тормышының сәхифәләре белән уртаклашты.
Гомерлек ярам
Беренче баламны 1986 елның март урталарында табарга тиеш идем. Баламны бик җиңел күтәрдем. Анализларым да, кан басымым да гел әйбәт булды. Күрәчәк булгандыр инде, 2 март көнне, уйламаганда-көтмәгәндә, әкрен генә су китә башлады. Якшәмбе көн иде, поликлиника эшләмәгәч, үземнең врачка барып булмады. Тулай торакта янәшә бүлмәләрдә торучы, инде әни булган күршеләремнең киңәшен тотып, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, бала табу йортына киттем.
Барып кергәч тә, «әле минем ике атна йөрисем бар» дип, әйтеп карадым. Тик дежур врач: «Ике атна гына калгач, вакыты җиткән инде, таптырабыз», дип, үзенең карарын җиткерде. Баланы таптыру өчен, миңа стимуляция ясый башладылар. Менә шул харап итте дә инде.
Ул чаралары көтелгән нәтиҗә бирмәде, бала срогыннан алда туарга җыенмады. Мине шулай җәфалый торгач, дүрт смена алышынды. Чираттагы дежур врач үземенең табиб булып чыкты. Карый торгач, су китеп бетте, инде баланың йөрәк тибеше начарая, ничек тә тизрәк таптырырга кирәк иде.
Менә шунда вакуум-экстракция кулланырга дигән карарга килделәр. Хәзерге акылым булса, «юк, кесарево ясагыз», дияр идем. Ул вакытта мин, тулысынча, врачка ышанган идем.
Бала туганда ук суламый, зәп-зәңгәр иде. Егерме минутлап балага җан кертергә азапланганнан соң, аны алып киттеләр. Өч көн бала турында берни белә алмадым. Үземнең дә проблемалар башланды, температура күтәрелде һәм башкалар...
Дүртенче көнне, ниһаять, кызымны имезергә алып килделәр, тик мин иртә шатланганмын, баламны бүтән китермәделәр. Бер атна булганда, мине — ашыгыч ярдәм машинасы белән гинекология бүлегенә, ә кызымны, патология белән туган балалар бүлегенә күчерделәр. Ике атна эчендә, гинекология бүлеге җитәкчесе Юрий Почитаев ярдәме белән, аякка басттым. Больницадан чыгуга, туп-туры, баламны алырга киттем. Минем сөт тә беткән, әле ул вакытларда хәзерге кебек җаның теләгән смесь-ризык юк, «Малютка» гына бар. Ә ул баллы, балада диатез башланды. Яшәгән урыныбыз да 9 квадрат метрлы бер бүлмә. Бала төне буе елый, аптырагач, коридорга чыгып, күтәреп йөрим...
Бала таптырган врач белән очрашкач, ул: «Аяк-куллары хәрәкәтләнәме соң?» — дип сорады. Ул баламның гарип булачагын белеп торган...
Дүрт ай борчусыз яшәдек
Ә без әле дүрт ай үзебезнең матур кызчыгыбызга сокланып яшәдек. Балалар табибы «бары да әйбәт» дия иде. Шул вакытта безгә ике бүлмәле квартир бирделәр. Кызыбызны шәһәрнең башка балалар поликлиникасына беркетергә туры килде. Шул поликлиникадан килгән медсестра, кызымны беренче күрүгә үк: «Сез невропатологта дәваланасызмы?» — дип сорады. Минем «юк» дигән җавабымны ишеткәч, безне үзе белән алып китте.
Шул көнне Айгөлемә «балалар церебраль параличы» дигән диагноз куелды. Мин әле һаман да балам инвалид булыр дип уйлый алмый идем. Врач кушкан бөтен дәваларны вакытында алсак, ярдәме тияр, балабыз башка яшьтәшләре шикелле йөреп китәр, дип ышана идем.
Инвалидлыкны кызыма 2 яшь тә 10 ай булганда бирделәр. Бу вакытта инде икенче кызым Ирина 1 яшь тә 2 айлык иде. Кечкенә кызым йөри башлады, ә олысы әле утыра гына. Шул вакытта Башкортстанга, иремнең туган йортына кайткач, газетадан Уфада энәләр белән балалар параличын дәвалаучы врач булуы турында укыдым. Юлыбызга Фаил Кандаровны чыгарганы өчен, Ходайга рәхмәтле мин. Аның шифалы кулы, энәләре булышмаса, балам гомер буе инвалид коляскасында утырып калган булыр иде. Дәвлану курслары бер дә туктап тормады, санаторияләргә дә алып бардым. Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырыштык. Айгөлгә 4 яшь ярым булганда, Түбән Камада гарип балалар өчен «Надежда» реабилитация үзәге ачылды. Бу вакытта инде ул әкрен генә йөри башлаган иде.
«Балалар церебраль параличы» дигән диагнозны кабул итү иремә, туганнарга бик авыр булды. Тик Айгөлем ягымлы булуы, кешеләргә тартылуы белән, үзен яраттыра алды.

Баштарак баламның авыру икәнен беркемгә дә сиздерәсем килмәде. Мин бит әле алган дәвалау курслары нәтиҗә бирер, балам башка яшьтәшләрен куып җитәр дип ышана идем.
Айгөлемнең яраткан шөгыле
Айгөлемә инде 38 яшь. Әтисенең мәңгелеккә күчкәненә дә 10 ел. Мин, Айгөл дип яшим, ә аңа — мин кирәк. «Әнием, мин сине шундый яратам, беләсеңме шуны?», — дип әйтми калган көне бик сирәк. Дөрес, ул авыру дигәнең беркая да китмәде, күңеле төшкән, нәрсәгәдер кәефе киткән көннәре дә күп була баламның. Андый чакларда: «Син мине нигә мондый итеп таптың?» дигән соравын ишетеп, йөрәк телгәләнә.
Айгөл вакытын күбрәк ноутбук артында үткәрә. Классташлары белән дә актив аралаша. Кечкенәдән иң яраткан шөгыле — пазллар җыю. Ул аларны, үзе генә белгән техника буенча, бик тиз җыя. Мин аларны рамкага урнаштырып, картина итеп элеп куям.
Соңгы вакытта алмаз стразалар белән тәреләр һәм төрле картиналар җыя башлады. Бик авыр, алҗыткыч эш. Айгөл картинаны җыеп бетереп, берәрсенә бүләк итсә, үзенә дә, миңа да сөенеч.
Җанны рәнҗетмәгез
«Безнең гаиләдә авыру бала булмас», — дип беркем дә ышанып әйтә алмый. Үзем гомер буе авыру кызымны караучы ана буларак, ялварып сорыйм: кайсы да булса яшь гаиләдә шундый сабый туа икән, «Безнең нәселдә гарипләр юк», — дип, баланың анасын рәнҗетә күрмәгез! Ана өчен авыру бала — гомер төзәлмәслек яра...
Авыру балага мескен һәм елак әни кирәк түгел. Әни көчле, үз-үзенә ышанган, сабыр булырга тиеш. Моның өчен, булган мөмкинлекләрне файдаланып, профессионал яктан да үсеп, шәхес булырга омтылырга кирәк.
Күңелеңә тынычлык бирә торган берәр шөгылең булса да ярый. Минем үземә чигү, рәсем ясау, матур шигырьләргә видео ясау, табигатьне фотога төшерү, җәй көне авылда җиләк, гөмбә җыю көч һәм энергия бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев