Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия Герое Иван Додосов турында туганы: «Кызы Аня аны елга бер тапкыр гына күрә»

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Герое Иван Додосовка бүләкне Мәскәүдә Россия оборона министры Сергей Шойгу тапшырды.

Казан аэропортына каршы алырга район башлыгы Илһам Кашапов, әти-әнисе, туганнары, балалар җыйнаулашып килделәр. Кичке уннар тирәсендә геройны каршы алучы машиналар Питрәч урамнарыннан тоташ сигнал биреп уза. Халык шулай итеп үзенең батыр улын каршы ала.

«Күңелне кузгатырлык матур бер күрешү булды ул. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, хәрби комиссариат вәкилләре, халык фронты активистлары килгән иде, – дип искә ала бу көнне геройның апасы Елена Алексеевна. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырды аны. Әти-әниебезгә чын милләтпәрвәр үстергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, котлау да җибәрде. Шушы берничә көн эчендә аны кайларга гына чакырмадылар. Питрәч халкы әле дә шул истәлекләр белән яши».

Үз башыңнан кичерсәң генә…

– Иртә белән машинада алып киттеләр, кич кайтарып куйдылар, – дип искә ала әнисе дә ул көннәрне. – Мәктәптә укучылар белән очрашты, ветераннарны юбилейлары белән дә котларга өлгерде, «Форпост» хәрәкәтенә йөрүче яшьләр дә чакырдылар. Тирә-күршеләр, сыйныфташлары турында әйткән дә юк, элек хезмәт иткән урыннарыннан – Оренбург, Чиләбе өлкәләреннән, Мәскәүдән хезмәттәшләре килде. Чәчәкләр, бүләкләр белән өй тулды. Барысы да котладылар. Һәркемнең бу зур шатлыкны уртаклашасы килде. Кайбер күршеләр хәтта төнлә, иртә таңнан керделәр, чөнки көндезләрен Иванны берничек тә тотып булмый иде. Аңа хәтта башка районнарны да әйләнеп кайтырга туры килде. Бергә хезмәт иткән офицер: «Минем әти-әнием янына да барып кайт», – дигән булган. Анысын инде район күләмендә бик матур очрашу итеп үткәргәннәр.

Татьяна Николаевна: «Сезгә кызыбыз Елена белән сөйләшсәгез, әйбәтрәк булыр. Ул күбрәк белә. Фотолар, документларны да җыеп бара», – дигән иде. Баксаң, сәбәбе ул гына булмаган. Иминлек федераль  хезмәтендә үзе дә погоннар тагып йөргән Еленаның ире Андрей Янкин да инде гыйнвар аеннан бирле махсус хәрби операциядә икән.

– Дүртенче гыйнвардан бирле күрешкәнебез юк, – ди Елена. – Мондый аерылышу беренче тапкыр гына түгел инде. Моңа кадәр ирем Сүриядә командировкада булды. Без гел шулай көтеп яшибез. Бу хәлләрне үз башыннан кичергән кеше генә аңлый ала.

Димәк, ана белән кызның кичерешләре дә икеләтә тирәнрәк дигән сүз инде бу.

Хәрби форма

Елена герой энесенең бала чагын ниндидер бер рәхәтлек хисе белән искә алды.

– Башкалардан аерылып тормады безнең тормыш. Ваняга 7 сентябрь көнне 33 яшь тулды. Туган җиребез – Питрәч районындагы Олан Иле авылы. Район үзәгендә башта балалар бакчасына йөрде, аннары 1нче мәктәпне тәмамлады. Гел «бишле» билгеләренә генә. Бик тәртипле, бик башлы иде ул. Хулиганлыкның әсәре дә булмады. Шуңа күрәдер инде, дуслары да күп иде. Бигрәк тә кызлар белән дуслашырга яратты. Ваняның буе кечкенәрәк иде. Шуңа күрә әллә ни сугыш чукмары да була алмас иде ул. Аның каравы спортның нинди генә төре белән шөгыльләнмәде. Футболны да яратты, тимераякта да шуды, велосипедта да җилдерде. Ул 1нче сыйныфка барганда, мин 5нчедә укый идем инде. Шуңа да гел күз алдымда: бик тыңлаучан, ачык йөзле, киң күңелле, тәртипле, ярдәмчел бала булды. Һәр җирдә башлап йөрергә, лидер булырга яратты.

«Ни өчен хәрби булырга теләдең?» дигән сорауны Иванга гел бирәләр, ди Елена. Ул елмая да, гади генә: «Хәрби форма ошый иде», – дип җавап бирә икән. Бәлки, шулайдыр да. Төз, ыспай гәүдәле, хәрби киемле ир-егет нинди генә малай-шалайның күңелен ымсытмый калмас икән. Әмма икенче ягы да бар: Додосовлар гаиләсендә, төрле өлкәләрдә хезмәт итсәләр дә, погонлы кешеләр бик күп. Әтисенең бабасы Иван Додосов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул оныгына 6 яшь тулганда гына вафат була әле. Ваня белән күп вакытын үткәрә. Сугыш турында да сөйли. Әниләренең әтисе Орлов Николай, олы абыйсы Анатолий да – хәрбиләр. Анатолий Орлов – запастагы лейтенант. Әфганстанда сугышкан. Аның ике улы да бабасы, әтисе юлыннан киткән: берсе – артиллерия училищесын, икенчесе милиция мәктәбен тәмамлаган.

«Ни өчен Иван нәкъ менә танк училищесын сайлады?» дигән сорауга Елена елмаеп кына җавап бирде. «Аны башкасына алмаслар да иде, мөгаен, буе кечкенә, дигән идем бит. Ә анда, киресенчә, бәләкәйрәк буйлыны алырга тырышалар. Танк эченә керер өчен җайлырак, күрәсең. Укырга кергәндә миннән кыскарак кебек иде ул. Ә училищедагы тәртип үзенекен эшләде. Хәзер шактый калку. Ирем Андрей ул вакытта училищеда взвод командиры иде. Иванның командиры булды. Энем янына барып йөри торгач, танышып киттек. Димәк, мине гаиләле иткән кеше дә әле ул. Хәзер инде улыбыз Кирилл үсеп килә.

Иван танк училищесын да гел «5ле» билгесенә генә, алтын медальгә тәмамлады. Анда отличникларның хезмәт урынын алдан ук билгеләп куялар. Шуңа күрә кайберәүләр кебек, хезмәтемне дәвам итимме-юкмы икән, дип уйланырга урын калмады. Әмма Иван андый юлга бармас та иде. Бик максатчан, башлаган эшен ярты юлда ташлап калдырмый торган, үз дигәненә ирешә торган кеше ул. Шулай итеп, Оренбург өлкәсендәге Тоцк шәһәрендә урнашкан хәрби частьта танк взводы командиры буларак хезмәтен башлап җибәрде. Анда чагында танк ротасы командиры, танк батальоны командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә хезмәт иткәндә ул инде танк батальоны командиры иде. Соңгы вакытта Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итте. Кайда гына булса да, һәрвакыт диярлек озакка сузылган командировкаларга җибәрделәр: шул исәптән Кырымга да, Донбасска да. Сизеп торам: «Ул вакыттагы хәлләр ничегрәк булды?» – дип сорыйсыгыз килә. Сирәк кенә шалтыратулардан тыш, бары тик билгесезлек кенә. Бу халәтне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Көне-төне кечкенә генә булса да бер хәбәр көтәсең. Шундый хәлдә без инде 8 ел яшибез. Моңа беркайчан да күнегеп булмый. Ниндидер бер могҗиза көткәндәй, яшисең дә яшисең. Әйтергә кирәк, бу хисләрне һәркем үзенчә кичерә. Шуңа күрә аны аңлатып та булмый торгандыр. Хәер, бу очракта сүзләрнең кирәге дә юктыр кебек. Без барыбыз да дәшми-тынмый гына көтәбез. 2014 елны Иван командировкага киткәндә, хатыны Надежда көмәнле иде. Хәзер кызлары Аняга – 8 яшь. 2 нче сыйныфта укый. Бик батыр, йөзе белән дә, характеры белән дә әтисенә охшаган. Кешеләр белән үзен Анна Ивановна дип таныштыра. Аптырап калсалар, кыскача Аня дип әйтергә дә ярый инде, дип өстәп куя. Әллә нигә бер күрсә дә, әтисен бик ярата, бертуктаусыз көтә. Былтыр 27 июньдә күргән иде, быел август аенда очраштылар. Елга бер тапкыр… Әтисе кайтты да тагын озакка китеп барды.

«Терәк булырга кирәк»

– Әле хәрби операция башланганчы ук, быел гыйнвар аенда Иван Мәскәүдәге Россия Кораллы Көчләренең гомумгаскәр академиясенең тыңлаучысы булыр өчен документлар тапшырды. Хәзер укуын дәвам итә.

Кайда гына булса да, кул астында хезмәт иткән хәрбиләр белән элемтәдә тора. Киңәшләрен бирә. Өйдә булганда да: «Үзем булсам, алай эшләмәс идем. Бу хәлләр килеп чыкмаган булыр иде», – дип, борчылып утырганын берничә тапкыр күргәнем булды. Шундый инде ул безнең Иван. Башкаларны бер дә авыр хәлдә калдырасы килми. Кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Үзенә начарлык эшләгән кешеләргә дә ташка аш белән җавап бирә. Кечкенәдән шулай. Кайчагында әни әрли дә иде үзен. Ә ул елмая да, үзе килгән бит инде, мин түгел, ди иде.

Әти-әниемә командирлары да шалтырата. Шундый батыр ул үстергәнсез дип, рәхмәт әйтәләр. Күңел күтәрерлек мизгелләр, чыннан да, күп үзе. Шатланасың да, горурланасың да. Әмма ул ничектер секунд эчендә юкка да чыга кебек, чөнки билгесезлек үз эченә өермә кебек алып кереп китә. Хәзер безгә ирләре, уллары мобилизацияләнгән бик күп гаиләләр шалтырата. «Ничек түзәсез?» – диләр. Мин инде шалтыраткан кешеләргә дә: «Начар хәбәрләр юк. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез», – дип кенә җавап бирергә өйрәндем. Сүз дә юк, авыр, әмма безнең әтиләребез, ирләребез, улларыбыз Ватан алдындагы бурычларын үти. Димәк, безгә дә җебеп төшмәскә, аларга тылдагы терәк булырга кирәк. Бары бер генә теләк – Җиңү яулап, ир-егетләребез тизрәк өйгә кайтсыннар иде, тыныч тормышта яшәсәк иде. Бу көннәрне якынайту өчен без барыбыз да кулдан килгәнне эшләргә тиеш.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев