Зинаида Мөхлисова: «Туганайлар»да редакторлык эшенә зур җаваплылык һәм курку белән алындым»
«Туганайлар»ның беренче редакторы газетаның чыга башлаган көннәре турында сөйләде.
Сарман районындагы үзебезнең Ләкегә бер кайтуымда әтием Петр, аның тутасы Анна Степановна шундый матур итеп җырлашып утырдылар. “Кушылган булабыз, җырны да, көйләрне дә белмибез”, дигән уй килде. Әтидән җырулар яздыртып алдым. Сәвәләйгә дә бардым. Кукмарага да... Туганнардан, танышлардан керәшен җыруларын текстларын яздырдым.
Шәхси мәсьәлә буенча Чаллы мэры Рәшит Хәмәдиев янына кергән идем. Керәшен икәнемен белгәч, керәшеннәр турында сөйләп китте. Ә минем, “Керәшен җыру әйтә” дигән китабымны калыпка салдырып, верстальщик Әхмәт Дусайлы яныннан кайтып килешем иде. Сумкамнан шул китапны алып күрсәттем. Китап чыгарырга йөрүемне әйттем. “Ярдәм киррәк булса, эндәшерсең”, – диде. Бармадым. Шуннан, чәшке тунымны сатып, китапны чыгардым.
Бер вакыт шулай квартирда телефон шалтырый: “Сезне Хәмәдиев чакыра. Хәзер машина җибәрәбез”, диделәр. Аптырап калдым. Нигә чакыртканын да әйтмәделәр... Мин бу вакытта кибет ачкан идем. Бригада оештырып, бассейн төзү белән дә шөгыльләнә башлаган идек. Ни уйларга да белмәдем.
Мэр янында урынбасары Геннадий Емельянов та, ярдәмчесе Рәис Нәҗипов та бар иде. Унлап кеше карап торгач, чакыртуның сәбәбен дә белмәгәч, тагын да каушап калдым. Рәшит Сәетович сүз башлады: “Синең китапны укып чыктым, бик ошады. “Керәшен сүзе” чыкмый башлады бит. Без яңа керәшен гәҗите башлап җибәрергә уйлыйбыз. Алдан тукталган кандидатуралар туры килми, булдырсаң син булдырырсың”, – дип, миңа редактор булырга тәкъдим итте.
Мин белгечлегем буенча педагог. Мәктәптә, балалар бакчасында эшләгән кеше. Хәмәдиевкә шуларны әйтеп күрсәттем. “Үз машинасында, үзе рульгә утырып, район саен җыр җыеп йөреп, китап бастырган кеше булдырыр”, – диде.
Китапны нинди акчага чыгаруым белән дә кызыксынды. Чәшке тунымны саткан акчага икәнен белгәч, “тун алып бирәм”, дигән иде. “Кирәк түгел, Рәшит Сәетович, иң мөһиме, китап чыкты”, – дип, баш тарттым (рәхмәт Хәмәдиевкә, 700 данә китап алды).
Ул үзе керәшеннәргә ихтирамлы, гади, кешелекле җитәкче иде. Зәй районындагы керәшен авылларында ветврач, зоотехник, колхоз председателе, Зәйнең үзендә район җитәкчесе булып эшләгән кеше. Керәшеннәргә хөрмәте зур. Чаллыда оештырыла торган Питрау бәйрәмнәренә килеп, керәшеннәргә ихтирамын белдерә иде... Үгетли торгач, керәшен гәҗитенең редакторы булырга ризалаштым.
Чаллы шәһәре администрациясе аппараты җитәкчесе, үзе дә журналист Рәис Нәҗипов беренче айларда бик нык булышты. Редакция өчен администрациядә бер бүлмә бирделәр. Гәҗит материаллары текстын компьютерда җыю, версткалау “Мәйдан” журналы белгечләре тарафыннан эшләнде. “Мәйдан”да эшләүче Лариса Халикова (Ләке авылы кызы) корректор буларак булышты.
Дизайнер, верстка остасы Илшат Фәррахов әле соңыннан да эшләде. Аннан, Азат исемле бер егет булышты. Соңрак Мамадыш кызы Ләйлә килде.
Гәҗитне чыгара башлауга корреспондент Петр Емельяновның күп көче керде. Ул безгә “Шәһри Чаллы”дан килде. 1932-1933 елгы иде, ялгышмасам. Петр Денисович үзе Зәй ягындагы Урта Багражныкы иде, ахры. Ул бездә 2007 елга кадәр эшләде. Нинди генә мәсьәлә булмасын, үз киңәшен бирә, фикерен турыдан әйтә, бик актив иде. Җитәкчеләр белән уртак тел тапты, алар арасында танышлары күп иде. Яздыру кампаниясе башлангач, теләсә кайсы оешмага барып, подписка ясый, реклама да алып кайта иде.
Редакция өчен ГЭСтан иркен бина бирделәр. Үзем спонсорлар табып, аны өр-яңадан ремонтлаттым. Бер оешмада бик яхшы ишекләр ясаттым, “взаиморасчет” заманы иде – ел буе гәҗиттә рекламаларын биреп бардык.
Чаллының җирле бюджеты хисабына чыккан гәҗиттә хезмәт хакы аз, үзем редактор, үзем фотограф, үзем водитель. Шул сәбәпле, хезмәткәрләрне сайлап алу мөмкинлеге юк иде. “Азатлык”та эшләгән Гафиулла Газизов, Тукай районының “Якты юл” гәҗитеннән килгән Алсу Кәримова кебек вакытлыча эшләп киткән кешеләр дә булды. Мәктәптән килгән Рушания Михайлова корреспондент,соңрак җаваплы секретарь булды. Тукай районының Мәләкәс авылыннан Мария Мартынова штаттан тыш хәбәрче буларак язды. Татар теле укытучысы Фәнзилә Солтанова – корректор, Сарман кызы Гөлфия Шәйхразиева корреспондент булып эшләделәр.
Зәй, Кукмара якларына, Бакалыга еш чакырдылар. Гәҗитнең һәр номерын әзерләр өчен бер районга чыгып керә идек. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның гәҗитнең тиражын арттыруда ярдәме зур булды. Шуңа да ай саен ул райондагы керәшеннәр турында яздык. Асыл затларыбыз Григорий Родионов, Георгий Ибушев, Раиса Тимофееваның һәрдаим рухи терәген тойдык. Виталий Агапов та беренче көннәрдән үк безгә терәк булды, ярдәм кулы сузды – авылдашларын гел “Туганайлар”га яздырды. Ул әле мин төшергән ак эшләпәле фотосын ничә еллар буе үз рекламаларына куйды. Нагайбәкләргә барып та байтак фотолар төшердем, редакция архивында сакланадыр. Редакция хезмәткәрләре белән, бәйрәм саен подписка оештырырга чыга идек. 3500 данәләп тираж җыя торган идек. Болары – соңрак...
Гәҗиткә дин турындагы сәхифәләрне үзем әзерләдем. Казандагы Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел, Тукай районының Борды авылыннан укытучы Нина Касакина бу өлкәдә бик ярдәм иттеләр. Отец Павелның благословениесе белән, “Православие денендяге иманнар княгясе”н үзебезнең редакциядә кабат җыеп, ишәйтеп, халыкка тараттык.
“Туганайлар”ны халыкка тәкъдим итү кичәсе С. Садыйкова исемендәге концертлар залында узды. Рәшит Сәетович сәхнәдә ясаган чыгышында: “Керәшеннәр өчен гәҗит чыгардык. Менә, Антонованы редактор итеп билгеләдек. Курка-курка гына булса да килеште”, – дип әйтте.
Ул еллардагы вазгыятьне аңлап эш иттек, “Туганайлар”ны яшәтергә, тиражын арттырырга тырыштык. Нинди генә чорлар, нинди генә катлаулы хәлләр булса да, керәшен гәҗите яшәсен, аны укучылар саны дистәләрчә меңгә җитсен иде.
Зинаида АНТОНОВА,
“Туганайлар” гәҗитенең беренче редакторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев