Валентина Максимова: “Туганайлар” газетасы тормышымны 180 градуска борды”
“Туганайлар” газетасы редакциядә эшләгән хезмәткәрләр үз истәлекләре белән уртаклашалар.
Үз-үземә сорауларым күп булды
Керәшеннәр белән кызыксынуым тугач та башлангандыр инде ул. Чөнки үземне белә башлаганда, “син – керәшен, син керәшен тәресе” кебек мыскыллы сүзләр ишеттем балалар арасында. Мин үскән җирдә – төрле яктан җыелган халык, керәшеннәр юк, башлыча, татарлар иде. Керәшеннәрнең кем икәнен белмәгәннәре дә күп иде. Әти-әни авылдагы халык арасында бик тә ихтирамлы кешеләр иде. Киңәшләшергә дә, ярдәм кирәк булса да алар янына килделәр. Үз-үземә беренче соравым: “Нишләп мин керәшен икән? Нишләп исемем дә шушындый, фамилиям дә шундый? Башка кызлар, малайлар кебек, нишләп, “әни” дип әйтмим, “нәнә” дип дәшәм (ул яклар бит “әнкәй” диләр), “әткәй” димим, “папа” дим.
Әбиләрем, бабайларым бар иде бит әле кечкенә чагымда, мин мәктәпкә кергәч кенә аларны озаттык. Аннары, минем нәнә шулхәтле дә энциклопедия кебек кеше иде. Чүп утыйсыңмы анда, кер юасыңмы, печән җыясыңмы, тагын берәр төрле олырак эш эшлисеңме, ул нәрсә дә булса сөйли – я мәзәген, я туганнар арасыннан кемнедер искә алып, шуның турында сөйли, я үзенең Үмердә үткән балачагын искә төшерә. Аны совхозга үскәч алып килгәннәр. Шулай булгач, боларның бөтенесе башка сеңеп калган. Аннары, мәктәпне бетереп чыгып китеп, укырга кергәчтен, керәшеннәр дә очрый башлады. Геннадий Михайловичны мин үзем шул укыганда ук очраттым, бер училищеда укыдык. Әлмәт ягыннан да керәшеннәр бар иде. Алар белән дә күрешә башладым.
Ә инде бөтенләй керәшен дөньясына кереп китү әнә шул 50не узгач, “Туганайлар” газетасына килгәчтен генә булды. 50 яшемә хәтле мин керәшен оешмалары, ансамбльләре эшчәнлеген читтән генә күзәтә килдем. Ә өйрәнүемне, кызыксынуымны дәвам иттем. Төрле җирләрдә эшләдем – мәктәптә дә укыттым, тегү фабрикасында милли чигү буенча художник булдым. Шул вакытларда татар белгечләре белән дә очрашырга да туры килде. Китап чыгарган Рәмзия апа Мөхәммәдева белән яшь чагымнан ук таныш идем, худсоветларда очраша идек. “И, сезнең керәшеннәр өйрәнелмәгән инде, – ди иде мине очраткан саен кочаклап алып, – и-и, сездәге байлык”. Ул үзе мишәр иде. Өйрәнелмәгән дигәч тә, керәшеннәрне ул үзе өйрәнә иде. Литвалылар да өйрәнә, китапларын чыгарырга әзерлиләр иде. Шул да этәргәч биргәндер инде алга таба да керәшеннәр белән кызыксынырга. Бермәл татарның тамбур чигүе белән бик каты шөгыльләндем. Шуңа күрә Казанның дәүләт музеендагы хезмәткәрләр белән аралаша, керәшен әйберләрен күрсәтегез дип сорый идем. Элек музейларга, архивларга керергә дә җиңелрәк, эзләнгән кеше җаен таба иде.
50 яшемдә “Туганайлар”га килдем
“Керәшен сүзе” газетасы да чыкканын белә идем. Аннан соң Чаллыда “Туганайлар” чыга башланды. Берничек тә уйламый идем шушы “Туганайлар” газетасына корреспондент булып керермен дип.
Керәшен костюмнарын шактыйдан өйрәнә идем, үземдә дә әбидән калган әйберләр бар иде. Белгеч тә түгел, гади керәшен хатыны буларак, уникаль, бик тә серле булган түгәрәк яулыкка үземчә карашны яздым да, “Түгрәк яулыкка туры караш” дип исемләп, кем ашадыр “Туганайлар”га җибәрдем. Ул вакытта әле Мендлееевскида яши идек. Аны басып чыгардылар.
19 ел Мендлеевскида яшәгәннән соң, 2006 елны Чаллыга күчтек. 2007 елның февраль аенда Мөхлисова (ул чагындагы редактор Зинаида Антонова – ред.) телефоннан шалтырата: “Син безгә эшкә килмәссеңме?”. Бу сорау, күктән төшкәндәй, уйламаган-нитмәгән җирдән булды. Аптырап калдым. Башыма сукты, газетага ничек язарга тиеш? “Ярый, килеп карыйм, эшли алсам эшләрмен, эшли алмасам китәрмен. Әлегә ярты ставкага гына рәсмиләштерегез”, – дип риза булдым. Мин барганда коллектив тулы иде. Бишенче елларын эшләп, көзгә газетаның 5 еллыгын уздырырга йөргән чаклары иде. Инде “Туганайлар”ның 10 еллыгын уздырырга йөргәндә пенсиягә чыгып, авылга китеп бардым. Биш ел чамасы мин шушы “Туганайлар”да эшләдем.
Коллективта ул вакытта яшь буенча барыбыз да бер чамадагы кешеләр. Ничектер, һәрберсе үз урынында һәм бик тә үз эшләрен белеп, яратып эшли торган кешеләр иде. Шушы эшләгән дәвердә ике редактор булды, ике водитель алышынды. Ә болай коллектив шул көе калды. Керәшен бәйрәмнәренең Чаллыда узганнарына бөтен коллектив белән йөрдек. Машина бар иде, күп йөрелде, аеруча, Людмила Даниловна килгәч. Еракларга – Удмуртиягә дә чыгып китә идек, нагайбәкләргә дә ничәшәр тапкыр барылды, Бакалыга да йөрелде. Күрше өлкәләргә дә чыгып, дөнья күрү; төрле җирләрдәге төрле керәшеннәрне чагыштыру... Бу миңа, керәшеннәр турында үземнең башыма җыелган информациягә шул чаклы кирәкле өстәмә булды. Музей әйберләре әле ул бер әйбәт, ә халык кулында сакланган, сандыктагы әйберләрне тотып, киеп, бәйләп кару – икенче. Мин һәрвакыт киеп, бәйләп карап йөри идем. Бүгенге көннәр өчен дә ул зур информация бирде. Мин бары тик Мөслим керәшеннәре янында гына булмаганмын, калган бөтен җирдә дә булганмын икән. Төрле чаклар булгандыр инде. Рәхәт булып истә калган, чөнки бик күп яхшы керәшеннәр белән танышып, бүгенгәчә шалтыратып, хәл белешеп яшим.
Иман битен татар хатыны белән бергә эшләдек
“Туганайлар”га килгәч, үзем куркам, үзем йолкам дигәндәй, әкрен генә кереп китәргә кирәк. Кызлар һәрберсе үз эшен белә. Кемдер кешеләр турында яхшы яза, кемдер конференцияләрне, съездларны, аналитик әйберләрне шәп яза. Ә кемдер – башка өлкәне. Минем үземә бары тик этнография генә ошый иде – керәшеннең үткәне, бүгенесе, киемнәре, бәйрәмнәре. Әмма бернәрсә ачыкланды: мин бәйрәмнәрне керәшеннәр ничек уздырганын белгәнмен, ә аларның ни өчен Питрау, Покрау, Крешение-Качману дип йөртелгәнен дә, дини асылларын да белмәгәнмен. Гомумән, гәҗиткә килгәнче диннән бик тә ерак кеше идем. “Туганайлар”ның дини полосасы бар иде, без аны “Иман” бите дип йөрттек. Аны, гадәттә, редактор үзе алып барган, чөнки чиркәүгә йөрүче танышлары да булган, үзе дә чиркәүгә йөргән. Бу аңа якынрак булгандыр, чөнки кызларның Мариядан башкасы – татарлар. Аларга бу әйбер авыр инде. Ә бит редакторның эше күп – тегендә бара, монда бара, җитешә алмый. Бөтен полосалар әзер, ә “Иман” бите тора, көтәбез.
Бер вакытны корректор Фәнзилә Раифовна: “И, Валя, әллә соң үзең генә аласыңмы инде шушы “Иман” битен?” – диде бит. Тагын уйлыйм. Ничек итеп алам, әгәр православие турында берни белмим? Бу, әлбәттә, зур җаваплылык таләп итә торган эш булды.
Фәнзилә Рафиовна белән икәү эшлидериек. Мин кызларның һәрберсе аерым тукталмыйм. Ләкин Фәнзилә турында әйтмичә булдыра алмыйм. Хәзергә кадәр аны искә алам. Ул корректор эшен шул дәрәҗәдә белеп эшли иде, шаклар каткач. Иман кенәгәсендә – керәшен хәрефләре белән керәшенчә язылган сүзләр. Ул шулхәтле дә җентекләп, озаклап утыра, барыбер ерып чыга. “Ветхий завет”тан да, аннары мәсәлләрне дә тәрҗемә иттек. Мин килгәндә “Закон Божий”, иман кенәгәләре һәм Чурашовның “Молитвослов”лары бар иде. Халык укырлыкларын, халыкка файдалыларын алып газетка урнаштыру төп максат иде.
Эшләгән чорымда “Иман” бите миңа калды. Башлыча, без аны Фәнзилә белән икәү эшли идек. Фәнзиләне ни өчен хәзер дә искә аламмы? Мәсәлән, Пасха җитә башлый. Бер мәлне Фәнзилә килеп керә: “Кызлар, өйләрегезне юдыгызмы әле? Менә мин бүген башларга җыенам. Әйдәгез, өйләрегезне юыгыз, Пасха җитә”. Татар хатыны! Һәм ул, чынлап та, үз өен Пасхага чистарткан. Алай гына да түгел, редакция бүлмәләрен дә Пасхага җыештыра, ә башкаларыбызның исендә дә юк, ник анда аркылыга, буйга ятмый, без аңа игътибар итмәс идек. Ә ул әкрен генә, үзе җайлап, тәртипкә салып, җыештырып чыга. Шулхәтле дә төгәл, пөхтә һәм булсын дип эшли торган. Кемгә дә булса ярарга тырышу да түгел бу, холкы шундый иде. Үрнәк кеше булып күңелемдә калды Фәнзилә.
“Туганайлар” мине дингә якынайтты
“Иман” битен эшләргә алынуым да миңа Фәнзилә әйткәнгә генә булмагандыр. Дингә якынайтыр өчен Ходай мине “Туганайлар”га җибәргәндер. “Туганайлар” дигәч, тагын бер кеше исемә төшә. Ул – отец Димитрий. Аның белән очрашу да шушы“Туганайлар”га килгәч булды.
Керәшен Сәрдәсендә бердәнбер керәшен музее бар. Җыенып киттек. Авылны, музейны карадык, яңа, матур чиркәү кырыннан уздык. “Иман” бите эшләргә кирәк,чиркәүгә кермичә китмибез. Анда бер генә ел служба алып баручы япь-яшь отец Димитрий каршы алды безне. Шулхәтле җайлап кына, ипләп кенә сөйли. Дин кешесе итеп, ышанып кабул иттем мин аны. Җавапларын китаплардан таба алмаган сорауларым белән, бүгенгәчә аңа шалтыратам. Аралашабыз.
Туксанынчы елларда чиркәүләр ачылды. Бакалыга кунакка кайтып йөрибез. Бакалыда иске чиркәүне ачтылар, служба рус телендә бара. Алар аңа да риза. Кайткач, ирем Василий белән миңа, түтиләр: “Кәбен койдырырга иде сезгә”, – дип әйтәләр. “Миңа ошаган батюшка очраса, күзләренә карармын да, карашы ышандырса, кәбен койдырырга әзер булачакмын”, – дидем. Беләм, дөрес сүзләр булмаган инде ул... Отец Димитрий мин теләгән шундый батюшка булып чыкты. Өйгә канатланып кайттым да, Василийга әйттем... Сәрдәдә Крещениедә купель ачканда кабат барырга туры килде. Отец Димитрийга кәбен койдырырга теләвебезне әйттем. Без инде ул вакытта Василий белән 27 ел бергә яшәгән идек. Отец Димитрий елмаеп кына риза булда. Яз көне килергә сөйләштек. “Мондый вакыйгадан каламмы соң”, – дип, газетада бергә эшләүче Мария Мартынова да безнең белән барды. Менә кырык ел яшәвебезгә, шуның 13 ел – кәбенле, Аллага шөкер. Дингә борылуым дәвам итә, Аллага шөкер. Мин инде күп чиркәү тәртипләрен, иманнарын беләм. Авылда да чиркәү бар, елга берничә генә булса да келәүләр керәшенчә уза. Шул керәшенчә литургияләрнең тәмен, ямен татыган кеше мин.
“Туганайлар”га китергәне һәм “Туганайлар” аша мине үзенә таба борганы өчен, Ходайга мең-мең шөкер. Дөнья көтү, тегүләрем дә, чигүләрем дә – бөтенесе дә буш мәшәкать. Анда баргачтын, без керәшенме, татармы, чувашмы – ничек итеп яшәгәнебезне сорарлар. Минем “Туганайлар”га килүем керәшеннәр өчен файдалы булгандырмы-юкмы, ә иң файдалысы үзем өчен булды. Бу шулай тиеш булган. Бүгенге көндә мин Мамадыш районының оҗмах кебек Колышчы авылында яшим икән, бу да шушылай тиеш булган. Чөнки кияүгә чыкканда, “мин бу авылда тормаячакмын” дия торган идем. Василийдан алдарак, авылга мин кайтып утырдым, диярлек. Бу дөньяда планнар юк, ә тиешлесе генә бар. Шушы әйберләрне ачыклап, унынчы ел инде авылда яшим.
Газетадан киткәч тә керәшен темасын ташламадым: тегәм, чигәм, иҗат итәм
Яңадан мин ныклап, милли кием буларак, костюмнарга ябыштым – җитмәсә, бик тә консерватор булып. Әгәр дә берәр ансамбльдәгеләр сәхнә костюмы тегүемне сорый башласа, мин: “Только керәшенчә генә тегәм”, – дип әйтә идем. Дөресен генә әйтәндә, тегә белмим, мин тегүче түгел. Тегүче ул любой әйберне – күлмәкне дә, чалбарны да тегә... Ә керәшен күлмәген – ирләрнекен дә, хатыннарныкын да, балаларныкын да тегүе бик җайлы. Аны һәрбер керәшен хатыны үзе теккән, кешедән сорап, кемгәдер тектереп йөрмәгән. Күлмәкне, алъяпкычны үзләре теккәннәр, ә баш киеме тегү өчен инде чынлап та осталар кирәк булган. Авылга алар берәү-икәү генә булган...
“Туганайлар” газетасы белән бөтенләй ара өзелмәгән. Анда инде хәзер яшьләр коллективы. Кемгәдер Чаллы газеты әйбәтрәк иде, кемгәдер Казан газеты әйбәтрәк. Дөнья тик тормый, үзгәрә, яшьләрнеке яшьләрчә. Шулай булгачтын, теге яктагыны я бу яктагыны начар дип әйтеп булмый. Кызлар эшлиләр, молодцы.
Хәзер “тираж әзәя”, дип зарланабыз, элек тә әз иде. Аның бит елның-елында язылып укып бара торган конкрет үз кешеләре бар. “Яшьләр газет укымый”, диләр, алар укыйлар – интернетта. Газет килеп җиткәнче, үзем дә күп язмаларын интернетта укыган булам. Алга таба газета әле бөтенләй бетмәстер, кәгазьдә беткән очракта да интернетта шушындый рәвештә калыр, дип уйлыйм. Яшьләрнең яшьләрчә идеяләре бар. Менә бик матур итеп алар тәре алъяпкычы конкурсы уздырдылар. Пандемия комачауламаса, матур итеп төгәлләп тә куясылар иде. Шундый әйберләр оештырып, газетада алга таба да әкрен генә эшләрләр.
Икенче кызганыч ягы, үзебезнең керәшен кызлары, егетләре журналистикага бармыйлар, язмыйлар. Гәҗиттә акча эшләп булмый, семья туйдырырга аз. Тормыш алып барырга яшьләргә күбрәк кирәк. Анысын да уйлыйлардыр, газетка барып, ни өчен өч тиен акчага йөрергә ди торганнардыр. Аларны гаепләп булмый.
“Туганайлар” редакциясе белән элемтә һаман да бар. Сорауларына җавап бирергә тырышам, дин буенча булган сорауларның үзем белмәгәннәрен отец Димитрийга шалтыратып сорап, шулай да булышам. Шунысын әйтәм, хәзерге яшьләр күбрәк белә, аларның мөмкинлекләре дә күп.
Уңышлар гына теләп калам. Язсыннар, күбрәк йөрсеннәр, аралашсыннар, газета әле булыр, исән-сау булсыннар.
Валентина МАКСИМОВА.
Мамадыш районының Колышчы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев