Гөлфия Шәйхразиева: “Туганайлар”дагы һәр көн, һәр вакыйга истә»
Кайчандыр “Туганайлар” гәҗитендә эшләп, аның тарихында үз эземне калдыра алуым өчен язмышыма рәхмәтле.
Кайсыбыз кая таралышканга инде байтак вакыт узса да, без, редакциянең элекке еллардгы коллективы, һәркайсыбызның тормышыннан хәбәрдар булып, аралашып яшибез. Бер-беребезне ярты сүздән аңлаучы бердәм, көчле коллектив булып, ялкынланып эшләдек. Керәшен халкы белән бергәләп шатландык, бергәләп борчылдык. Үткәнен дә, бүгенгесен дә барлап, язып тордык. Кайларда гына булмадык та, нинди генә вакыйгалар эчендә кайнамадык. Дәрт-энергиябез ташып торды, бездәге энтузиазм әле күп елларга җитәрлек иде. “Десант төшеп”, вакыйга урыныннан кайнар репортажлар, кызыклы әңгәмәләр, эчтәлекле мәкаләләр әзерләү – безнең өчен берни түгел иде. Шундый теләсә кайсы теманы яктырта белүче, халыкка аңлаешлы телдә язучы көчле журналистлар булып җитешкәч кенә, газетабыз, безне калдырып, Казанга “очты”. Гадәттә, кошлар оясыннан оча, ә безнең очракта киресенчә булды. Шунысы куандыра, бүгенге коллективының тырышлыгы белән “Туганайлар”ыбыз йөзен, төсе югалтмыйча яши, ныгый. Горур кораб кебек матбугат дәрьясында үз юлын яра. Зур уңышлар сезгә, коллегалар. Иҗат чишмәгез кайнап торсын, сүзегез көчле, каләмегез үткен булсын!
Ә инде истәлекләргә килгәндә, “Туганайлар” гәҗитендә эшләгән чорыбызның һәр көнен, һәр вакыйгасын иркенләп, тәмләп язарлык. Аларны “Туганайлар”ның һәрбер санында биреп барсаң да сөйләп бетерерлек түгелдер. Командировкалар булсынмы, басманы җыю-чыгару моментларымы, газета кунаклары, керәшен бәйрәмнәре, редакциянең эчке-тышкы дөньясы – барысы да кадерле булып истә калган.
Командировкага, дип чыгып китсәк, бер баруда кочак-кочак материал туплап кайта идек. Барган юлыбызда нинди кызыклы тема күрәбез – шунда тукталабыз. Бер җәйдә Зәй якларына кузгалдык. Бик коры ел иде ул. Иртәдән кояш кыздыра. Узып барышлый, бер авылның (исемен анык кына хәтерләмим ) техника паркына тукталдык. Бәхеткә, механик егет үзе дә шунда инде. Ул безне эш барышы, тырма-чәчкечләрнең, агу сиптерү агрегатларының торышы белән таныштырды. “Килгәч-килгәч, берәр механизаторыгызны да күреп сөйләшәсе иде”, – дибез. “Әнә, – ди бу, басу ягына күрсәтеп. – Тузан өермәсен күрәсезме? Авылыбызның иң уңган, иң булдыклы трактористы шунда басу тырмалый. Ай-һай, тик сөйләштерә алырсыз микән, бик аз сүзле ул безнең”.
Кырга килеп җиттек. Машинадан төшүгә, туктарга ишарәләп, трактор каршысына йөгердем. Шулай-шулай, димен тракторчыга, ни эш, ни йомыш белән йөрүемне аңлатам. Сезне мактыйлар, дигән булам. Тегеләй боргалыйм, болай тарткалыйм, дигәндәй. Кыскасы, ничек тә моны сөйләштерергә тырышам. Йөзен тузан сарган тракторчым дәшми, бары килешкәндәй, башын гына кага. Шулай да тел ачкычы таптым бит – авыл кешесенең иң авырткан җиренә бастым:
– Яңгыр юк бит, әй, – мин әйтәм. – Уҗымнар көеп бетә болай булса...
– Шулай шул,– дип сузды игенчем, аннары өмет белән күккә карап, чын йөрәктән ачынып сөйләп китте. – Көн-таң атса, үзем дә шул турыда уйлыйм. Терлекләргә дә курмы кирәк...
Игенче дигәннән, тагын бер җир кешесенә кагылышлы истәлегем белән уртаклашыйм әле.
2010 еллар микән, “Татмедиа”дан редакцияләргә түләүле материалларны, рекламаларны күбрәк бастыру таләбе куелды. Һәр басма, шул рәвешле, үзен-үзе кайгыртырга тиеш икән. Түләүле котлау-белдерүләр бастыру – бернәрсә, ә оешмадан, я булмаса мәкалә героеннан аның турында язган өчен акча сорау – әле ят күренеш. Безнең башкалардан үзенчәлеге белән аерылып торган культура-агарту гәҗите өчен бу яңалык, беренче карашка, авыр мәсьәлә кебек кабул ителсә дә, редакциябезнең өлкән хезмәткәре, утны-суны кичкән менеджерыбыз Петр Емельянов булганда, эшнең җайга салыначагына ышандык. Чөнки аның өчен ябык ишекләр юк. Кайда да беләләр, хөрмәт итәләр. Кем әйтмешли, “связь”ләре муеннан!
Берсендә редакциягә кош тоткандай очынып килеп керде бу.
– Таптым! – ди, кулларына шап-шоп сугып. – Аппаков килегез, диде. Шалтыраттым, сөйләштем. Үзем язам!
Сүз Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, республиканың фермерлык союзы члены, бөтен Россиягә билгеле фермер Владимир Аппаков турында икән.
Шоферыбыз икенче көнне үк Петр Денисович белән мине шунда, Түбән Кама районының Смыловка авылына алып чыгып китте. Редакторыбыз Людмила Белоусова, аңа гына хас булганча, аркадан кагып:
– Ышанам, булдырачаксыз. Ничек итсәгез итегез, җиренә җиткереп кайтыгыз, – дип озатып калды.
Яшермим, никтер, юл буе дулкынландым, борчылдым. Бары фотограф буларак кына барсам да, экзамен бирергә җыенган укучыдай, ниндидер тынгысызлык тойдым.
Менә без эшчеләрне ашата торган кечкенә генә столовойда, “Бәрәңге короле”нең үзе белән утырабыз. Киң җилкәле, үткен карашлы, туры сүзле булып хәтеремә кереп калган ул. Бер-ике авыз сүз алышуга, аның нык фикерле, тирән акыллы, вакытын юкка-барга сарыф итми торган ярсу йөрәкле чын хезмәт кешесе булуын чамаладым. Күрәм, Петр Денисович белән боларның “борчаклары пешми”, әңгәмә ялганып китә алмый. Уттай эш өстендә юкка безгә вакытын сарыф итүенә үртәлә дә кебек. Сикереп торып, үз эшләре белән чыгып китсә нишләргә, ни йөзең белән редакциягә кайтып керергә кирәк?! Миссияне үтәми кайту юк! Баштан яшен тизлегендә шундый уйлар узды. Атып калганчы, ятып кал, дигәндәй, дилбегәне үз кулыма алырга батырчылык иттем:
– Сезнең басуларны үз күзләребез белән күрәсе иде. Мөмкин булса, әлбәттә?
Шуны гына көткәндәй, Владимир Ильичның күзләре очкынланып китте. Бернинди чүп үләнсез җәйрәп яткан иген кырларын, линейка куеп сызгандай тигез ызаннарны, сантиметрлап үлчәп утыртылгандай матур булып тишелеп чыккан кукуруз плантацияләрен күрү минем өчен яңа дөнья ачуга тиң иде.
Иң исем киткәне – бәрәңге сабакларында колорадо кортларының бер дә күзгә ташланмавы булды. Шул турыда үзеннән сорадым. “Юк алар бездә, – дип җавап бирде һәм, хәйләкәр елмаеп, әйтте.– Әгәр шушы басудан бер генә коңгыз яки аның личинкасын табасың икән, үзеңә бер ящик “Шампанское” куям”, Әһә, мин әйтәм, эчтән генә куанып, шундый күчтәнәч белән кайтып керсәң, редакция кызларының күзләре маңгайларына менәр! Тик, шаккатырып кына булмады шул үзләрен...
Басулар буйлап йөргәндә Владимир Ильичтан нәрсәләр генә белмәдем: бәрәңге игү белән танылса да, аның хуҗалыгының кишер, чөгендер, арпа һәм башка төр культуралар үстерү буенча да уңышлы эшләве, фермерлыкның уңай-тискәре яклары, җитештергән продукцияне урнаштыру-сату, орлыкка калдыру кебек мәшәкатъләр, һәрбер культура, һәрбер сорт һәм башкалар турында мавыктыргыч итеп сөйләде ул. Күренеп тора, чын җир кешесе!
Кайту белән бер тында яздым мин аның турында. Яратып, рәхәт итеп. Шундый кеше белән танышу бәхетенә ирештергән Петр Денисовичка мин бик рәхмәтле. Әлеге истәлек аның рухына дога булып барып ирешсә иде.
Гөлфия ШӘЙХРАЗИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев