Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Лидия Пасыева: «Туганайлар» өчен сөенәм дә, көенәм дә

Мамадыш районыннан Лидия Пасыева «Туганайлар»ның бер санын да калдырмыйча укып баручы.

«Туганайлар» газетасы үзенең 20 еллык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Газетаның бер санын да калдырмыйча укып баручы буларак, мин дә үз сүземне әйтүне бурыч дип санадым әле. Хәтерлим, «Керәшен сүзе”нең беренче саны чыгу халкыбыз өчен зур вакыйга булган иде. 1нче һәм 2нче санын берьюлы китерделәр аның безгә. Шунда 3 авылдашыбыз – Людмила Григорьева (Кирушина), Георгий Ибушев, Георгий Бачковлар турында мәкаләләр бар иде. (Сүз уңаеннан, боларның барысының да авылдашларым гына түгел, туганнарым булуын да әйтеп үтим.) Ә инде 3нче санга үзем дә мәкалә язып җибәрдем. Дөрес, “Керәшен сүзе” белән “Туганайлар”ның икесе ике газета икәнен бик яхшы белсәм дә, хәзергесе барыбер алдан башланган күркәм эшнең дәвамы булып тора инде, һәрхәлдә мин үзем шулай итеп кабул итәм. Әнә шул ерак еллардан бирле язам инде мин керәшен газеталарына. Үзләре дә: “Языгыз!” – дип кенә торалар, бер мәкаләмне дә, бу газета таләпләренә туры килми дип, кире борганнары юк. “Туганайлар”ыбызның 5 еллык юбилеена багышланган кунак өстәле артында Виталий Агаповның сөйләгәнен гел истә тотам: “Без – керәшеннәр – сан ягыннан бик күп түгел инде, ләкин безнең күпчелегебез әйбәт кешеләр бит, шуңа күрә һәрбер керәшеннең асыл сыйфатын күрсәтеп, газетабызга язып торырга кирәк! Бездә үрнәк алырлыклар җитәрлек!” – дигән иде ул миңа карап. Шушы сүзне онытмыйча, язам да язам инде мин: әйбәт кешеләр турында да, аларның күркәм эшләрен яктыртып та, тарих, топонимика, күренекле шәхесләребез, геройларыбыз, бәйрәмнәребез, динебезгә кагылышлы хәбәрләр, сөенечле вакыйгалар, авыл, мәктәп тормышы, юмор... Язган темаларым бик күп төрле инде. Ризасызлыгым булса, “чеметкәләп” тә язгалыйм, бастырып чыгаралар.

Шушы бердәнбер газетабызга тәнкыйть күзлегеннән генә карап фикер йөртүчеләрне дә күргәнем бар. Андыйлардан: “Алдырасызмы?” – дип сорыйм мин. Тискәре җавап ишеткәч: “Күрмәгән әйберне ничек тәнкыйтьләп була инде?” – дип аптырыйм.

Әз генә язмый торсам, туган-тумачалар, таныш-белешләр: “Син ник язмый башладың соң? Үзебезнең як хәбәрләрен, синең язмаларны күрер өчен язылабыз бит без!” – дисәләр, тагын күңел булып куя. Әйе шул, авыллардагы хәбәрләрне язып торучылар күбрәк булса, газета укучылар саны тагын да артып китәр иде. Үз кешең, туган авылың турында уку җанга рәхәт инде ул.

Эчне пошырган әйберләр дә бар. Әйтик, бердәнбер газетабызның тиражы. Ул күбрәк булырга тиеш. Берәү генә бит ул һәм безнең үзебезгә – керәшеннәргә кирәк үзебезнең гәҗит, башкаларга түгел. Тагын шунысын да аңлап бетермим, республикабыз газеталары чыккан көнне үк килеп җитә, ә “Туганайлар”, нишләптер, соңгарак кала. Башыма сыймый торган тагын бер әйбер бар әле: керәшен авылларыдагы мәктәпләр ник “йоклый” икән? Ул мәктәпләрдә газетага язарлык хәбәрләр, шигырь, хикәя, мәкалә язарга талпынучылар юк микәнни? Ә бит “Туганайлар” менә дигән мәйдан!

Сүземне йомгаклап, газетаны чыгаруда күп хезмәт куйганнарга, актив хәбәрчеләребезгә, тугры укучыларыбызга рәхмәтемне җиткерәм. “Туганайлар” яшәсен! Аңа озын гомер телик! Тик аның язмышы безнең үзебездән тора, шунысын да онытмаска кирәк.

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев