Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Фәнзилә Солтанова: «Газетаны, кешеләрне яратып эшләдем»

“Туганайлар”га эшкә алганда, керәшеннәр турында ниләр беләсең, ни өчен керәшен газетасында эшләргә телисең, аларга нинди кагылышың бар, дигән сорауга, “безнең кодагыебыз – керәшен, бәйрәмнәрен беләм”, – дип җавап биргән идем.

Мин “Туганайлар” газетасында 2003-2014 елларда корректор булып эшләдем. Ул вакытта “Туганайлар” газетасы Яр Чаллы шәhәрендә чыга иде. Ә инде газетада эшли-эшли керәшеннәр турында шулкадәр күп мәгълумат тупланды, искиткеч бай тарихы, күренекле кешеләре, матур гадәтләре, бәйрәм-йолалары булуы сокландырды, шуларны өйрәнеп, газетаны, кешеләрне бик яратып эшләдем мин “Туганайлар”да.

Без җаваплы секретарь Рушания Михайлова кул астында эшләдек. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, Зәй районының Кадер авылына укытучы булып кайтып, шул авыл егете Валентинга кияүгә чыга – керәшен гаиләсенә килен булып төшә. Шунлыктан, керәшеннәрнең гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, холык-фигыльләре аңа бик тә таныш, эшендә дә моның ярдәме зур булды. Рушания Нургалиевна – киң күңелле, күркәм холыклы, әдәбиятны, тарихны бик яхшы белүче, hәркемнең күңеленә ачкыч табучы, тиешле юнәлеш бирә белүче, hәр туган соравыбызга компетентлы җавап бирүче, үзе дә укып туймаслык материаллар язучы. Әлбәттә, мондый кеше белән эшләү безгә җиңел дә, рәхәт тә, күңелле дә, мавыктыргыч та булды. Бер йодрык булып, эштән тәм табып, бер гаилә булып эшләдек без. Газетага әзерләнгән hәр материал җентекләп тикшерелеп, энә күзеннән үтеп, тиешле төзәтмәләр кертелеп, тагын бер кат баш редакторыбыз Людмила Белоусованың үткен күзлегеннән үтеп, соңгы сүзен әйткәч кенә, басмага тапшырылды.

Бер-ике көннән без газета укучыларыбызның фикерләрен белә идек инде, мактау булса куанабыз, кимчелекләр булса төзәтергә тырышабыз.

Ә шундый кызыклы да, файдалы да материалларны газета укучыларга җиткерүчеләр, үз эшен яраткан, керәшен дөньясына якын журналистлар булды.

Алар – Мария Мартынова, Валентина Максимова, Петр Емельянов, Гөлфия Егорова. Күренекле шәхесләр турында язалармы, берәр оешма эшчәнлеген яктырталармы, тарихи материал бирәләрме – hәрнәрсәгә бик җаваплы карап, менә дигән язма әзерлиләр. Ул вакытта газета журналистлары гел командировкаларга йөрделәр, барлык төбәкләрдән дә яңалыклар биреп бардылар, дини бәйрәмнәрдән репортажлар әзерләделәр.

Газетабыз битләрендә керәшен дөньясындагы бәйрәмнәр, төрле чаралар, тарихи материаллар яктыртылу белән белән беррәттән, төп кыйбла булып, дини язмалар торды. Бу кыйбланы сызып баручы Валентина Максимова иде. Ул әзерләгән “Иман” битен күпләр көтеп алды. Ул редациябезгә өермә булып килеп кереп, газетага яңа сулыш өрде, бер авырыксынмыйча, керәшеннәр яшәгән бөтен төбәкләргә командировкаларга йөрде, Башкортстан керәшеннәрен безгә икенче яктан ачучы чын керәшен журналисты булды. Керәшен дөньясында ул белмәгән тарихи вакыйга, дини бәйрәм булдымы икән. Аның бу белем багажы безнең барыбызга да бик нык ярдәм итте. Бер талантлы кеше бар яктан да талантлы, диләр. Бу Валентина Петровнага тулысынча туры килә. Мин үзем Валентина Петровнадан уләннәр белән дәваланырга өйрәндем. Әле редакция Казанга күчкәч тә, аның киңәшләренә мохтаҗ булып, күбрәк сөйләтәсе калган икән, бөтен сөйләгәнен язып барасы калган икән, дигән үкенечләр күп булды. Василий дәдәй белән бергәләп жыйган гөмбә, балыкларны да күп авыз иттек. Аның милли киемле курчакларына, суккан тастарларына, теккән керәшен киемнәренә карап, боларның барысын да бер кеше эшләгәнме соң дип, гаҗәпләнерлек. Болар бар да аның чын художник булуы турында да сөйли. Мин Валентина Петровнаның керәшен бизәкләре белән эшләнгән сөлгесен әле дә кадерле истәлек итеп саклыйм. Аның кебекләр турында, “кулыннан гөлләр тама”, диләр. Менә шундый талантлы кешеләр белән “Туганайлар” газетасында эшләгәнем өчен язмышыма рәхмәтлемен.

Гомумән алганда, коллектив иҗат тормышы белән яшәде, редакциябез гөрләп торды. Газета укучыларыбыз һәм шәhәр керәшен оешмасы белән тыгыз элемтәдә булдык, бәйрәмнәрдә катнаштык, газетаны киң масса укучыларыбызга таратырга тырыштык. Дини китаплар эшләп, аларны бүләк итеп, күпләрне сөендердек. Инде менә газета чыга башлауга 20 ел узган. Алга таба да газета гомерле булсын, коллективы тагын да зуррак иҗади үрләр яуласын, дигән теләктә калам.

Фәнзилә СОЛТАНОВА.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев