Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

“Бәрәкәт” керәшен яшьләре оешмасы һәрвакыт хәрәкәттә

Яшьләр оешмасы җитәкчесе Светлана Максимованың III отчет-сайлау конференциясендәге чыгышы. 2009 нчы елда беренче керәшен яшьләре форумы узды һәм шунда "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы төзелде.Хәзерге көндә дә ул уңышлы гына эшләп килә. 2012 нче елның апрель аенда икенче форум оештырылды. Шунысын әйтергә кирәк, шушы форумнар ярдәмендә дә, гомумән яшьләрнең үзләренә керәшен...

Яшьләр оешмасы җитәкчесе Светлана Максимованың III отчет-сайлау конференциясендәге чыгышы.

2009 нчы елда беренче керәшен яшьләре форумы узды һәм шунда "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы төзелде.Хәзерге көндә дә ул уңышлы гына эшләп килә. 2012 нче елның апрель аенда икенче форум оештырылды. Шунысын әйтергә кирәк, шушы форумнар ярдәмендә дә, гомумән яшьләрнең үзләренә керәшен парларын табырга теләкләре арта башлады. Шулай итеп, соңгы берничә елда, активистлар арасыннан гына 16 керәшен гаиләсе төзелде. Әлбәттә, бу бик күркәм күренеш.

Икенче керәшен яшьләре форумын үткәрү өчен экономика министрлыгыннан 150 мең сум грант оттык. Әлеге форумда 150 кеше катнашты. Делегатлар арасында Башкортстан, Чиләбе керәшен яшьләре дә бар иде. Форум кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрелде.Тик шунысы кызганыч, форумнарда барлык республикадан күпме яшьләр җыюын җыябыз, ә аннан соң районнарда эшләүче яшьләр юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә аларның форумга килеп бер-берсе белән танышып китүләре яхшы, тик моның белән генә ерак китеп булмый. Кайсыбер районнарда да форумнар үткәреп, яшьләр оешмасы төзесәләр дә, аларда эш сүлпән бара. Очрашулар, чаралар оештырылмый,яәа яшьләр тартылмый. Чаллы һәм Алабуга яшьләрен генә уңай яктан билгеләп үтә алам. Анда эшләгәннәрен күреп торабыз, Казанда, республика күләмендә оештырылган чараларга да үзләре теләк белдереп катнашкалыйлар.

Быел өченче форумны үткәрер вакыт җитә. Ике форум нәтиҗәләреннән чыгып, өченче форумга чынлап торып, теләп эшләүче яшьләрне генә чакырырга булдык.

Шушы ук форумда мин үземнең керәшен балалары өчен "Айбагыр" этнолагеры проектын тәкъдим иттем. Бу идеяны Иван Михайлович һәм Людмила Даниловна хуплап алдылар һәм "Айбагыр" этнолагерың беренче сменасын 2012 нче елның август аенда оештырып та җибәрдек. Бик зур рәхмәт аларга! "Айбагыр" этнолагеры балаларны керәшен культурасы белән таныштыруга, туган телдә сөйләшүгә, керәшеннәр арасыннан чыккан атаклы кешеләр белән очраштыругаюнәлтелгән. Смена Зеленодольск районы Ильинка авылы янындагы "Мечта" лагеры базасында оештырылды. Балалар өчен бик кызыклы һәм бай эчтәлекле программа эшләнде. Танылган керәшен артистлары, фән эшлеклеләре, "Бәрмәнчек" ансамбле, "Туганайлар" газетасы журналистлары белән очрашулар; Раифа монастырена, Казан шәһәренә, Кремльга экскурсиялар; кинога, боулингка алып барулар оештырылды. Смена барышында балалар "военная подготовканы" үз иттеләр, алар белән бу юнәлештә чын специалистлар шөгыльләнде. Шулай ук сменада психологлар эшләде: команда оештыру, балаларның үз-үзләренә ачылырга мөмкинлек бирүче тренинглар үткәрелде.

Быел август аенда "Айбагыр" этнолагерының өченче сменасын оештырырга планлаштырабыз. Аны үткәрү өчен экономика министрлыгыннан 310 мең сум грант оттык.

Лагерьдагы проблемаларга килгәндә, иң зурысы - балаларны җыеп бетерә алмыйбыз. Һәр елны этнолагерьда 10-16 яшьтәге 60лап бала ял итте, ә без 120ләп бала кабул итә алыр идек.Актив районнардан Мамадыш, Менделеевск, Кайбыч, Кукмара районнарын билгелән үтәсе килә, иң зур состав шушы районнардан. Ә менә керәшеннәр иң күп яшәгән Зәй һәм башка районнардан, гомумән, бер бала да юк. 1-2 мең сум күләмендәге ата-аналар взносы шулкадәр кыйммәтме, әллә районнарда җитәкчеләребез эшләп бетермиме?

Аның каравы лагерь өчен вожатыйларны сайлап алдык. Беренче елны керәшен яшьләре активы арасыннан чакырып алсак, үткән елны бер урынга конкурс белән 2-3 кешекилде. Монысы әлбәттә куандыра. Сайлап алу критерийларына килгәндә: 18 яшьтән өлкәнрәк булырга, үзебезнең керәшен кешесе, туган телендә сөйләшергә, керәшеннәрнең культурасы белән таныш булырга һәм гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Тәҗрибәсе булганнарга һәм ир-егетләргә өстенлек бирелде. Виктория Максимова һәм Эльвира Константинова ике ел рәттән вожатыйлар булдылар.

Татарстанның яшьләр ассамблеясы белән дә бик тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр чарада актив катнашырга тырышабыз. Ноябрь аенда үткәрелгән «Дружба народов - богатство Татарстана» беренче Республика милләтара яшьләр форумында һәм март аенда узган "Культурная мозаика Татарстана" Республика милләтара яшьләр фестивалендә катнашып, җыелган яшьләрне керәшеннәрнең фольклоры һәм культурасы белән таныштырдык. Күбесендә сез кем? каян килеп чыктыгыз? дигән сораулар туды. Ә без моңа төгәл генә һаман җавап бирә алмыйбыз. Вариантлар күп, тик исбатланган бер генә җавап та юк. Фән хезмәткәрләре бу сорауны тикшереп, җавап тапсын иде дигән теләкне җиткерәбез.

"Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы Республика керәшен оешмасы үткәргән барлык чараларда актив катнашып кына калмый, оргкомитетта да торалар. Димәк, олыларга алмаш әзерләнә, без үсәбез дигән сүз. Алга таба да бергәләшеп, шәһәр һәм районнарда да активлашып эшлик, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев