Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Янцевар авылы мәктәбенең тарихыннан

Моннан 95 ел элек булган хәлләр турында авыл семилеткасының заведующийы И.Г.Капитонов язмасыннан белеп була (Киҥяш газиты 1927 жыл)

Укытыу эшляре. Янцевар семилеткасы

1927-нче жылга чыкканнан бирле Янцевар семилеткасы хакында «Киҥяш» газитендя бик кюб сюзляр жазылды. Бу сюзлярне Янцевар семилеткасынын хале белян танышмаган иптяшляр жаза торгандыр диб табамын. Бу сюзлярнен тик берсеня геня «Янцевар семилеткасынын учителляре начар, анда эшляр начар бара» дигян сюзляргя геня жауаб биреб китясем киля. Бу сюзляргя жауаб бирер öчöн, Янцевар нейдей халдя эшлягянен äм ней эшлягянен äйтеб узарга туры киля.

1926–1927 жылны укыу башланганда öч укытыучы бар эйе. Öч укытыучыга 180 бала, бу балалар 5 группага бюленгян эйе. Хазер инде äйтегез: Öч укытыучы 5 группалы районно-опорная шкулага житяме? Жук! Укырга кирякле äйберлярне алсак, аларны балалар нястя икянен дя белмяделяр, классларда сыуык, пычырак. Кышнын уртасына житкяч утын бирделяр (15 декабрьдя 1926 ж.). Аны да 20 чакрымдагы урманнан бирделяр, ä аны китерергя бер тейен акча да бирмяделяр. Бу шкул районный диб санала, анда чит ауыл балалары да бар, средство жук, алай булса да ул утын урманда калмады, учителляр тырышыуы буйынча, ауыл халкы китереб бирде.

Шкулнын эчендяге эшлярне алыб карасак, бу жактан алга китеÿ кюренеб тора. Укыучылар арасында укытыучылар пионер отряды тöзöдöляр. Хазерге багытта кырыктан артык пионер бар. Шул пионерлардан оторо äзерляб комсомол ячейкасына биреб барабыз. Мында комсомол ячейкасынын да алга киткяне кюреня.
Шкулда кооператив бар. Бу организация тагы шкулнын эшляÿен äйтеб тора. 50 прцентка жакын балалар член булыб торалар. Укыучылар, шулай ук ауыл халкы шушы шкул кооперативыннан ÿзляреня киряк нястялярне алыб торалар.

Шкулда аптека бар, мынысын бигеряк тя ауыл халкы кабыл алды. Кряшенняр арасында тöрлö чирляр бар икяннеге безгя билгеле. Инде шушы аптека кирякле дарыулар белян äммя халыкны канагятляндереб тора.

Ике тöрлö стиня газиты бар 1) учителляр, комсомоллар äм ауыл жяшляре белян бергяляшеб «Кызыл сукачы» дигян газит чыгаралар 2) пионерлар белян укыучылар бергяляшеб «Школьник-пионер» дигян газит чыгаралар. Тöрлö кружоклар бар: 1) полит. кружок, 2) сельхоз кружок, 3) драмкружок, 4) хоровой кружок äм бютянняр дя бар.

Инде ауылда крестьяннар арасындагы эшлярне карасак – мында учителляр тагы да коро калмадылар. Сельсовет сайланган багытта бер учителне сельсовет члены итеб, икенчене ревкомиссияга сайладылар. Учителляр начар булса, аларны сельсоветка сайламаслар ыйы!
Учителляр ауылдагы хулиганнар белян коряшергя комиссия тöзöдöляр. Ул комиссиянеҥ дя жакшы гына эшляб килгяне кюреня.

Аҥ-белем эшен карасак, анда да эш тукталыб тормой. Äрбер бяйрям кöн халыкны шкулга жыйыб, бяйрям хакында учителляр докладлар жасаб, (балалар кöчö белян, учителля, комсомоллар белян бергяляшеб) спектаклляр куялар.

Бу жугарыгы äйтелгян ойошмалар шулай ук житешеб эшляб килгяч, инде Нырсуар шкулында общественный эш бик начар халдя тора диб äйтер урын жук.
Инде укыу жагы Нырсуар семилеткасында ничек бара икян дисягез – обследованиягя килгян иптяшляр «жакшы» диб киттеляр. Семилетканын бео жактан да эшен жакшы куярга стипендия жуклык комачау итя. Мыҥар чаклы жугарыда торган иптяшляр безнеҥ семилеткага ÿгей балага караган кюк карадылар. Мындый карашларны тикшеря башласак – алар бик кюб, äммя мин шуныҥ белян геня бетерямен: Алдагы кöннярдя безнеҥ семилеткага дöрöс караш булсын ыйы диб телеймен.

Янцевар семилеткасынын заведующийы И.Г.Капитонов
Киҥяш газиты (№14) 13 апрель 1927 жыл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев